Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Кырмыскалылыларның эше югары бәяләнде

Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - республика торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев районда эш сәфәре белән булып китте.

Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров белән кунаклар “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында башкарылган объ­ектлар турында сөй­ләш­теләр. Бу Программаның нәти­җәлелеге күп тапкырлар ис­батланды, өстәвенә, ул райондагы проблеманы комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Шулай, кунаклар белән уз­ган елда Кырмыскалы авы­лының Бакча урамында төзек­ләндерелгән ихатаны ка­ра­дылар, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән ара­лаштылар. Әйткәндәй, мондагы күпфатирлы йортлар ремонттан соң күркәм төс алды: түбәләре ябылды, подъездлар республика программасы кысаларында ремонтланды, ә ихата барлык заман таләпләрен туры китереп, анда яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, уңайлы итеп төзекләндерелде.
Район үзәгендәге “Яшьләр” паркы шулай ук федераль программа ярдәмендә яңа сулыш алды. Парктагы эшләрнең төп өлешен 2019 елда ук төгәл­ләделәр, ә быел уен һәм резина өслекле спорт мәйданчыклары астында олылар өчен ял зонасы, велопарк барлыкка ки­ләчәк, сәламәтлек мөмкинлек­ләре чикләнгән балалар өчен уен комплексы урнаштырылачак.
Шулай ук эш сәфәре белән килүчеләр “Ак күл” паркында булдылар. Ял итү зоналарын, ихаталарны һәм җәмәгать территорияләрен булдыру һәм төзекләндерү эшләреннән программа кураторлары канәгать калды.
Район башлыгы билге­лә­венчә, гомум тырышлык белән бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк һәм киләчәктә уңай үзгәрешләр тагын да күбрәк объектлар белән тәэмин ите­ләчәк.
Рушания ХӘМӘТГАЛИМОВА.
Читайте нас: