Үзән
-3 °С
Облачно

Кар көрәргә чыктылар

Быелгы кыш холкын төрле яклап күрсәтте: чатлама суыклары да, күз ачкысыз бураны да, яз көннәренә охшаш җылытып, яңгырын да яудырды, саубуллашканда, кар-бураннары белән үзенең холыксызлыгын да күрсәтеп алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шуңа предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр, шул исәптән район гәзитләре редакциясе хезмәткәрләре бүген кулларына көрәк алып, үз биләмәләрен кардан чистартырга чыкты. Һәркемнең күңеле күтәренке иде.
- Саф һавада рәхәтләнеп кар көрәве үзе бер ләззәт. Юллар кардан чистаргач, күңелләр дә сафланып, җанга рәхәт булып китте, ә үзеңнең хезмәт нәтиҗәсен күрү аеруча куанычлы, - ди алар.
Венера Гафарова.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/701947.
Читайте нас