Конференцияне район башлыгы Альфир Сабиров ачып җибәрде һәм узган елда гади булмаган шартларда эшләргә туры килсә дә, авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен ул уңышлы булды, дип билгеләде.
- 2000 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме 4,8 миллиард сум тәшкил итте. Заманча яңа технологияләр куллану һәм уңайлы һава шартлары 145 мең тоннадан артык ашлык җыеп алырга булышлык итте. Бөртекле культураларның уртача уңышы һәр гектардан 30 центнердан артык. Ел нәтиҗәләре буенча, безнең район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен БР Хөкүмәтенең дипломы белән бүләкләнде, - дип мәгълүматлар китерде Альфир Фәрхәт улы.
Районның Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илдар Латыйпов алдагы мизгелгә планнары белән уртаклашты. Агымдагы елда 44358 гектар мәйданда – сабан культуралары, 6809 гектарда – көнбагыш, 441 гактар мәйданда - шикәр чөгендере чәчү күзаллана.
- Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары тулысынча 6 мең тоннадан артык күләмдә орлык материаллары белән тәэмин ителгән. Әлеге вакытта сатып алынган элиталы орлыклар 200 тонна тәшкил итә. Аларның барсы да тикшерү үткән һәм кондицияле. Иртә өлгерүче сабан һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүне15 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла, - диде Илдар Рәүф улы.
Гостехнадзорның Кырмыскалы районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнар Галиев агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә техник күзәтү барышы турында сөйләде. 7 апрельгә техниканың 60 проценттан артыгы техник күзәтү үткән.
Язгы басу эшләрен үткәрүгә агротехник таләпләр һәм авыл хуҗалыгы культуралары уңышына йогынты ясаучы факторлар турында Башкорт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Алексей Дмитриев сөйләде.
Шулай ук Римма Вахитованың авыл хуҗалыгы культураларын корткычлардан һәм авырулардан саклау, Чулпан Юнысованың чәчү эшләре үткәрү барышында хәвефсезлек техникасының төп таләпләре, Илдус Хәмитовның янгын хәвефсезлеге чаралары турындагы докладларын тыңладылар.
– Агроконференция мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Миңа, инженер буларак, Гостехнадзор вәкилләренең чыгышын тыңлау, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында яңалыкларны ишетү кызыклы булды. Спикерлар агымдагы язда басу эшләренең вакыты буенча фаразлар бирделәр һәм безне эшкә дәртләндерделәр. Хуҗалыкта барлык техника язгы басу эшләренә әзер, ике сменада эшләү өчен механизаторлар белән тәэмин ителгән. Кыскасы, без чәчүгә төшәргә әзер, - диде “ШӘЙМОРАТ” фермер хуҗалыгының баш инженеры Илгиз Фәйзуллин.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.