Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Бал кортлары сәламәт булсын

Районда бал кортларының авыруларын диагностикалау буенча Башкортостан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе булып китте.

Умартачылар үзләренең бал кортлары күчләрен һәм үрчемнәрен тикшерүгә алып килә алдылар. Бу хезмәт бушлай иде.
- Безнең лаборатория умарта корт­ларының авыруларын тикшерү белән шөгыльләнә. Шулай итеп без умарта­чыларның эшен җиңеләйтәбез, аларга ерак барырга һәм диагностикага акча түгәргә кирәкми. Бүген без ветеринария станциясендә Кырмыскалы, Гафури, Архангель һәм Авыргазы районнарының умартачыларын кабул итәбез. Бал корт­ларының сәламәтлеге аларның ничек кышлавына бәйле. Әгәр рамнары һәм азык составы дөрес җыелган, ә бал кортлары кышка сәламәт керсәләр, яз көне бары­сы да яхшы булачак, - ди лабо­раториянең әйдәүче ветеринар табибы Раиса Комаристова.
Кырмыскалы авылының ветеринария лабораториясе мөдире Раушания Насыйрова районда 5000 умарта гаиләсе булган 200гә якын умарталык бар, диде.
Өченче буын умартачы Фаил Арсланов Иске Кыешкы авылында яши.
- Мин 25 умарта оясының бер күчен алып килдем. Бал кортлары сәламәт булсын өчен һәрвакыт күзәтеп торам, - диде ул.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: