Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
8 сентябрь 2017, 11:41

Һәр тиен – исәптә

Русиядә финансистлар көне рәсми рәвештә чагыштырмача күптән түгел – РФ Президенты Указы нигезендә, 2011 елдан башлап билгеләнә. Районның финанс идарәлеге җи­тәкчесе И.Җ. Хәмитов белән әңгәмә бу эшчәнлекнең структурасы, үзен­чә­леге һәм проблемалары турында, чөнки муниципалитетның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлеш­ләрен тормышка ашыру аның нәти­җәлеге эшенә бәйле.

Районның финанс идарәлеге җи­тәкчесе И.Җ. Хәмитов белән әңгәмә бу эшчәнлекнең структурасы, үзен­чә­леге һәм проблемалары турында, чөнки муниципалитетның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлеш­ләрен тормышка ашыру аның нәти­җәлеге эшенә бәйле.
– Илфат Җәүдәт улы, сезнең учреждениенең эшчәнлеге матбугат басмалары өчен шактый ябык.
- Чынлап та, киң мәгълүмат чаралары безнең структура турында сөйләми икән, димәк, безгә борчылырга ки­рәк­ми.
Гомерләрен финанс өлкәсенә багышланганнар бу эшнең никадәр авыр һәм җаваплы булуы, аның күпме белем һәм тырышлык таләп итүен яхшы аңлый. Чөнки нәкъ финанс өлкәсе хез­мәткәрләре еллык бюджетны туплый, районның тормыш эшчәнлеге аның сыйфатлы туплануына бәйле.
Безнең идарәлекнең төп бурычлары – район биләмәсендә бердәм финанс һәм бюджет сәясәтен тормышка ашыру, урындагы бюджетның килем базасын ныгыту буенча тәкъдимнәр кертүдә катнашу, муниципаль милектәге акчаларны, милекне нәтиҗәле файдалану, урындагы бюджет акчаларын максатлы файдалануны күзәтү астында тоту. Без районның социаль-икътисадый үсе­шенең сулышын тоябыз, дисәң дә була.
- Сезнең хезмәт район бюджетына салым һәм башка килемнәр килүне анализлый. Салымнар күп киләме?
- Әлбәттә, безнең район, башка бик күпләр кебек, дотацияле. Акчаларның 65 процентка якыны - республика бюджетыннан керсә, 35 процентын төрле чыганаклардан килгән шәхси килемнәр тәшкил итә. Шәхси килем­нәрнең 60 проценты, ягъни, 260 миллион сумы физик шәхесләрнең салымнары исәбеннән туплана. 40 миллион сумга якын бюджетны шәхси эшкуарлар һәм оешмалар, 35 миллион сумы – үзебезнең килемнәр, алар җир салымнары, җир биләмәләрен арендага бирү һәм сату исәбенә тулылана.
- Сез хезмәткәрләрегезнең җавап­лылыгы һәм эшләренә тугрылыгы турында әйттегез...
- Коллектив бездә тотрыклы саклана. Күпләре дәүләт хезмәтендә озак еллар эшли. Шулай, муниципаль финанс күзәтүе буенча баш ревизор Рәсимә Ишемголова биредә 30 елдан артык, баш бухгалтер урынбасары Гөлшат Гыйбадуллина һәм бюжетны үтәү секторы мөдире Алия Котлыярова 25 елга якын эшли. Бюджет буенча инспекция начальнигы Эльвира Хә­кимова, баш бухгалтер Альмира Ка­һирова, баш икътисадчы Резеда Әми­не­ва, баш инженер Рифат Асыл­гу­жинның да тәҗрибәсе зур. Яшь кадрлар - Гөлшат Кучаева, Лилия Исламова, Альмира Салмина, Лилия Гайнетдинова, Гөлнара Камалова һәм Ренат Фәй­зуллин да коллективка яңа көч өс­тәделәр. Водитель Юрий Воронцов һәм техник хезмәткәр Венера Хәерт­динова да бездә күптәннән эшлиләр.
Бәйрәм алдыннан тәҗрибәләре белән ихлас уртаклашкан нәсый­хәтчеләребез Әхмәтсафа Әхмәтов, Нуридә Вәлиева, Светлана Вәлиуллина, Әлфия Сәйфуллина һәм башкаларга да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
Бу һөнәри бәйрәмне финансистлар гына түгел, авыл биләмәләре хаки­миятләре һәм ведомство карамагындагы учреждение бухгалтерлары да билгели. Намуслы хезмәтләре, эшләренә тугрылыклары өчен барлык хезмәт­кәрләргә һәм ветераннарга ихлас рәхмәтемне белдерәм һәм ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.
Ринат Шәйбәков
әңгәмәләште.
Читайте нас: