Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
7 декабрь 2017, 18:27

Колхоз тарихы турында

Шул көннәрдә РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы, Яңа Кыешкы авылында яшәүче Риф Йөзлекбаевның “Урал” колхозы тарихы тасвирланган яңа китаплары дөнья күрде. Бу уңайдан без автор белән очрашып, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләрне колачлаган яңа китаплары басылуы белән котладык һәм аларның язылу тарихы белән кызыксындык.

- Риф Хаҗиәхмәт улы, күпләргә, шул исәпән безнең гәзитне укучыларга Сез хикәяләр, повестьлар, хисләргә бай шигырьләр авторы буларак танышсыз. Ә тарих белән кызыксынуыгыз кайчан башланды?
- Тарих белән кызыксынуым Башкорт дәүләт универси­тетының филология факультетында укыган чорда ук башланды, дисәм дә ялгыш булмас. Авылдагы һәм якын-тирәдәге җир-су атамаларының килеп чыгышын белү зарур иде. Курс эшен башкарып чыгу өчен авылдашларыма, нигездә, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу уңайдан Дил­мөхәммәт абый Мөхәммәтов һәм Гыйльметдин абый Шәрә­фетдиновка (кызганычка каршы, алар хәзер мәрхүм инде) аеруча рәхмәтлемен, байтак мәгълүмат тупладым. Гыйльметдин абый­ның кулъязмалары сакланган бул­ган, аларның ярдәме дә зур булды.
- Шулкадәр мәгълүмат җыелгач, бу сезне үзегезнең Яңа Кыешкы авылы тарихын язуга этергәч биргәндер дә инде.
- Әйе, ул китабым 2013 елда басылып чыкты. Ләкин эш күпкә алдан башланды. Мәгълүмат җыю 2-3 ел вакытны алды. Шулай да, район хакимияте һәм авылдашлар ярдәме белән эш ахырына җиткерелде – Яңа Кыешкы авылы тарихы китапка тупланды.
- Әйе, үзегезнең авыл тарихын язу аңлашыла: шунда туып-үскәч, барысы да яхшы таныш, якын. Ә берничә ел элек Сез Сарт-Науруз тарихы тасвирланган китабыгызны бастырып чыгардыгыз. Чит авыллар тарихын язу авыр түгелме?
- Чит авыл тарихын язу, әлбәттә, авыррак, чөнки андагы кешеләрнең барысын да бел­мисең. Бу уңайдан мин Сарт-Науруз авылы имам-хатибы Рус­лан хәзрәт Котлыяровка рәх­мәтлемен. Ул мәчеттә халык белән очрашулар үткәрде, мәгъ­лүмат җыюда ярдәм итте. Авыл халкы да мине якты йөз белән каршы алды. Авыл тарихын язучы кеше булгач, барысы да шатланып риза булдылар һәм үзләре белгән мәгълүмат белән ихлас уртаклаштылар, тагын кемнәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында да әйттеләр.
Бик күп райондашла­ры­бызның шә­җәрәсен төзеп биргән Хөрмәтула Абдра­фиковның архив материаллары да бик урынлы булды. Шулай берничә ел эчендә архивларда эзләнеп, халыктан бөртекләп материал җыйганнан соң аны китап итеп чыгардым.
- Бу китабыгызның туе Прибельский модельле китапханә­сендә үткәрелгән иде. Аның эчтәлеге буенча җанлы фикер алышу оештырылды, Сезнең исемгә бихисап рәхмәт сүзләре яңгырады. Димәк, китап авыл халкының күңеленә хуш килде.
- Бу китап, башлыча, тарихи документларга нигезләнеп язылса да, авылда яшәүче өлкән буын вәкилләренең хатирәләре анда аерым урын алды. Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир­ләрнең үзләре турында һәм аларның хатирәләрен укып, шул чорны төсмерләргә мөмкин. Шулай ук Чернобыль атом станция­сендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, шушы авылда туып-үсеп, бүген читтә югары вазыйфаларда эш­ләүчеләр турында да мәглүмат бирелгән.
- Ә менә колхоз тарихын язуга кем һәм нәрсә этәргеч бирде?
- Кайчандыр гөрләп торган, алдынгылыкны бирмәгән колхоз юкка чыкты. Вакытында бихисап кешеләргә тормышка юллама бирде бит ул. Халык эшләде дә, яхшы итеп яшәде дә. Шул вакытларны искә алсаң, йөрәк әрни. Минеке генә түгел, шул чорда яшәгән, эшләгән кеше­ләрнең барысы да шундый хисләр кичерә. Кызганычка каршы, тырыш хезмәтләре белән колхозны күтәргән кешеләрнең күбесе хәзер якты дөньядан китеп бетте. Ләкин шул чорны, хезмәт салган кешеләрне киләсе буын да белсен өчен тарихка кертеп, “Урал” колхозы турында нинди дә булса мәгълүмат калдырасы килде.
- “Урал” колхозының 2нче (Яңа Кыешкы), 4нче (Морза, Төбәк-Тазлар) һәм 5нче бригадалары (Мөкәй, Калгановка) тарихы чагылыш тапкан китап­ларда колхоз оешу, аның үсеш алу чорлары турында мәгълүмат урын алган, колхозчылар, белгечләр, колхоз җитәкчеләре язмышларына да күзәтү ясалган. Китап зур тарихи чорны су­рәтләгән, анда район гәзитендә басылган язмалар да бар.
- Әйе, бу зур эшкә тотынгач, аны сыйфатлы итеп башкарасы килде. Архив материалларын, гәзит-китапларда басылып чыккан документларны өйрәндем, өлкән яшьтәге колхозчылардан, халыктан сораштырып, хатирәләрне барладым. Китапларда урын алган фоторәсемнәрнең күбесе үземнең архивтан, алар да нык булышлык итте.
- Димәк, Сезнең өчен тарих язу – билгеле мәгълүматны китапка беркетү генә түгел. Сез үткәннәрне тасвирлап, киләчәк турында да уйланасыз?
- Без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Тарихны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, туган төягебезгә файдалы булып яшәргә ярдәм итә. Һәрбер яңа буыннын язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге матди һәм рухи мәдә­ниятебезнең, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.
- Риф абый, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бу изге эшегезне килә­чәктә дә дәвам итәрсез, дип ыша­набыз. Уңышлар Сезгә!
Эльвира Ямалетдинова әңгәмәләште.
Читайте нас: