- Артур Таһир улы, район халкы Сезгә нинди сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итә?
- Хезмәт хакын вакытында түләү, торак-коммуналь хуҗалыгы, шулай ук социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре аеруча актуаль кала.
Мәсәлән, 2017 елда районның прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хезмәт хокуклары бозылуы турында 29 мөрәҗәгать тикшерелде. Аның нәтиҗәсендә, предприятие җитәкчеләренә федераль закончалык бозылу очракларын бетерү турында 5 күрсәтмә чыгарылды, 4 шәхес дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды, 4 шәхескә карата штраф салынды. Район прокуратурасы ярдәмендә 4 миллион сумнан артык күләмдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
- Районда җинаятьчелек торышы турында да сөйләп үтсәгез иде?
- Узган елда районда барлыгы 400дән артык җинаять теркәлде. Координация эшчәнлеге чикләрендә кабул ителгән чаралар һәм хокук саклау органнарының тыгыз эшләве аркасында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны кимеде, җинаятьләрне ачыклау буенча да уңай динамика күзәтелә.
- Шулай да, бүгенге көндә нинди мөһим бурычлар өстенлекле булып кала?
- Хәзерге вакытта коррупция, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш, шулай ук гражданнарның һәм эшкуарлык субъектларының хокукларын яклау прокурор күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләре булып тора. Халыкара килешүләргә ярашлы, дәүләтебез тормышның барлык өлкәләренә тискәре йогынты ясаучы коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү бурычын куйды. Үз чиратында, закон бозуларга юл куймау һәм гаепле шәхесләрне җаваплылыкка тарттыру максатында прокуратура органнары тарафыннан законга ярашлы барлык чаралар күрелә. Бүген барлык илләр дөнья терроризмы һәм экстремизмга каршы көрәш буенча эш алып бара, ләкин бу юнәлештә тәү чираттагы бурычлар үзебездә, туган авылыбызда хәл ителергә тиеш. Шул ук вакытта район прокуратурасының эшчәнлеге гражданнарның, аеруча, социаль яктан якланмаган кешеләрнең, ветераннар һәм балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт. Эшкуарлыкка басым ясауга юл куймау буенча даими эш алып барыла.
- Прокуратура күбрәк нинди өлкәләрдә җитешсезлекләрне ачыклый?
- Һәр өлкәдә диярлек район прокуратурасы тарафыннан дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр һәм учреждениеләрдә, коммерция структураларында җитешсезлекләр ачыклана. Шулай да, гражданнарның хокукын һәм азатлыгын саклау һәм яклау өлкәсендә ачыкланган җитешсезлекләр күбрәк. Бу өлкәдә кимчелекләр булуга карамастан, уңай үзгәрешләр дә бар. Бу, тәү чиратта, дәүләт власте органнары һәм урындагы үзидарәнең бердәм эшләве, шулай ук район прокуратурасы тарафыннан күрелгән чаралар йогынтысы, дип уйлыйм.
- Прокуратура юнәлешләренең берсе – судта дәүләт гаепләүчесенә ярдәм күрсәтү. Соңгы вакытта нинди “шау-шулы” җинаять эшләре тикшерелде?
- Узган елда район прокуратурасы мировой судьялар һәм Кырмыскалы районара суды тарафыннан хөкем карары чыгарылган 211 җинаять эшен хуплады. Шулай, юридик берәмлекне административ җаваплылыкка тарттырмау өчен полиция хезмәткәренә ришвәт тәкъдим иткән хатынга районара суд 300 мең сум күләмендә штраф салырга, дигән хөкем карары чыгарды.
- 2017 ел Экология елы булды. Бу юнәлештә тикшерүләр үткәрелдеме?
- Әйе, элекке еллардагы кебек, район прокуратурасы тарафыннан тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануга аеруча игътибар бирелде. Бу уңайдан йөздән артык җитешсезлек ачыкланды, нәтиҗәдә, аларны бетерү буенча 50дән артык шәхес дисциплинар, 28 шәхес административ җаваплылыкка тарттырылды. Шулай ук, БР Урман хуҗалыгы һәм полиция хезмәткәрләре белән үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә район биләмәсендә законсыз урман кисүчеләр ачыкланды. РФ Җинаятьләр кодексының 260 статьясы 2 бүлеге “Г” пунктына (зур күләмдә законсыз урман кискән өчен) ярашлы, җинаять эше кузгалтылды.
- Коррупциягә каршы закончалык үтәлеше нәтиҗәләре турында сөйләп үтсәгез иде.
- Алда әйтеп үтүемчә, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе прокуратура күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Узган елда 50дән артык закон бозу очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә, 32 норматив хокук актлары кире кагылды, җитешсезлекләрне бетерү турында 9 күрсәтмә бирелде, коррупция юлы белән алынган милекне кайтарып алу турында 4 гариза җибәрелде, 2 җинаять эше кузгалтылды. Тикшерү барышында ачыклануынча, элекке авыл биләмәсе башлыгы эшләгән чорында хуҗалык кенәгәсеннән ике ялган өземтә әзерләп, 2 физик шәхескә җир биләмәсе алырга булышлык иткән. Хәзерге вакытта бу җинаять эшләре тикшерелде, суд тарафыннан хөкем карары чыгарылды.
Юридик берәмлекләр мәнфәгатендә коррупцияне ачыклауга аеруча тукталып үтәсем килә. Шулай, районның суд приставлары хезмәте тарафыннан башкару эше турындагы закончалыкның бозылуы буенча сак агентлыгына карата тикшерү үткәрелде. Компания вәкиле, административ җаваплылыктан азат итү максатында, суд приставына ришвәт тәкъдим итә, ләкин ведомсто хезмәткәре бу турында полициягә һәм прокуратурага хәбәр итә. Бу факт буенча район прокуратурасы РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.28 статьясы 1 бүлегенә (юридик берәмлек исеменнән законсыз бүләкләү) ярашлы, сак фирмасына карата эш кузгалтты. Суд прокуратура нәтиҗәләре белән килешеп, оешмага 500 мең сум күләмендә штраф салды. Шулай ук судта башка оешмага карата шуңа охшаш факт буенча материал тикшерелә.
- Бүгенге гади булмаган вакытта эш бирүче һәм хезмәткәрләр арасында мөнәсәбәтләр катлаулы кала. Хезмәт закончалыгындагы җитешсезлекләрне ничек бәһалыйсыз? Узган ел белән чагыштырганда аларның саны кимедеме?
- Әйе, хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә проблемалар тотрыклы саклана. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен район прокуратурасы тарафыннан даими чаралар күрелә. Район прокуратурасы каршында хезмәт закончалыгы өлкәсендә җитешсезлекләрне ачыклау һәм юл куймау мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде. Гомумән, узган ел белән чагыштырганда, ачыкланган җитешсезлекләрнең саны элекке дәрәҗәдә кала. Моңардан тыш, агымдагы елда коммерция предприятиеләренең берсендә хезмәткәрләргә ике айдан артык эш хакы тулысынча түләнмәве буенча, РФ Җинаятьләр кодексының 145 статьясы 2 бүлегенә ярашлы, прокуратура материаллары буенча җинаять эше кузгалтылды. Хәзерге вакытта җинаять эше Русия Тикшерү комитеты органнарында әзерләнә, арытабан ул судка җибәреләчәк.
Бу статья санкциясе 3 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Бу хәл хезмәт хакы түләү буенча проблемалары булган оешма җитәкчеләренә сабак булсын иде.
- Прокуратура күзлегеннән безнең район турында нәрсә әйтерсез?
- Кырмыскалы районы республика тормышында мөһим роль уйный. Район биләмәсендә халык күп яши, эре предприятиеләр урнашкан, инфраструктурасы үсешкән. Боларның барсы да район прокуратурасында эшләүче хезмәткәрләргә зур җаваплылык өсти.
Әңгәмә азагында хөрмәтле хезмәттәшләремне, шулай ук прокуратура органнары ветераннарын һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм һәм аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, барлык башлангычларда уңышлар телим.