арда теркәлгән урын буенча сайлауда катнаша алмаган гражданнардан гаризалар кабул итү буенча пунктлар эшли башлаячак. Алар кайда урнашачак һәм ничек эшләячәк?
- Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр нигезендә фактта яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер үзенә уңайлы теләсә-кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән анык билгеләнгән вакытта территориаль, участок комиссияләренә гариза бирү җитә.
Республиканың территориаль сайлау комиссиясенең карарына ярашлы, республиканың территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү буенча 109 пункт эшли башлаячак. Моңардан тыш, гаризаны күпфункцияле үзәкнең 74 филиалы һәм бүлекчәләре, дәүләт хезмәтләре порталы, 25 февральдән участок комиссияләре аша да тапшырырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гариза теләсә-кайсы авылдагы территориаль комиссиядә, күпфункцияле үзәкнең теләсә-кайсы филиалы яки бүлекчәсендә кабул ителә. Гаризаны теркәлгән урын буенча тапшыру мотлак түгел.
- Тавыш бирү турындагы гаризада сайлаучы 18 март – сайлау көнендә тавыш бирергә теләгән урынны күрсәтергә тиеш. Уфа шәһәрендә сайлауда катнашу өчен Кырмыскалыда гариза тапшырганда сайлау участогының номерын һәм аның кайда урнашуын ничек белергә мөмкин?
- Әйе, сайлау көнендә тавыш бирү турында гаризада тавыш биреләсе урын күрсәтелергә тиеш. Моның ике ысулы бар. Беренчедән, Русия сайлау комиссиясе үзәге сайтында “Русия картасында территориаль сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссиясе” сылтанмасында Президент сайлауларында эшләячәк участок һәм территориаль сайлау комиссияләре урнашкан интерактив карта бар. Картаны ачканда ул сайлаучыдан мәгълүмат белән файдалану өчен рөхсәт сорый. Программа картада сайлау комиссияләренең кайда урнашуын күрсәтә. Территориаль сайлау комиссиясе билгесенә басып, сайлаучы тавыш бирүчеләр исемлегенә кертү турында гариза тапшырырга һәм комиссия турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Илебезнең башка төбәкләрендәге территориаль һәм участок комиссияләрнең адресларын бүлекнең эзләү системасын файдаланып табып була. Моңардан тыш, Русиянең Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмат-белешмә үзәге эшли. Шалтыратулар 8-800-707-2018 (+7 (495) 727-2018) күпканаллы телефоннар буенча кабул ителә. Элемтә операторына тавыш бирүче сайлау көнендә катнашкан бинаның адресын әйтергә тиеш. Бу адрес буенча сайлаучының исемлеккә кертелүе турында әйтәчәкләр. Мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны буенча комиссяинең адресын һәм номерын белергә мөмкин.
Барлык мәгълүмат Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең http://bashkortostan.izbirkom.ru/ сайтында урнашкан.
- Сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны кайда тапшырырга була?
- 2018 елның 18 мартында Русия Федерациясе Президенты сайлауларында тавыш бирүдә катнашу турында гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 23, территориаль сайлау комиссиясе 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр эш көннәрендә – 09.00 сәгатьтән 20.00гә, ял көннәрендә - 10.00 сәгатьтән 14.00гә кадәр эшли;
- Кырмыскалы авылының күпфункцияле үзәгендә (Кырмыскалы авылы, Ходайбирдин урамы, 10) гаризалар күпфункцияле үзәкнең эш графигы буенча кабул ителә.
Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.