- Гөлнара Мәкъсут кызы, мәгариф оешмаларының яңа уку елына әзерлеген ничек бәһалыйсыз?
- 6 августтан районда гомум белем бирү мәктәпләрен, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде. Комиссия 35 белем бирү оешмасын: 12 филиалы булган 21 мәктәп, 4 мәктәпкәчә белем бирү төркеме, 5 филиалы булган 10 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем бирү учреждениесендә булды. Барлык мәгариф учреждениеләре дә Белем көненә ныклап әзерләнгән: кискен проблемалар хәл ителгән, тәртип булдырылган.
Педагогларның хезмәтенә мәгариф өлкәсе һәм күзәтүче органнар вәкилләреннән торган комиссия бәһа бирде. Рейд барышында комиссия әгъзалары һәр почмакны ныклап тикшерде, дип һич арттырусыз әйтергә мөмкин. Берникадәр җитешсезлекләр бар иде, әлбәттә. Ләкин алар кыска вакыт эчендә бетерелде.
Хәзерге заманда күп нәрсә финанслауга бәйле, акча бар икән, димәк, ремонт эшләре дә башкарылачак, тиешле корылма сатып алыначак. Агымдагы елда федераль республика һәм район бюджетларыннан мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү өчен 30 миллион сумнан артык акча бүленде һәм ул үз нәтиҗәсен бирде. Әлбәттә, тиешле эшләрне башкарып чыгу өчен шактый күбрәк таләп ителә. Шулай булуга карамастан, бу сумма тәү чираттагы бурычларны хәл итүгә юнәлтелде.
Шул ук вакытта барсын да акча хәл итә, дип тә әйтеп булмый. Нәтиҗә, нигездә, кешеләрнең һәм аларның эшкә мөнәсәбәтләренә бәйле. Бу турыдан-туры мәгариф учрежениеләренә кагыла. Балаларны укыту һәм тәрбияләү барышын оештыру буенча эшчәнлек, мәгариф учреждениеләренең торышы – үз эшләре өчен янып-көйгән педагогларның эш нәтиҗәсе.
Гомумән, мәктәпләр әзер, ләкин башкарасы эшләр дә бар әле. Биналарны тәртипкә китерү генә түгел, эш программаларын, уку планын, расписание төзү, кадрлар һәм уку әсбаплары әзерләү, хәвефсезлек тәэмин итү, укучыларны тукландыру һәм аларны ташу кебек мәсьәләләр дә хәл ителергә тиеш.
Соңгы вакытта, чынлап та, эшләр кызу бара. Һәр мәгариф учреждениесендә укытучылар киңәшмәсе үткәрелә, эшләренә анализ ясала, яңа бурычлар билгеләнә. Максат бер, ләкин һәр җирдә аның үз үзенчәлеге бар.
- Август конференциясе – эшләргә йомгак ясау һәм тәҗрибә уртаклашу. Соңгы елларда районда белем бирүнең сыйфатын арттыруга аеруча игътибар бирелә...
- Районның мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә без республика темалары турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез һәм яңа уку елына өстенлекле бурычлар билгеләячәкбез. Белем бирү сыйфатын арттыру мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Районда аны арттыру өчен тиешле шартлар булдырыла – яңача укыту формалары кулланыла, әйткәндәй, ул уңай нәтиҗә күрсәтә, укытучылар аерым катлам укучылар өчен дистанцион формалар кулланып укытуга күчте.
Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру системасы җайга салынды. Бу уңайдан мин күп кенә уңай якларын күрәм: укучыларның белеменә бәһа бирү үтәкүренмәле, балалар өчен тигез шартлар булдырылган. Шунысы бик мөһим: бу имтиханнар мәктәпне тәмамлау һәм бер үк вакытта югары уку йортларына укырга керү өчен нигез булып тора. Ел саен гомум һәм урта белем турында аттестат алмаган укучыларның саны кими, барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханына баллар индексы арта.
Педагогларның һөнәри осталыгын күтәрми белем бирүнең сыйфатын арттыру мөмкин түгел. Биредә укытучыларның конкурста катнашулары да мөһим роль уйный. Ул аларга арытабан эшләргә этәргеч һәм шәхесне үстерергә мөмкинлек бирә. Төрле конкурсларда катнашып, педагоглар үзләренең сәләтләрен ача, аны үстерә. Агымдагы елда ике укытучы төбәк педагоглары арасында үткәрелгән “Иң яхшы укытучы” федераль конкурсында катнашып, 200 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Шәхси осталыклары һәм коллектив ягыннан ярдәм - талантлы педагогларның эш нәтиҗәсе. Бездә сәләтле һәм өметле яшь укытучылар күп, алар күп кенә проектларда катнашып, үзләренең белемнәрен камилләштерә.
- Гөлнара Мәкъсут кызы, тиздән яңа уку елы башлана. Аны бигрәк тә беренче сыйныф укучылары көтеп ала. Һәр ата-ана үзенең баласын иң яхшы мәктәптә һәм иң яхшы укытучыга бирергә тели. Балаларны, асылда, беренче сыйныфка килүчеләрне, мәгариф учреждениесенә кабул итү тәртибендә үзгәрешләр бармы?
- Балаларны беренче сыйныфка кабул итү РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән Тәртипкә ярашлы башкарыла. 1 февральдән 31 июньгә кадәр чорда беркетелгән биләмәдә яшәүче, 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр беркетелгән биләмәдә яшәмәүче балалар кабул ителә. Мәктәптә буш урын юк икән, мәгариф бүлеге баланың гаиләсенә яшәгән урынга якын, беренче сыйныфта буш урыннар булган мәгариф оешмасына барырга тәкъдим итә.
Яңа уку елында без беренче сыйныфка 650гә якын баланы кабул итәчәкбез, барлыгы парта артына 6 меңнән артык бала утырачак.
- Яшәгән урын буенча без бер мәктәпкә беркетелгән, ләкин икенче мәктәп безгә якынрак урнашкан. Без анда эләгә алабызмы?
- Әгәр ул мәктәптә буш урыннар бар икән, агымдагы елның 1 июленнән анда мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Яңа уку елы алдыннан нинди проблемалар шактый кискен тора?
- Укытучылар җитешми. Әлеге вакытта барлыгы 22 буш урын бар, шул исәптән 13 укытучыга кытлык кичерәбез. Аеруча рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитми.
- Яңа уку елына нинди бурычлар куясыз?
- Бер сменада укуга күчү өчен берничә чараны тормышка ашыруны дәвам итәбез. Ул чараларның бер өлеше агымдагы елда тормышка ашырылды, нәтиҗәдә, соңгы ике ел эчендә икенче сменада укучы балаларның саны 4,97 процентка кадәр кимеде һәм гомум балаларның 8,1 процентын тәшкил итте. Бу планны дәвам итеп, яңа уку елына әзерлек чикләрендә, биналарны үзгәртеп кору өчен урындагы бюджеттан 573,7 мең сум акча бүленде, шул сәбәпле, балаларны бер сменада укытуга булышлык итәчәк.
- Яңа уку елы алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
- Санаулы көннәрдән соң яңа хәстәрлекләр, яңа мәшәкатьләр һәм яңа шатлыклар белән яңа уку елы башлана. Ул һәр укучы өчен кызыклы, мавыктыргыч үтсен, яңа белем үрләренә алып менсен, ачышлар ясасын һәм яңа дуслар алып килсен!
Светлана Карпова әңгәмәләште.