Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
11 сентябрь 2018, 17:38

Таныклык алу җиңел һәм гади генә

Автомобиль руле артына утырырга телисез, ләкин сезне һаман нәрсәдер тотып тора. Бәлки, бу машинадан, юлдагы хәлләрдән курку хиседер, ә бәлки, таныклык алган танышларыгызның “тимер атны” йөгәнләү һәм аны йөретүгә хокук алу ничек авыр булуы турындагы сүзләре тоткарлап торадыр. Мәктәпара уку комбинаты директоры Х.Г.Ибраков белән әңгәмә барлык шикләрегезне таратырга ярдәм итәр.

- Хәсән Гайнулла улы, Сезнең пред­приятие нинди төп юнәлешләр буенча эшли?
- Комбинатның төп юнәлеше – водительләр әзерләү. Бу белгечлек буенча безнең уку йортын ел саен 56 курсант тәмамлый. Ләкин без бер урында гына тормыйбыз, быел исә 86 кеше таныклык алды. Боларның барысы да имтиханнарын уңышлы тапшырган мәктәп укучылары.
- Имтихан вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре имтихан тапшыручыларга төрле “киртәләр” куя, дип сөйлиләр. Бу дөреслеккә туры киләме?
- Юк нәрсә сөйлиләр. Яхшы итеп укысаң, имтихан тапшыруның бер авырлыгы юк. Безнең мәктәпне тәмамлаган теләсә-кайсы кешедән сорый аласыз, ул сезгә шулай ук җавап бирәчәк. Безнең мәктәптә укырга карар иткән кеше имтиханны да үзе өйрәнгән машинада тапшыра ала. Безнең курсантлар имтиханны Уфа шәһә­рендә, ләкин үзебезнең машиналарда тапшыра. Барлыгы 5 күнекмәне - «Эстакада», «Ихата», «Гараж», «Парковка», «Змейка»ны башкарып чыксаң, имтиханны тапшырдың дигән сүз. Узган елда теория өлешен укучыларның 81 проценты уңышлы тапшырды, машинага идарә итү осталыгы буенча бу күрсәткеч 74 процент тәшкил итте.
- Мәктәпара уку комбинаты кайчан барлыкка килде?
- Мәктәпара уку комбинаты 1994 елда булдырыла. Аның беренче директоры Әсхәт Мидхәт улы Мөхәм­мәтшин иде. Әлбәттә, аңа кадәр дә укучыларны техника серләренә өйрәтү булды. Тарихка караш салсак, автоэшкә 1973 елда ук Кырмыскалы урта мәктәбе базасында өйрәтә башлыйлар. Район үзәгендә 2нче санлы мәктәп ачылганнан соң, икесендә дә автоэш буенча дәресләр үткәрелә. Һәрберсендә үз төркеме була. Ул вакытта “С” категориясе (йөк машиналары) буенча гына таныклык алалар.
- Белүемчә, оешманың эшчәнлеге автоэш буенча гына алып барылмый һәм район үзәге белән генә чикләнми.
- Дөрес. Бүгенге көндә төрле мәктәпләрдә 8 филиалыбыз бар.
Прибельский, Олыкүл, Сәвәләй, Кабак, Яңа Кыешкы, Сахай, Бозаяз һәм С.М. Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәпләрендә без «Тегүче» белгечлеге буенча, шулай ук «С» категорияле тракторчылар һәм ашнакчылар әзерлибез. “Ашнакчы” белгечлеге буенча Авыргазы күппро­фильле колледжының Архангель филиалы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бу белгечләрне әзерләү буенча байтак еллар Зөмрәт Әскать кызы Завьялова шөгыльләнә һәм яхшы нәти­җәләргә ирешә. “Тегүче”ләрне әзер­ләүгә Альбина Клементьевна Осипова күп көч сала һәм тырышлыгы бушка китми – аның укучылары төрле конкурсларда җиңү яулый, ә үзе ул Президент гранты лауреаты булды. Тракторлар буенча елына уртача 15 кешене укытабыз. Барлык белгеч­лекләр буенча, гомум алганда, 229 кеше шөгыльләнә. “В” һәм “С” категория водительләр әзерләү дә Прибельский, Кабак, Олыкүл һәм Бозаяз мәктәпләре базаларында алып барыла. Һәр төркем курсантларның үзенең ватсап-чаты бар. Инструкторлар барлык актуаль мәгълүматны – дәресләр тезмәсе, машина йөретү дәресләре булсынмы – шунда куя. Шунда ук укучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирәбез.
- Комбинатта эшләүчеләр турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Биредә 17 кеше, шул исәптән инструкторлар һәм филиалларның водительләре эшли. Аларның барысы да башкарган эшләренә, үз бурычларына җаваплы карый. Әйе, эш җиңелдән түгел, аның каравы, кулга-кул тотынып эшләрлек кешеләрдән торган бердәм коллектив тупланды.
Агымдагы елда Илдар Әкрам улы Әрдәширов – муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы, ә Фаяс Фәһиметдин улы Суликаев мәгариф бүлге Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Инструкторлар Фаил Наил улы Вәлиев, Фирдәвес Наил улы Әхмәдуллин, Фәнил Фәрит улы Хисаметдинов, Сабир Шәрифулла улы Ишкулов, Рәфил Фаил улы Гайсин байтак еллар намуслы хезмәт сала. Яшь буынга да зур ышанычлар баглыйбыз. Динис Рифат улы Чыңгызов үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә.
- Хәсән Гайнулла улы, соңгы еллардагы казанышларыгыз турында да сөйләп китегез инде.
- РФ Эчке эшләр министрлыгы боерыгы буенча узган елда барлык автомәктәпләр дә матди-техник база һәм белем бирү программалары буенча тикшерү үтәргә тиеш иде. Без бу бурычны уңышлы башкарып чыктык. Шулай ук хезмәткәрләр дә тиешле курслар үтеп, белемнәрен камил­ләштерде. Автомобильләрнең торышы буенча да “имтихан” үттек. Бу кадерле документны районда әлегә без генә алдык, ә ул курсантлар төркемен укытып, аларны имтиханнарга тәкъдим итүгә хокук бирә.
Гомум алганда, республика буенча өч шундый уку комбинаты калды. Шуларның берсе - Дәүләкән шәһә­рендә, икенчесе – Дүртөйледә. Авыл филиалларыннан – без бердәнбер. Финанслау безгә район бюджетыннан һәм башка бюджеттан тыш чыганаклардан килә.
Соңгы вакытта түләүле хезмәтләр күрсәтә башладык. Бер ел эчендә генә 137 кешене “В” һәм “С” категорияләре буенча укытып чыгардык. Аннан килгән акча матди-техник базаны ныгытуга тотыныла. Хәзер безнең 7 автомобиль бар, шуларның өчесен 2017-2018 еллардагы бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә алдык. Барлык автомобильләр дубляж педальләр, махсус билгеләр, аудио һәм видео­күзәтү системасы белән җиһазлан­дырылган.
Кабинетларда дәүләт билетларына туры килгән тест программасы куелган 16 компьютер бар. Программаны, имтихан билетларындагы үзгәрешләргә карап, яңартып торабыз.
Боларның барысына да бердәм эш белән генә ирешә алдык. Район хакимияте, мәгариф бүлеге ягыннан да ярдәм тоябыз. Үзебез дә сынатмыйбыз – оештыручы үткәргән барлык чараларда берсүзсез катнашабыз. Ярдәм кулы сузган мәктәп җитәкчеләренә, аерым әйткәндә М.Н.Климкинга, Д.Ф. Әхтәмовка, Л.Ш.Абдиевага, Р.Р.Батталовка да рәхмәтлебез. Эш барышында ЮХХДИ бүлекчәсе һәм Дәүләт техник күзәтчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, ул киләчәктә дә уңышлы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз.
Ринат ШӘЙБӘКОВ әңгәмәләште.
Читайте нас: