Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
21 сентябрь 2018, 11:56

Җылыту мизгеленә - бурычларсыз

Агымдагы елда көз үзенең җылы көннәре белән сөендерә. Ләкин тиздән көннәр суытып җибәрер, яңгырлар башланыр, кырау төшәр. Димәк, җылыту мизгеленә дә ерак калмады. “Теплосеть” җәмгыятенең генераль директоры Марс Латыйпов белән әңгәмә районда көзге-кышкы чорга ничек әзерләнүләре турында.

Зур эшләр башкарылды

- Марс Наил улы, яңа җылыту мизгеле алдыннан нинди эшләр башкарылды?

- Җылыту сезонына әзерлекне без май аенда ук башлап җибәрдек. Үзебезнең көчебез белән Кабак, Константиновка һәм Кырмыскалы авылларында тышкы җылылык челәтәрләренә ремон эшләре башкарылды. Атҗитәр, Илтирәк, Яңа Кыешкы, Үтәгән, Сахай, Бишаул-Уңгар, Иске Бәбеч, Бекет мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрелде. Подряд оешмасының көче белән Кырмыскалы авылындагы Үзәк казанлыкта 2014 елда башланган реконструкция тәмамлану алдында. Бу уңайдан 100 миллион сумнан артык акча тотынылды. Җылыту сезоны алдыннан төп технологик эшләр төгәлләнде, әлеге вакытта системада опрессовка башкарыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген “Теплосеть” җәмгыятенең “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте алдында 1 200 000 сум күләмендә бурычы бар. Бу уңайдан без газ тоташтыруга рөхсәт ала алмыйбыз.

Бурычлар вакытында түләнми

- Предприятиенең бурычы газ кулланучылар вакытында түләмәгән өчен җыеламы?

- “Теплосеть” җәмгыяте алдында халыкның бурычы 10 миллион сум тәшкил итә. Бигрәк тә ул Кабак, Кырмыскалы һәм Константиновка авылларына кагыла. 6 миллион сумнан артык бурыч Кабак авылына туры килә. Бу авылда 21 күпфатирлы йортның бурычы зар. Мәсәлән, Төзүчеләр урамындагы 14нче санлы йортның бурычы - 1 149 000, 46нчы йортныкы - 652 000, 1нче санлы йортның - 476 000, 15нче санлы йортның – 355 000 сум. Район үзәгендәге Киров урамында урнашкан ике гомумторакның да бурычы күп – 52нче йортта яшәүчеләрнең ул 888 000 сум булса, 44нче йортта яшәүчеләрнең – 417 000 сум. Без аларга җылылык бирүне туктата алмыйбаз, газ кулланган өчен түләүне суд аша гына таләп итә алабыз. Агымдагы елда суд аша 1 800 000 сум акча юллап алынды, аның 773 000 сумы түләнде.

Акция бара

- Бурычлылар проблемасы җитди. Байтак еллар буена түләмәүчеләрнең пенясы да арта торгандыр?

- Безнең оешма “Җылыту мизгеленә - бурычларсыз” дигән акция үткәрә. 1 октябрьгә кадәр җылылык өчен бурыч­ларын түләүчеләрдән пеня алынмый. Бурычлары булганнар бу акциягә кушылсын иде. Әйткәндәй, аның чиклә­рендә агымдагы елда 52 000 сумнан артык күләмдә пеня бетерелде.

- Марс Наил улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә уңышлы мизгел һәм газ белән файдаланучыларның квитанция­ләрен вакытында түләүләрен телим.

Әлфия Әхмәдуллина язып алды.
Читайте нас: