Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
5 октябрь 2018, 11:33

Укучыларның казанышлары - мәктәпнең җимеше

Кабак урта мәктәбе һәм аның филиалында 585 укучы укый. Бу уку йортында иртәдән кичкә кадәр балалар тавышы тынмый. Мәктәп директоры М.Ә.Күсәбаева белән сүз мәктәпнең, укытучыларның һәм укучыларның казанышлары турында.

– Миләүшә Әмир кызы, муниципалитетның алдынгы мәктәпләренең берсендә директор вазыйфасын башкаручы буларак, коллективның 2017-2018 уку елындагы казанышлары турында сөйләп үтсәгез иде.
- Кабак урта мәктәбе – БР Мәгариф министрлыгының “Электрон укыту файдаланып, укучыларны гамәли яктан әзерләүче түгәрәк эшләренең модельләрен эшләү, тормышка ашыру һәм тиешле материаллар базасын формалаштыру” проекты буенча пилот мәйданчыгы булып тора.
Проектны тормышка ашыру барышында 2-4нче сыйныф укучылары өчен “Сәнгатьле конструкцияләү” юнәлеше буенча өстәмә белем бирү программасы булдырылды, “Могҗи­залар”, “Кәгазь салфеткалар дөньясында”, “Гофр кәгазь белән фантазияләр”, “Рәсем төшерү дөньясы”, “Салкын фарфордан пластика”, “Атлас тасмалар” бүлекләре буенча календарь-тематик план төзелде. Укытучылар Н.Х.Халикова, Р.Ә.Кәбиров, И.В.Семенова, Э.З.Халикова укыту чорында ви­деодәресләр, фоторәсемнәр, үзеңне тикшерү өчен биремнәр, һәр бүлек буенча йомгаклау проектларыннан торган тематик материаллар әзер­ләделәр.
– Мәктәпнең төп казанышы нәрсәдә?
– Төп казанышыбыз – уку­чылар. Аларның уңышларга ире­шүе, тәү чиратта, педагог­ларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Безнең укучылар төрле фәннәр буенча читтән торып һәм дистанцион олимпиадаларда катнаштылар. Шулай, Руниза Мәга­сумова (җитәкчесе Г.Ф.Килдеярова) мәктәп укучыларының Ю.А.Гагарин исемендәге Кубог­ы­­ның йомгаклау этабында җиңү яулады.
Алина Кандакова һәм Юлиана Әминева “Минем космос дөньям” дип исемләнгән республика балалар рәсемнәре конкурсында лауреат дип танылдылар, ә Азалия Зәйнуллина (җи­тәкчесе И.В.Семенова) “Спорт белән юлдаш без” Бөтенрусия балалар рәсемнәре конкурсында 2нче урын яулады. Шунысы куанычлы, сәламәтлекләре чикле укучылар да төрле конкурсларда актив катнаша. Шулай, 4 “в” сыйныф укучысы Индира Ташбулатова (җитәкчесе И.В.Семенова) “Газ һәм безнең өчен кагыйдәләр” республика кул эшләре конкурсында призер исеменә лаек булды. Эмилия Петрова, Эмиль Хәкимов, Тимур Дәүләтбаев һәм Тимур Шаһи­мәрдәнов (җитәкчеләре Р.А.Гә­рә­ева һәм Р.Ә.Кәбиров) математика буенча республика турнирында II дәрәҗә дипломант дип танылдылар.
2018 елда безнең мәктәпне тәмамлаган 14 чыгарылыш уку­чының 12се югары уку йортына укырга керде. Хәзер алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Уфа шәһәрләрендә белем ала.
- Спортта уңышларга ирешкән укучылар бармы?
- Мәктәпнең спорт залы иртәдән кичкә кадәр эшли. Иртәнге сәгатьләрдә анда дәресләр барса, кичке вакытта биредә волейбол, баскетбол, мини-футбол секцияләре эшли. Безнең яшь спортчылар мини-футбол буенча (тренер З.А.Бикбаев) район беренчелегендә катнашып - өченче, ә яңа ел турнирында икенче урын яуладылар. Шулай ук безнең мәктәптә фудокан һәм катнаш хәрби көрәш секцияләре дә уңышлы эшли. 5нче сыйныф укучысы Ильяс Ганиев (тренеры Д.Р.Хәсәнов) яшүсмерләр арасында катнаш көрәш академиясенең Ачык беренчелегендә җиңүгә иреште, ә Вадим Шепель, Никита Сиднев һәм Виолетта Федотова (тренеры А.А.Михайлов) каратэ буенча республика турниры призеры булды.
- Педагогия коллективы турында сөйләп китсәгез иде. Мәктәпкә эшкә яшь белгечләр киләме?
- Безнең мәктәптә 39 педагог эшли, аларның икесе – Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы, берсе – “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе исем­нәренә ия. Ике укытучы Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнде. Мәктәптә 5 яшь укытучы эшли, алар безнең ышанычлы терәгебез.
- Ремонттан соң мәктәп яңарып, күркәм төс алгандыр?
- Агымдагы елның җәендә башлангыч сыйныфлар мәктә­бенең түбәсе һәм бинаның үзенә капиталь ремонт үткәрелде. Икенче сменада укытуны бетерү максатында иске хакимият бинасы капиталь ремонтланды. Су һәм канализация ситстемасына да капиталь ремонт үткәрелде. Бу эшләрне башкаруда үтене­чебезне кире какмаган, мәгариф учреждениесенең теләсә-кайсы мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәткән, мәктәп һәм ата-аналар арасында тыгыз бәйләнеш булдырган муниципаль район хакимияте һәм мәгариф бүлегенә чиксез рәхмәтлебез.
– Киләчәктә мәктәпне ничек күрәсез?
– Планнар күп ул. Агымдагы уку елында кадет сыйныфы оештырыла, анда укуда гына түгел, спортта да уңышларга ирешкән укучылар укыячак. Бу сыйныфта укыту оборона-патриотик юнәлештә алып барылачак. Һәм, әлбәттә, мәктәбебез безгә тик шатлык кына китерсен, укучыларга – укырга, укытучыларга эшләргә уңайлы булсын иде, дип телисе килә.
Светлана КАРПОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: