Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
23 октябрь 2018, 12:21

Россельхозбанкның Башкортстандагы филиалы кулланучылар һәм ипотека кредитларын рефинансларга чакыра

Россельхозбанкның Башкортстандагы филиалының өстәмә офисы управляющие Наталья Шеина рефинанслау шартлары турында сөйли.

- Наталья Ивановна, нәрсә ул рефинанслау һәм аның өстенлекләре турында сөйләп үтсәгез иде?

- Рефинанслау – башка оешмаларда элек алган кредит­ны кап­лату өчен уңайлы шартларда яңа кредит алу. Россельхозбанкта ипотеканы рефинанс­лау­ның өстенлекләре исәбендә процент ставкасының түбән булуы гаилә чыгымнарын киме­тергә булышлык итә. Россельхозбанкта кулланучылар кредитын рефинанслап, клиент башка банкларда алган кредитны бернинди комиссиясез бер кредитка туплый, түләү күләмен һәм вакытын үзе билгели, кредитның бер өлешен теләсә-кайсы максаттан тотына ала. Моңардан тыш, ипотека яки куллану кредитын рефинанслап, клиент үзенең килемен Банк формасы буенча раслый, төрле чыганаклардан килгән килемен күрсәтә, шулай ук алган кредитын бернинди комиссиясез те­ләсә-кайсы вакытта каплата ала.

- Якынча нинди күләмдәге кредитны рефинслап була һәм нинди процент ставкасына исәп тотарга мөмкин?

- Кулланучылар кредиты турында сөйләгәндә, гомум 3 миллион сумга һәм 3 кредитка кадәр рефинансларга мөмкин. Ул төрле максаттан (кулланучылар кредиты, автокредит, кредит картасы) алынырга мөмкин. Процент ставкасы елына 10,0 проценттан башлана. Элек алынган ипотека кредиты нинди максаттан алынуга карамастан, елына 10 проценттан башлап рефинанслап була. Моңардан тыш, филиалда 2018 елның гыйнварыннан икенче һәм өченче бала туган гаилә­ләр өчен фатир сатып алу өчен елына 6 процент белән рефинанслау турында махсус шартлар бар.

- Россельхозбанкның Башкортстандагы филиалында кредитларын кем рефинанслый ала?

- Мөрәҗәгать иткән һәр кешене без шәхси тикшерәбез. Таләпләр түбәндәгечә: клиент 21 яшьтән 75 яшькәчә Русия гражданины булырга, яшәгән урыны буенча Русия биләмә­сендә теркәлергә, соңгы эш урынында хезмәт эшчәнлеге 6 айдан һәм соңгы 5 елда гомум эш стажы 1 елдан ким булмаска тиеш. Әгәр мөрәҗәгать итүченең килем дәрәҗәсе тиешле күләмдә кредит алырга җитмәсә, җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган 3 кешене җәлеп итәргә мөмкин.

- Мәгълүматыгыз өчен рәх­мәт, Наталья Ивановна. Кон­суль­тация алу өчен кайда мөрә­җә­гать итәргә мөмкин?

- Кредитларны рефинанслау буенча кызыксынган сорауларга Россельхозбанкның рәсми сайтында www.rshb.ru яки 8 800- 100-0-100 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин. Шулай ук без сезне Россельхозбанкның Кырмыскалы авылында өстәмә офисында көтәбез: Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 25. Тел.: 8(34765)2-18-10.

Тәлгать Мөхәмәтҗанов әңгәмәләште.

Реклама хокукында. Русия банкының 3349нчы санлы генераль лицензиясе.
Читайте нас: