– Гөлнара Мәгънәви кызы, туклану бала тормышында нинди роль уйный?
– Баланы тукландыру мәсьәләсе бик мөһим, аеруча сабый тормышының беренче елларында. Бу баланың үсеше, организмының алга таба программалашуы. Балалар ныклы һәм стресска чыдам булсын өчен аларны инде берничә айлык вакытта ук дөрес һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукландырырга кирәк.
– Баланың тәүге өстәмә азыгы нинди булырга тиеш?
– Бала үсешә һәм аңа әнисенең сөтендә булган матдәләр генә җитми башлый. Кемдер балага 6 айдан өстәмә ризык ашатырга кирәк дисә, мин нәниләргә 4,5-5 айда ук туклану җитми башлый, дип әйтер идем.
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Русия педиатрлар берлеге тарафыннан расланган 1 һәм 3 яшькә кадәр сабыйлар өчен милли проектлар бар. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Әгәр дә бала өстәмә ризык кабул итәргә әзер һәм аның ашкайнату-эчәк системасы формалашып беткән икән, 5-6 айлык балага өстәмә ризык бирә башларга мөмкин. Бала рационына дөге, карабодай, кукуруз кебек боткалар кертергә кирәк. Әгәр баланың эче ката, дизбактериоз яки артык авырлыкта булса, кабак, төсле кәбестә, брокколи бирергә була. Иткә килгәндә, 6,5-7 айда сыер яки ат итен бирә башларга мөмкин. Йорт куянының ите өстәмә тукландыру өчен иң яхшы ризык. Тавык белән күркә итенә килгәндә, күркә ите файдалырак, дияр идем.
– Балалар үскән саен аларга аксым кирәк…
– Аксым, иң тәүдә, үсүче организм өчен – төзелеш материалы. Шуңа да, яшь организмның аксымга, май, углевод һәм витаминнарга булган физиологик ихтыяҗы искә алынырга тиеш. Сөт һәр бала өчен дә файдалы. Ит, балык, йомырка, сөт һәм сөт ризыклары – аксымга иң бай ашамлык. Бала рационында яшелчә һәм җиләк-җимешнең күбрәк булуы яхшы. Татлы ризыклар белән артык мавыгу кирәкми. Углеводлы ашамлыкларны үз итү баланың симерүенә, матдәләр алмашы бозылуга китерә. Шуны да билгеләп үтәр идем, колбаса һәм сосискалар балаларның рационында булырга тиеш түгел.
– Мәктәп укучылары ничек тукланырга тиеш?
– Мәктәп программасын үзләштерү балалардан бик зур акыл хезмәте сорый, бала организмы күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә мәктәп укучысының дөрес туклану рационын төзегәндә моны истә тотарга кирәк. Мәктәп баласы көненә кимендә дүрт тапкыр тукланырга, иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында, һичшиксез, кайнар ризык ашарга тиеш. Үсә торган организм өчен кальций белән аксым чыганагы булган эремчек, сыр кебек сөт ризыклары куллану бик файдалы. Организмда кальций һәм фосфор дефициты булмасын өчен балык ризыкларын да онытмаска кирәк. Гарнир сыйфатында томалап пешерелгән кәбестә, кызыл чөгендер, суган, кишер, кузаклылар, сарымсак кебек яшелчәләргә өстенлек бирсәгез, отачаксыз гына. Көн дәвамында бала аз гына күләмдә компот, чәй, ак ипи, печенье, кәнфит кебек әйберләр кабып куйса, әлеге углеводлар канга глюкоза килүен тәэмин итәчәк һәм, үз чиратында, акыл сәләтен арттырачак.
– Гөлнара Мәгънәви кызы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең киңәшләр әти-әниләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйм.