Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
7 декабрь 2018, 11:33

Ирешелгәннәр чик түгел

Без хаклы рәвештә горурлана алабыз: Кырмыскалы 260 еллык озын юл үтеп, җиңел булмаган сынаулар кичереп, төзек һәм күркәм авылга әверелде. Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов белән әңгәмә район үзәгенең яулаган үрләре һәм киләчәккә планнары турында.

- Айрат Әсхәт улы, соңгы елларда безнең авыл танымаслык булып үзгәрде һәм елдан-ел күркәмләнә бара.

- Бу, тәү чиратта, муниципаль район хакимияте һәм авыл биләмәсенең бердәм эшләү нә­тиҗәсе. Ел саен район үзәгенең йөзен яхшырту, урамнарны һәм ихаталарны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә бик күп акча юнәлтелә.

Агымдагы юбилей елында да байтак эшләр башкарылды. Шулай, үзәк казанлыкны ре­конструк­цияләү буенча эшләр төгәлләнде, көньяк-көнбатыш бистәгә электр уты үткәрү буенча эшләр вакытыннан алда алып барыла, көньяк-көнчыгыш бис­тәгә газ үткәрү мәсьәләсе хәл ителә. Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча Рафиков урамына тротуар са­луның тәүге этабы тәмамланды, “Заманча шәһәр мохите” федераль программасы буенча 5 ихата биләмәсе һәм 2 җәмәгать мәй­данчыгы төзекләндерелде. 2 километр озынлыгында канализация торбалары алмаштырылды, җир биләмәләре бүлү һәм торак төзелеше буенча эшләр актив бара.

- Килешерсез, бүгенге уңыш­лар һәм казанышлар – элекке һәм хәзерге буын кырмыскалы­ларның хезмәт нәтиҗәсе.

- Авылыбызны төзекләнде­рүдә зур ярдәм күрсәткән якташыбыз – районның һәм Кырмыскалы авылының Почетлы гражданины, “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәлеге җитәкчесе Р.С.Нур­мөхәммәтовка зур рәхмәт бел­дерәсе килә. Аның ярдәмендә кырмыскалыларның буш вакытларын гаиләләре белән заманча спорт һәм уен мәйданчык­ларында һәм паркларда үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген без якташыбыздан чираттагы бүләк – “Аккүл” паркын көтәбез. Район үзәге үсешенә керткән өлешләре өчен без Ф.Г.Мө­хәммәтҗанов җитәкче­легендәге “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте, И.Х.Яруллин һәм Ф.Ф.Исхаков җитәкче­легендәге Юл төзү-төзекләндерү идарә­леге, Ф.Ф.Гәрәев җитәк­челегендәге “Жилстройдорсервис” җәмгыяте коллективларына, эшкуарлар Р.А.Йосыпов, Ф.Я.Насыйров, Д.Я.Йосыпов һәм башкаларга рәхмәтлебез.

- Кырмыскалыларга һәм якташларга нинди теләкләрегез бар?

- Авылның туган көне – монда туып-үскән, тырыш хез­мәтләре белән авылның үсешенә зур өлеш керткән, туган ягы­бызның язмышы өчен җавап­лылык тойган кешеләрнең бәй­рәме. Биредә башкортлар, татарлар, руслар, марилар, чувашлар, мордвалар һәм башка мил­ләт вәкилләре дус һәм тату яши. Алар көндәлек хезмәтләре белән туган җиребезне данлый, бизи һәм буыннар буена тупланган йолаларны һәм гореф-гадәт­ләрне саклый һәм дәвам итә.

Барыгызга да исәнлек-саулык һәм изгелек телим, ә авылыбыз арытабан үсешсен һәм чәчкә атсын!

Тәлгать Мөхәммәтҗанов язып алды.
Читайте нас: