Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
8 февраль 2019, 11:39

“Тумышым белән Уфадан мин”

Гәзитебездә хәбәр итүебезчә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлек начальнигы итеп полиция подполковнигы А.Ф.Хафизов тәгаенләнде. Изге йола буенча, районның төп полицейские белән якыннанрак танышу максатыннан, шул көннәрдә очрашып, киләчәккә планнары турында сораштык.

Гәзитебездә хәбәр итүебезчә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлек начальнигы итеп полиция подполковнигы А.Ф.Хафизов тәгаенләнде. Изге йола буенча, районның төп полицейские белән якыннанрак танышу максатыннан, шул көннәрдә очрашып, киләчәккә планнары турында сораштык.

- Артур Флорид улы, Сез кайсы төбәк­тән һәм эчке эшләр органнарына Сезне нәрсә алып килде?

- Мин Уфа шәһәрендә милиционер гаиләсендә туып-үстем. Әтием – Башкортстан Республикасының атказанган юристы. 1995 елда хезмәтен респуб­ликаның Җинаятьләрне эзәрлекләү ида­рә­леге начальнигы урынбасары вазыйфасында тәмамлады. Бу хезмәткә ул 25 елдан артык гомерен багышлады. Хәтеремдә, бәләкәй чакта ук мине үзе бе­лән эшкә алып бара иде. Хезмәткәр­ләрнең балалары белән дә шунда таныштым. Аларның күбесе әти-әниләре юлыннан китте.

Әнием – медицина хезмәткәре, 43 ел Башкорт дәүләт педагогия универси­тетының здравпунктында эшләде. Абыем - полиция подполковнигы, отставкада. Ул җинаятьләрне эзәрлекләү бүлекчә­ләрендә төрле вазыйфаларда хезмәт итте һәм авыр җинаятьләрне ачыклау белән шөгыльләнде. 2015 елда хаклы ялга чыкты.

- Милиционер булу балачак хыялымы?

- Төгәл генә әйтә алмыйм. Ул вакытта яшьтәш малайлар язмышларын автотранспорт белән бәйләргә тырыша иде. Мин дә моннан читтә калмадым. 1996 елда Автотранспорт колледжын тик “5” билге­ләренә генә тәмамладым һәм Мәскәү автомобиль-юл институтына укырга керергә уйлап йөри идем. Ләкин ул елны бу югары уку йортына конкурс нигезендә кабул итмәделәр. Шулай итеп, әтинең киңәше буенча Эчке эшләр идарәлегенең нарко­тикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча бүлегендә кече оперуполномоченный вазыйфасында эшли башладым. Әйт­кән­дәй, әти аның юлыннан китәргә үгетлә­мәде, ләкин җинаятьләрне эзәрлекләү хез­мәтенең әһәмиятен аң­латты. Шул ук елны Уфа юридик институтына укырга кереп, бу хезмәтнең асылына төшенә башладым.

- Республиканың Җинаятьләрне эзәрлекләү идарәлеге хезмәтеннән соң Сез Благовещенск Эчке эшләр бүлегенә җитәк­челек иттегез, Вологда өлкәсе Эчке эшләр органнарында җитәкче вазыйфаларын биләдегез, асылда, “Бабаевский” муниципальара бүлегенең полиция бүлекчәсе начальнигы булып эшләдегез. Мондый күчеп йөрүләргә гаиләгез ничек карый?

- Тормыш иптәшем – полиция подполковнигы, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш идарәлеге хезмәткәре. Шуңа да ул да, ике кызыбыз да моны аңлый. Өл­кән кызыбызга 16 яшь, медицина университетына укырга керергә хыяллана. Кечесе быел 1нче сыйныфка укырга төшә.

- Кырмыскалы районындагы бүгенге хәлне Сез ничек бәялисез?

- Райондагы оператив хәл тотрыклы, дип исәплим. 2018 елда районда һәм гомум республикада җинаятьчелек 6,4 процентка кимеде. Кызганычка каршы, ел саен озакка сузылган яллардан соң хокук бозулар үсеше күзәтелә. Дөресен әйт­кәндә, безнең халык тәртипле ял итә белми.

Кадрлар белән дә хәл тотрыклы. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, яшь егетләр профильле югары уку йортларына укырга керсеннәр иде. Бүгенге көндә нишләптер кызлар зур активлык күрсәтә. Әлбәттә, аларны социаль гарантияләр җәлеп итәдер, чөнки ул да бик мөһим. Шулай да, сафларда күбрәк ир-егетләрне күрәсе килә.

- Хезмәттәшләрегездәге нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?

- Һөнәрләренә тугрылык, түземлек, чыдамлык, бурычларына намуслы карау. Чөнки кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере еш кына полицейскийларның оста эш итүенә бәйле.

Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.
Читайте нас: