Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
15 февраль 2019, 11:42

Ирешелгәннәр чик түгел әле...

“Русия лидеры” конкурсы иң-иңнәрне сайлыйГәзит битләрендә “Русия лидерлары” дип исемләнгән яшь җитәкчеләр конкурсы үткәрелүе турында сөйләгән идек инде. Безнең районнан анда “ЭСКБ” җәмгыяте җитәкчесе Фидан Йомаголов катнашты. Конкурсның ничек үтүе, уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында ул безгә дә сөйләде.

“Русия лидеры” конкурсы иң-иңнәрне сайлый

Гәзит битләрендә “Русия лидерлары” дип исемләнгән яшь җитәкчеләр конкурсы үткәрелүе турында сөйләгән идек инде. Безнең районнан анда “ЭСКБ” җәмгыяте җитәкчесе Фидан Йомаголов катнашты. Конкурсның ничек үтүе, уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында ул безгә дә сөйләде.

- Фидан Ринат улы, ярымфиналга чыгу авыр булдымы? Алдан ныклы әзерләнгәнсездер инде?

- Бу конкурста мин икенче ел катнашам. Узган елда: “Җиңү түгел, катнашу мөһим” дип барсам, быел алдан әзерләнергә туры килде. Тарих һәм җәмәгать белеме буенча мәктәп программасын кабатлап чыктым. Узган елдагы хаталарны кабатламаска тырыштым. Шулай, тест нәти­җәләре буенча ярымфиналга үттем.

- Конкурста барлыгы ничә кеше катнашты?

- Катнашучыларның санына караганда, ярымфиналга үтүгә өмет аз иде. Барлыгы 238 мең кеше теркәлде. Аның 3 200е, ә безнең республикадан нибары 50се, ярымфиналга чыкты. Бу минем өчен зур казаныш.

Конкурсның бу этабын 2 зонага бүл­гәннәр. Аның берсе Самара шәһәрендә үтте. 170 кеше арасында без дә бар идек. Икенчесе - Түбәнге Новгородта, анда 152 конкурсант катнашкан.

- Ярымфинал этабы ничек үткәрелде?

- Һәрберебезгә тагын бер тапкыр тест үтәргә туры килде. Башкортстан Республикасыннан 36 вәкил аны уңышлы башкарып чыкты. Соңыннан безне унар ке­шедән торган командаларга бүлделәр, ягъни без таныш булмаган кешеләр белән эләктек. Тәүге этапта бизнес-кейс бир­деләр. Анда шартлы компанияне кризис хәлдән чыгару бурычы куелды. Мәгълүмат техноло­гияләре буенча белгечләр, юрист, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесеннән торган безнең команда моны уңыш­лы башкарып чыкты.

Икенче этапта безне яңа төркемгә куштылар һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен коммерция нигезендә булмаган оешма төзергә куштылар. Без үзебезнең фикерләрне тәкъдим иттек. Конкурсларны оештыручылар әйтүенчә, кайбер проектлар Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына җибә­реләчәк. Минем өчен өченче этап авыррак булды. Безнең алга Мисыр билә­мәсендә ирекле сәүдә зонасы булдыру бурычы куелды. Төрле өлкәләрдә үзара отышлы шартларда хезмәттәшлек итү өчен без төрле мөмкинлекләрне тикшердек.

Аш-су бәйгесе дә мавыктыргыч булды. Алдыбызга куелган ризыкларны карап чыгу өчен нибары 30 секунд, алардан нәрсә әзерләп булу турында уйлау өчен 5 минут вакыт бирелде. 35 минут эчендә ризык әзерләп, 15 минут дәвамында бу турыда тасвирлап сөйләп бирдек. Безнең салат “Арыган юлчы” дип аталды.

- Беркайчан да мондый салат турында ишеткән юк иде.

- Мин дә (көлә). Аның исемен без үзебез уйлап чыгардык. Бәхеткә, безнең арада реклама буенча менеджер бар иде, нәкъ ул жюри әгъзаларына аны үзен­чәлекле итеп тәкъдим итте.

- Финалга ничә кеше чыкты һәм ул кайда үткәреләчәк?

- Һәр зонадан 15 кеше финалга чыкты. Март аенда төп этап Сочида үтәчәк. Кызганычка каршы, миңа финалга чыгарга насыйп булмады. Ләкин мин моның белән тукталып калырга уйламыйм, киләчәктә дә бәйге­ләрдә катнашырга исәп тотам. Ни генә дисәң дә, мондый ярыш­лар күп нәрсәгә өйрәнү, үзеңне камил­ләш­терү, тәҗрибә туплау, төрле эш­чәнлек белән шө­гыльләнүче кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирә.

Ринат Әбделмәнов әңгәмәләште.
Читайте нас: