Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
19 февраль 2019, 12:21

Наркотик саткан өчен - каты җәза

Хәбәрчебезнең сорауларына район прокурорының өлкән ярдәмчесе Т.Ф.Мөхәммәтов җавап бирә.

Хәбәрчебезнең сорауларына район прокурорының өлкән ярдәмчесе Т.Ф.Мөхәммәтов җавап бирә.

- Тимур Флюр улы, без барыбыз да наркотикларның зыяны, кеше сәламәтлеген какшатуы һәм үлемгә китерүе турында беләбез. Ни өчен яшьләр әледән-әле наркомания ять­мәсенә эләгә соң?

- Көн саен без ниндидер сайлау алдында торабыз: нәрсә эчәргә һәм ашарга, нәрсә киергә, нинди фильм карарга, нинди китап укырга, спорт залына барыргамы, юкмы. Еш кына нинди дә булса карар кабул итүебезгә башка кешеләр, аларның киңәш­ләре һәм тәкъдимнәре йогынты ясый. Психотроп матдәләр кулланып карарга киңәш итүчеләр дә табыла. Кешене наркотик колы итү – алар өчен уен кебек. “Бөтен кеше наркотикны кулланып карый, син дә калышма!”, “1-2 кулланып караудан гына бернинди дә зыян юк!”, “Кулланып кара, ошамаса – таш­ларсың!”, “Зарарсыз наркотиклар да була!” – дигән сүзләрне күпләр ишеткәне бардыр. Ләкин шул вакытта тыелып калып, каршы җавап бирмәсәң, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин.

- Интернетта синтетик наркотик кулланучыларны су­рәт­ләгән видеоязмалар бихисап. Кешеләр үзләренең нәрсә эшлә­гәнен белми. Күпләргә бу кызык тоела, күрәсең?

- Читтән карау кызык та тоелыр. Ләкин мондый хәлләр аяныч тәмамлана: психотроп матдәләр йогынтысы астында кеше үз-үзенә кул салырга да мөмкин. Бәхеткә, хәзер яшь­ләрнең күбесе сәламәт тормыш рәвеше яклы - бүген эчү, тарту, наркотиклар куллану модада түгел.

- Психотроп матдәләр исемлеге әледән-әле тулыланып тора. Соңгы елларда наркоманнар арасында насвай дип исемләнгәне аеруча популяр.

- Аның төп компоненты тәмәке, известь, төрле үсемлек көле яисә тавык тизәгеннән тора. Нәтиҗәдә, “кәефләндерә” торган шундый кушылма килеп чыга. Алар әйтүенчә, насвайны суырганнан соң кәефләр бераз күтәрелә-күтәрелүен, әмма күзләрне бик тиз йокы баса, ди. Насвайның бик күп авыруларга, аеруча ашказаны, эчәк, гомумән, кешенең эчке органнарына бәйле куркыныч авыруларга китерүен дә беләләр дә бит. Әмма ихтыяр көчен тавык тизәге үзенә суыра, күрәсең. Яшьләр шуны аңлап, үзләрен корбан итмәсен­нәр иде.

- Наркотикларны кулланган һәм сатканнарны нинди җәза көтә?

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.8 статьясы наркотик чаралар­ның, психотроп матдәләр­нең һәм аларның аналог­лары­ның законсыз әйлә­неше өчен җавап­лылыкны - 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки арест салуны күз уңында тота.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.9 статьясында табиблар билгеләмичә наркотик чаралар яки психотроп матдәләрне законсыз кулланган өчен 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә арест рә­вешендә җаваплылык каралган.

РФ Җинаятьләрк кодексы­ның 228 статьясы нигезендә наркотик чаралар, психотроп мат­дәләр яки аларның аналоглары, наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсем­лекләр законсыз сатып алган, саклаган, ташыган, әзер­ләгән, эшкәрткән өчен зур күләмдә иректән мәхрүм итү рәвешендә өч елга кадәр җәза каралган. Әгәр дә күрсәтелгән эшләр зур яки аеруча зур күләмдә башкарылса, иректән мәхрүм итү срогы 10 һәм 15 елга кадәр тәшкил итәчәк.

РФ Җинаятьләр кодексының 228.1 статьясы нигезендә наркотик чаралар, психотроп мат­дәләр яки аларның аналогла­рын законсыз җитештерү, сату яки яңадан җибәрү, шулай ук наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне за­консыз сату яки күчерү, яки аларның наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган өлеш­ләрен яки наркотик матдә­ләр яки психотроп матдәләрне үз эченә алган өлешләрен сату 4 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлек иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Марина ВИКТОРОВА язып алды.


Наркотикларны тарату һәм куллану очраклары турында 8 (347) 272-71-42, 8 (347) 279-32-92 БР прокура­тура­сының һәм БР Эчке эшләр ми­нистр­лыгының “Ышаныч телефоны” буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: