Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
24 Май 2019, 11:44

Эшкуарлык - икътисадны үстерүдә зур көч

Русия эшкуарлары көне алдыннан без муниципаль район хакимияте башлыгының икътисадый үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары А.С.Әнәсова белән әңгәмәләштек.

Русия эшкуарлары көне алдыннан без муниципаль район хакимияте башлыгының икътисадый үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары А.С.Әнәсова белән әңгәмәләштек.

- Асия Салих кызы, безнең районда ничә кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә?

- Агымдагы елның 1 мартына алынган мәгъ­лүматлар буенча, район биләмәсендә 1074 кече эшкуарлык субъекты исәпләнә, аларның 4се – урта предприятие, 32се – кече, 310ы - микропредприятие, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы, 668е – юридик шәхес буларак оешмаган эшкуарлар. Муниципаль районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән чаралар комплексы тормышка ашырылу белән бәйле, аларның саны артуын дәвам итә.

- Кече эшкуарлык вәкилләре башлыча нинди өлкәдә шөгыльләнә?

- Кече һәм урта эшкуарлык икъти­садның барлык өлкәләренә дә кагыла. Нигездә, алар сәүдә, автотранспорт чараларын, көнкүреш техникасы һәм шәхси файдалану әйберләрен ремонтлау (60,8 процент), башка хезмәтләр күрсәтү (26,3 процент), авыл хуҗалыгы (5,6 процент), төзелеш (3,7 процент), эшкәртү производствосы (1,9 процент), транспортлау һәм саклау (0,7 процент), су, канализация үткәрү, көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, электр энергиясе, газ белән тәэмин итү (0,3 процент) белән шөгыльләнә.

- Яшь эшкуарларга эшне нәрсәдән башлап җибәрергә киңәш бирер идегез?

- Тиешле чыгымнар һәм килемнәрне, таләп ителгән инвестицияләрнең күләмен исәпләп, бизнес-план төзергә, сатыласы товар яки күрсәтеләсе хезмәт базарын һәм, әлбәттә, бу өлкәдәге конкуренцияне ныклап өйрәнергә кирәк.

- Тәүге көчләрне кайда юнәлтү мөһим?

- Көнкүреш хезмәтләндерү, социаль хезмәтләр күрсәтү, товар җитештерү, төзелеш өлкәсендә конкуренция түбән.

- Эшкуарлар нинди дәүләт ярдәменә исәп тота ала?

- Узган елда районның кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелгән гомум ярдәм күләме 3662,6 мең сум тәшкил итте, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү район программасы чикләрендә урындагы бюджет исәбенә – 1650 мең сум, республика бюджетыннан - 2012,6 мең сум. Агымдагы елда муниципаль район бюджетында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен 1 миллион 700 мең сум күләмендә акча каралган. Аның 300 мең сумы Коворкинг-үзәк­ләр төзү һәм үстерүгә, 1 миллион 400 мең сумы лизинг түләүләрен субси­дияләүгә тотынылды.

- Бәйрәм алдыннан эшкуарларга нинди теләкләрегез бар?

- Районның барлык эшкуарларын һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Чын эшкуар – яңа үрләр яулауга омтылучы ул. Кырмыскалы җирендә эш алып барган, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашкан, үзләренең тәҗрибәсен һәм көч-дәртләрен район үсешенә салучыларга рәхмәт белдерәм. Эшкуарлар һәм власть арасындагы мөнәсәбәтләр ныгына. Үз эшләрен ачкан булдыклы кешеләргә ярдәм күрсәтелүне район хакимиятенең өстенлекле юнәлеше дип исәплибез.

Барлык эшкуарларга да ныклы сәла­мәтлек, барлык идеяләр һәм проектлар­ның уңышлы тормыш ашуын, ышанычлы партнерлар, район һәм республиканың иминлеге хакына эшләрендә уңышлар телим.

Светлана Карпова әңгәмәләште.
Читайте нас: