Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
28 июнь 2019, 11:36

Култамгалар җыю тәртибе турында

Агымдагы елның 8 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көне үтә. Бу көнне Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаячакбыз. Бу уңайдан Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары М.В.Гаделов Башкортстан Башлыгын сайлауларда кандидатны яклап култамгалар җыю тәртибенә аңлатма бирде.

Агымдагы елның 8 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көне үтә. Бу көнне Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаячакбыз. Бу уңайдан Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары М.В.Гаделов Башкортстан Башлыгын сайлауларда кандидатны яклап култамгалар җыю тәртибенә аңлатма бирде.

- Марат Венер улы, Башкортстан Республикасы Президентына кандидат күрсәтүдә ничә депутатның култамгасын җыю карала һәм бу эш ничек башкарыла?

- Кандидат итеп күрсәтел­гән­нән соң республика муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнары депутат­лары­ның 454 култамгасын җы­ярга кирәк булачак. Андый култамгалар саны күрсәтелгән барлык депутатлар­ның 5 процент өлешен тәшкил итәргә ти­еш.

Депутатларның култамгалары исәбендә 56 култамга муниципаль районнар һәм шәһәр округлары депутатларыныкы булырга тиеш. Шушы 56 култамга ки­мендә 48 муниципаль район һәм шәһәр округында җыелырга тиеш.

Муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органнары депутаты кандидатны күрсәтүне яклап кандидатка ярдәм кәгазендә үз култамгасын куя. Шулай ук биредә кул кую көне һәм вакыты да күрсәтелергә, имзаларның дөреслеге нотариаль тәртиптә расланырга тиеш.

- Бер депутат ничә кандидатны күрсәтүне яклап култамга куя ала? Бу ничек тә булса тикшереләме?

- Муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы депутаты теләсә-кайсы сәяси партия тарафыннан күрсәтелгән бер кандидат өчен генә тавышын бирә ала. Әгәр дә култамгаларны тикшергәндә депутатның тагын да берәй кандидатны хуплавы ачыкланса, вакыт буенча алда куелган култамга гына исәп­ләнәчәк. Култамга җыйганда култамгаларны депутатларның ихтыярларына каршы көчләп куйдырырга ярамый, шулай ук моның өчен бүләк бирелергә дә тиеш түгел. Култамгаларның дөреслеге Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына кандидатлар тарафыннан тәкъ­дим итү һәм депутатларның култамгалары куелган хуплау бит­ләрен кабул итү һәм тикшерү буенча эшче төркем тарафыннан тикшерелә.

- Хуплау кәгазьләрен тапшыру вакыты бардыр инде?

- Култамга куелган кәгазьләр кандидатны теркәү өчен кирәк булган башка документлар белән берлектә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комис­сиясенә 2019 елның 1 июленнән башлап 11 июленә кадәр урындагы вакыт белән 18.00 сәгатькә кадәр тапшырылырга тиеш.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе барлык документларны, шул исәптән култамгаларның дөреслеген 10 көн дәвамында, ләкин 2019 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча тикшерергә тиеш.

- Кемнәрнең култамагалары куелганын белеп буламы?

- Башкортстан Республика­сының Үзәк сайлау комиссиясе кандидатны яклап култамгаларын куйган шәхесләрнең исемлеген күрсәтелгән исемлек бирелгәннән соң өч көн дәва­мында, ләкин 2019 елның 13 июленнән дә соңга калмыйча урындагы мәгълүмат чараларында бастырып чыгара яки Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштыра.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә һәм сайлау комиссиясе әгъзаларына уңышлар телим.

Светлана Ширяева язып алды.
Читайте нас: