Районда әледән-әле юл-транспорт вакыйгалары турында хәбәрләр килеп тора. Шуңа да ул мәсьәлә актуаль булып кала. Кырмыскалы районының дәүләт автоинспекциясе начальнигы, полиция подполковнигы М.Р.Габдрахманов белән әңгәмәбез район юлларындагы хәлләр, эчкән килеш руль артына утырган водительләр һәм скутерда йөрүче балалар турында.
– Марат Рәмил улы, агымдагы елда эчкән килеш транспорт чарасына идарә иткән ничә водитель җаваплылыкка тарттырылды?
– Чынлап та, эчкән водительләр безнең юлларда зур проблема булып тора. Алар үзләренең генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә хәвеф тудыра. Агымдагы елда гына эчкән килеш транспорт чарасына идарә иткән 100дән артык водитель җаваплылыкка тарттырылды. Аларның күбесе 1,5 елга водитель таныклыгыннан мәхрүм ителде, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Эчкән килеш руль артына утырган, өстәвенә, транспорт чарасына идарә итүгә хокук бирүче таныклыгы булмаган (12.8 статья) берничә очрак теркәлде. Андыйлар 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. Эчкән килеш транспортка идарә иткән җиде водитель яңадан эләгеп, җинаять җаваплылыгына тарттырылды.
– Эчкән килеш руль артына утырган кешеләр аларның гаебе белән килеп чыккан нәтиҗәләр турында уйламый да, күрәсең?
– Әйе. Зур күләмдә түгел, аз гына эчү дә организмга тискәре йогынты ясый һәм юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ул вакытта кеше үзен көчлерәк, кыюрак тоя башлый, ләкин чынында исә ул алай түгел. Еш кына бернинди гаебе булмаган, юл хәрәкәтен бозмаган кешеләр – балалар, ата-аналар эчкән водительләрдән каза күрәләр. Юлда бәлагә юлыкмас өчен “Эчкәнсең икән, юлга чыкма, руль артына утырма!” дигән кагыйдәне үтәсеннәр иде.
– Агымдагы елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар күп булдымы?
- Агымдагы елда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 4700 очрак теркәлде. Бу көненә якынча 25 очрак, дигән сүз. Аларның 15ендә каза күрүчеләр бар, 19 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, икесе һәлак булды.
– Статистика ни күрсәтә: үлем белән тәмамланган очраклар кимемиме?
– Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый юл-транспорт вакыйгалары кимеде, дип әйтә алам.
– Һәлакәтләр тагы нинди сәбәпләр буенча килеп чыга?
– Шоферларның игътибарсызлыгы, ашыгуы, кабалануы, каршы як юлга чыгулары да еш кына күңелсез нәтиҗәгә китерә. Һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркынычы бермә-бер арта. Юлда чокырлар барлыкка килгәндә,тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлаша. Шулай да, юл һәлакәтләре арасында иң күбесе – бәрелешү очраклары. Агымдагы елда гына шундый 6 юл-транспорт вакыйгасында кешеләр каза күрде. Водительләр сак булсыннар, ашыкмыйча, артык кумыйча йөресеннәр иде. Һәлакәткә очраган юлчыларга тап булсалар, ярдәм итәргә тырышсыннар. Өйдә безнең һәммәбезне якыннарыбыз көтеп торуын онытмасак иде.
– Сезнең мәгълүматлар буенча, кайсы урыннарда юл-транспорт вакыйгалары ешрак була?
– Шәйморатов авылы янына борылган урын аеруча хәвефле санала. Узган елда ике атна эчендә генә ике очрак теркәлде һәм икесендә дә водительләр һәлак булды.
– Тагын нинди юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлми?
– Балалар катнашлыгында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ешрак очрый башлады. Ата-аналары аларга квадроцикл, скутер сатып алалар, ләкин шлем кидермичә, үзеңне ничек тоту кирәклеген аңлатмыйча юлга чыгарып җибәрәләр. Һичшиксез, балаларыбызны яратабыз һәм аларга тик игелек кенә телибез. Барлык яхшы эшләрен һәм уңышларын бүләкләргә тырышабыз. Әмма, чыннан да, балага велосипед, скутер, мопед сатып алганда һәркем дә баласының Юл йөрү кагыйдәләрен беләме-юкмы икәнлеге турында уйламый.
Мототранспортка идарә итү авыр түгел һәм аңа һәркем, хәтта бала да өйрәнә ала. Ләкин юлда бу гына җитми әле. Балаларга вакытында юллардагы төрле хәлләрдә үзеңне тота белергә, сак булырга өйрәтергә дә кирәк.
Әти-әниләр ягыннан битарафлык күрсәтелә икән, юлларда балаларның хәвефсезлеген тик ЮХХДИ хезмәте көче белән генә тәэмин итеп булмый. Балагызга яше җитмичә транспорт сатып алырга ашыкмагыз. Кыйммәтле бүләк ясар алдыннан, баланың транспорт чарасына идарә итү тәҗрибәсе булмау аянычлы хәлгә китерергә мөмкинлеге турында уйлагыз. Юл хәрәкәте хәвефсезлегенә гамьсез караш бәясе - гомер икәнен онытмагыз. Балаларыгызның киләчәге турында уйлагыз, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклагыз!
- Марат Рәмил улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Милена Шәймәрдәнова әңгәмәләште.