Быел Ислам динендәге олы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете 11 августта, якшәмбе көнне билгеләнә. Бу уңайдан без районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталиповка мөрәҗәгать итеп, корбан чалуның хикмәтләре турында сөйләвен сорадык.
- Ирек хәзрәт, күрүебезчә, соңгы елларда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре безнең райондагы һәр мәчеттә зурлап билгеләнә, авылларда корбан чалучылар саны да артканнан арта бара.
- Корбан итү дигән төшенчә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “якынаю” дигәнне аңлата. Корбан чалу адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган йола санала. Шуңа да исән-сау, мөмкинлеге булган һәркем ел саен корбан чалырга тиеш.
Аллага шөкер, чынлап та, бездә хәзер ураза тотучылар да, корбан чалучылар да артып бара - бу бик куанычлы күренеш. Өч ел элек 7 кешегенә булса, ике ел элек егермегә якын, ә узган елда 30лап кеше мәчеттә корбан чалдырды. Корбан чалырга теләүчеләрнең саны арту һәм ветеринария таләпләренә ярашлы, быел корбан чалу өчен “Урман хуҗалыгы” идарәлеге артында элекке фермалар биләмәсендә махсус урын әзерләнә. Корбан чалырга теләк-нияте булганнар шунда барып, шунда ук сарык сатып алып чалдыра да ала.
- Корбан чалу һәркем өчен дә мәҗбүриме?
- Әгәр балигълык яшенә җиткән һәм мосафир булмаган мөселманның әйләнештә, бурычлар һәм чыгымнардан кала, тотылмый торган берникадәр акчасы бар икән, әйтик, сарык сатып алырлык, корбан чалу тиешле. Әгәр мондый мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк.
- Корбан кайчан чалына һәм корбанлыкны ничек итеп дөрес бүлергә?
Корбан бәйрәмнең беренче, икенче һәм өченче көннәрендә чалына. Шулай да, иң яхшырагы – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бәйрәм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлә чалу хупланмый. Корбанлык ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлеше мохтаҗларга, икенчесе туганнарга таратыла, өченче өлеше үзебезгә калдырыла. Кунак җыеп аш уздырган очракта, ике өлешен үзебезгә калдыру да дөрес. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирергә була.
- Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә, яки мохтаҗларга бирергә ярыймы?
- Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.
– Бүген халыкның тамагы тук, корбан итенә берәү дә мохтаҗ түгел, дип әйтүчеләр дә бар.
– Моның белән килешмим. Коръәни Кәримдә: “Чын мохтаҗ кешене, тышкы кыяфәтенә карагач, бай дип уйларсыз”, – диелә. Шуңа да башкалар фәкыйрьләр юк дип уйлый. Ә бит бүген күпме кешенең кыйммәтле препаратлар алырга мөмкинлеге юк. Дару алса, фатиры өчен түләргә акчасы калмый. Авыру балалар азмы? Корбан гаете безне “миннән дә түбән яшәүчеләр бар” дип уйландырырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Гомерең буе өскә карап кызыгып йөрсәң – фәкыйрь; аска карап гыйбрәт алсаң, бай булырсың”, – ди. Ягъни өстәгеләрне куып тота алмыйсың, ә үзеңнән түбәнрәкләрне күреп, минем тормышым шөкер, әнә ничек яшәүчеләр дә бар, дип уйлаячаксың. Аларның да хәлләрен аңлый белергә кирәк.
– Ә кем өчендер акча эшләү юлы... Ислам дине моңа ничек карый?
– Әйе, хәзер күпме фермерлар корбан чалырга дип ел буена сарык үстерә. Ул, әлбәттә, аларга күпме керем китерә. Ләкин бу очракта сәүдә – гыйбадәткә, гыйбадәт – сәүдәгә зыян китерергә тиеш түгел. Сәүдәдә тәртип булуы зарур, Ислам дине тыйганнардан чыгарга ярамый. Мәсәлән, малга бәя кую да зур урын алып тора. Ислам динендә бәя күләме базар икътисадына карый. Сата торган әйбер базарда 1-3 мең сум тора икән, син товарыңны бер мең сумнан ким итеп, ә өч мең сумнан арттырып сатарга тиеш түгел. Шушы кысаларга сыярга кирәк. Шулай ук шапырынырга, комсызланырга, кешеләрне рәнҗетергә, алдарга ярамый.
- Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?
- Һәркем савабын үлгән берәр туганына яки кадерле кешесенә багышлап корбан чала ала. Кеше дөньядан китеп баргач, аның исеменнән сәдака бирү, хаҗ кылу мөмкин булган кебек, корбан чалу да тыелмый. Әгәр үлгән кеше үз исеменә корбан чалуны исән чакта васыять итеп калдырган булса, бу корбанны бәйрәм көннәрендә чалырга кирәк. Андый хайванның итен, чалган кешенең үзенә ашарга ярамый. Тулаем сәдака итеп таратырга кирәк. Үлгән шәхеснең васыяте булмыйча, калган акчасыннан алып, чалынган корбан да, васыять нигезендә чалынган корбан кебек. Васыять яки нәзер булмаган очракта да, савабын үлеләргә багышлау нияте белән корбан чалу рөхсәт ителә. Андый корбанның Корбан бәйрәмендә чалынган башка хайваннардан бернинди аермасы юк.
– Кемдер бу язманы укыгач, корбан чалдырырга теләр. Ләкин вакыт бик аз кала. Андыйларга киңәшләрегез? Мәчет ягыннан ниндидер ярдәм күрсәтеләме?
- Әлбәттә. Ниндидер сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез. Мәчеткә килеп, яисә 8-965-647-32-85 телефоны буенча шалтыратсагыз, кулдан килгәнчә ярдәм итеп җибәрергә мин һәрвакыт әзермен.
- Ирек хәзрәт, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Якынлашып килгән бәйрәм белән Сезне!
- Аллаһның рәхмәтләре булып кайтсын. Форсаттан файдаланып мин дә район халкын изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм безнең һәрберебез өчен ярлыкау, иманыбызга тугры калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык бүләк итү мөмкинлеге бирә. Шушы изге бәйрәмдә Аллаһы Тәгалә барыбызга да гаилә бәхете, ил-көн тынычлыгы, үзара татулык, сәламәтлек,хезмәт уңышлары насыйп итсен.
Эльвира Ямалетдинова әңгәмәләште.
Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада еш куллана торган көндәлек догаларны сайладык.
Йокыдан уянгач укыла торган дога:
“Әлхәмдү лилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр”.
Тәрҗемәсе: “Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз”.
Балаларны бәла-казадан саклау өчен:
“Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин”.
Тәрҗемәсе: “Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын”.
“Әгүүзү билләәһил-гәзыыйм. Үә биүәҗеһиһил-кәриим.Үә сүлтааниһил-кадиим минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәәһ. Аллааһүммә-фтәх лии әбүәбә рахмәтик”.
Тәрҗемәсе: Ләгънәт шайтан явызлыгыннан Бөек Аллаһка, Аның изге мәрхәмәтлегенә һәм Аның мәңгелек хакимлегенә сыенам. Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, миңа Үзеңнең мәрхәмәтлелек ишегеңне ач!
“Бисмилләәһи үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлилләәһ. Аллааһүммә иннии әсъәлүкә миң фадлик. Аллааһүммә-гсыймнии минәш-шәйтаанир-раҗииим”.
Тәрҗемәсе: Аллаһ исеме белән сорыйм (Аллаһ илчесенә салаватыңны вә иминлек бир): Әй, Раббым, мин ихлас күңелдән Синнән мәрхәмәтлек сорыйм, әй, Раббым, мине ләгънәт шайтаннан сакла.
Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнгәндә яки шатлыклы хәлгә тарганда:
“Сүбехәәнәллааһ” – Аллаһка – дан!
“Аллааһү әкбәр” – Аллаһ – бөек! - дип әйтелә;
Һәр эшне башлар алдыннан:
“Бисмилләәһи” – Аллаһ исеме белән башлыйм! - дип әйтелә;
“Ләәә иләәһә илләллаааһ” – Аллаһтан башка иләһи зат юк! – дип әйтелә;
Аллаһ илчесе гәләйһиссәлләм әйткән: “Авырткан урыныңа кулыңны куеп 3 тапкыр “Бисмилләһ” – Аллаһ исеме белән, -дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:
“Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру”.
Тәрҗемәсе: Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!
(Татар дини календаре»нән алынды).
Хөрмәтле кырмыскалылар! Сезне Корбан гаете белән котлыйм!
Бу бәйрәм кешеләргә карата мәрхәмәтлелекне, рәхим-шәфкать, ярдәмчеллекне гәүдәләндерә. Тынычлык сөю, үзара тыныч-тату яшәү, якыннарың турында кайгырту – исламның чын кыйммәтләре.
Ислам динен тотучылар гасырлар дәвамында башка милләт һәм конфессия вәкилләре белән дуслыкта-татулыкта, ярдәмләшеп гомер итәләр, илебездәге тотрыклыкны саклауга, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар. Мондый нәтиҗәле эшчәнлек җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итәр, дип ышанам.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен. Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим!
А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.