Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
9 август 2019, 11:39

Уңышлар алга әйди

Физкультурниклар көне алдыннан район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлеге начальнигы Вадим Канбәков белән очрашып, спорт сөючеләрнең һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы алулары хакында сөйләштек.

Физкультурниклар көне алдыннан район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлеге начальнигы Вадим Канбәков белән очрашып, спорт сөючеләрнең һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы алулары хакында сөйләштек.

- Вадим Әхәт улы, спортчылар өчен ел уңышлы булганга ошый. Якташларыбыз җиңү артыннан җиңү яулый.

- Әйе, 2019 ел әле тә­мам­ланмаган, ләкин гомум нәтиҗә­ләр буенча аны районның спорт тарихында иң уңышлысы дип, ышанычлы әйтеп була. Шулай районның мини-лапта буенча җыелма командасы тәү тапкыр Русия чемпионатында көмеш медальгә лаек булды. Хоккей командасы да БР Авыл спорт уеннарының финал турнирында җиңү яулады. Башка спорт төрләре буенча да район спортчылары югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

- 2018 ел нәтиҗәләре буенча, безнең район Башкортстанның Авыл спорт уеннары спартакиадасында икенче урынга лаек булуы турында күпләр беләдер. Бу казанышларыгыз турында тулырак сөйләп китсәгез иде.

- Шуны да өстәп әйтәсе килә, укучылар спартакиадасында да без икенче урында. Болар, әлбәттә, зур казаныш. Ләкин шул ук вакытта без спортчылар­ның нәтиҗәләренә тыныч карыйбыз. Әлбәттә, җиңүчеләр сафында булу – зур куаныч, шул ук вакытта моның өчен тренерларга да, спортчыларга да күпме көч салырга туры килде.

- Спортның уен төрләре генә түгел, шәхси төрләре дә соңгы елларда үсеш алды.

- Әйе, чынлап та, республика һәм бөтенрусия күләмендәге ярышларда безнең спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Шулай, тренер Илнур Бикта­шевның тәрбияләнүчесе Марат Хәсәнов терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортчылар арасында үткәрелгән пауэрлифтинг буенча Русия чемпионатында икенче урын яулады. Бүгенге көндә ул - Русия җыелма командасы әгъзасы, Русия Кубогына әзерләнә. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Радик Сөләймановның тәрбияләнүче­ләре - Валерия Зонова, Солтан Алдакаев, Артем Кәримов һәм Азамат Гаделшин, Русия җыелма командасы составында чыгыш ясап, тхэквондо буенча Европа чемпионатында җиңүче һәм призер булдылар.

Артур Зөлкәрнәев көрәш буенча дөнья һәм Русия чемпионаты җиңүчесе, ә Рәдиф Акчурин - Русия чемпионаты призеры.

Спорт мәктәбе тренеры Ил­зи­нә Шафикова - җиңел атлетика буенча Башкортстан чемпионатында җиңү яулады, Вадим Сәлахетдинов шул ук ярышта өченче урын алды. Заһит Солтакаев, Аскар Ишбердин, Денис Хәсә­новлар­ның тәрбияләнүче­ләре дә төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.

- Килешерсез, спортчылар­ның бу уңышлары артында тре­нер­ларның осталыгы һәм тәҗрибәсе ята.

- Әлбәттә. Алар үз эшләрен яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Шуңа нәтиҗәсе дә озак көттерми. Бу уңайдан үзләренең хезмәте белән кызларны һәм малалайларны җиңүгә алып барган районның спорт мәктәбе тренерларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Волейбол буенча тренерлар Эдуард Солтанбәков, Анатолий Федоров, Олег Фролов, футбол буенча Равил Танцыкужин, Фәнис Габдуллин, Александр Якунин, Максим Киселев, өстәл теннисы буенча - Валерий Макаров һәм Наил Базарголов, баскетбол буенча – Айдар Бакиев, җиңел атлетика буенча – Илзинә Шафикова, лапта буенча – Илмир Шафиков, Руслан Байтимеров, Тимур Әбубәкиров­лар­ның хезмәте мактауга лаек. Әйткәндәй, әлеге вакытта Илмир армиядә – ЦСКА команда­сының спорт ротасында хезмәт итә. Моңа кадәр безнең егетләр­нең шунда хезмәт иткәне булмагандыр да әле.

“Сәламәт буын – көчле тө­бәк” республика проектын тормышка ашыруда катнашкан мәктәп директорлары, укытучыларга һәм спорт мәктәбе инструкторлары - Розалия Рәхмә­туллина һәм Марина Ягафаровага да рәхмәтлемен.

Административ-техник хез­мәт­кәр­ләр дә кыз-егетләрнең уңышларына үз өлешен кертә. Соңгы елларда эшнең техник ягына, документлар белән эш итүгә дә зур игътибар бирелә. Биредә Наил Базарголов, Рөстәм Әминев, Зәлия Касыймованы билеләп үтәсем килә. Балалар һәм үсмерләр мәктәбенең физик культура комплексындагы уңай­лылык өчен Ирек Назыйров, Флюз Әюпов, Ришат Яппаров, Динар Тимерҗанов, Гаяз Мөхә­мәтов, Филорет Бәкиров, Гөл­синә Гыйбадуллина, Гүзәлия Шәяхмәтова, Әлфия Фәйзул­лина, Наилә Нургалиева, Мәү­җи­дә Вахитова, шулай ук води­тельләр - Илья Кириллов һәм Анатолий Кириловка рәхмәт җиткерәсе килә.

Балалар һәм үсмерләр мәктә­бе директоры Руслан Хәйретди­нов җитәкчелегендәге ГТО үзәге турында да әйтеп үтми мөмкин түгел – ул республикада иң яхшыларның берсе.

Үзләренең хезмәтләре белән балаларда кечкенәдән спортка сөю тәрбияләгән һәм җиңүләргә этәргеч биргән физик культура укытучыларына, яшь спортчыларны җиңүләргә дәртләндереп торган физик культура хәрәкәте ветераннарына, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырган авыл биләмәләре башлыкларына, мәктәп директорларына һәм безнең ирекле ярдәмчеләребезгә чиксез рәхмә­темне белдерәсем килә.

Соңгы елларда без М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физик культура факультеты һәм «Арслан» спорт клубы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Физик культура факультеты деканы Александр Костарев һәм спорт клубы директоры Светлана Никитинага да аерым рәхмәт җиткерәсе килә. БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы да безгә төрле яклап ярдәм күрсәтә, бу уңайдан бүлек мөдире Дмитрий Гладких һәм әйдәүче советник Ринат Дәүләтовка рәхмәт сүзләре юллыйм.

Байтак кешеләргә җылы сүзләр әйтәсе килә. Район җитәкчесе Альфир Сабиров, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева, мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнара Әминева һәм барлык ярышларда катнашырга һәм аларны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән барлык хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтлемен.

Райондагы оешмалар, эшкуарлар да ярдәменнән ташламый. Бу уңайдан Кырмыскалы линия-производство идарәлеге, район кулланучылар җәмгыяте, «Ихлас» сәүдә үзәге, «Электродвор» кибете, «Уралпро­филь», «Дэлекса», «УралХимСервис» җәмгыятьләре, шәхси эшкуарны рәхмәт сүзләре белән генә телгә алам.

Агымдагы елда Наил Базарголов - БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы, Руслан Хәйртдинов, Вадим Шинов, Тимур Әбүбә­киров – Рәхмәт хатлары, Олег Фролов һәм Валерий Макаров – муниципаль район Советы Мактау грамотасы, байтак тренерлар, физик культура укытучылары, спортчылар район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез, нинди юнәлештә эш алып барачаксыз?

- Хәзерге вакытта без Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе белгечләре белән берлектә балалар һәм үсмерләр спортына зур игътибар юнәлтергә тырышабыз. Элегрәк балалар алдында ничек булса да җиңәргә дигән максат куйсак, хәзер исә балаларны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, патриотик тәрбия бирү, белемгә һәм яңалыкка омтылу - өстенлек итә.

Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.
Иртәгә – Физкультурниклар көне

Яңадан-яңа җиңүләргә

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура хезмәткәрләре һәм спорт сөючеләр! Сезне Физкультурниклар көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Максатка юнәлешле дәүләт ярдәме белән физкультура һәм спорт хәрәкәте республикада һәм безнең районда ел саен популярлык яулый, ә сәламәт тормыш рәвеше абруйлы санала. Безнең районда ялны файдалы итеп үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган – физкультура-спорт комплекслары, спорт заллары һәм мәйданчыклары, хоккей тартмалары эшли. Спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышка ирешә.

Барлык спортчыларга һәм физкультура-спорт хәрәкәтен оештыручыларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, яңадан-яңа җиңүләр, югары күрсәткечләр һәм туган районыбыз хакына хезмәтләрендә уңышлар телим.

А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: