2019 елның 8 сентябрендә Русия Федерациясе территориясендә Бердәм тавыш бирү көне үткәрелә. Бу көнне без Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаячакбыз. Районда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына да сайлаулар үтәчәк. Бу сайлауларның үзенчәлеге нидә, алар ничек үтәчәк, безнең районда Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек ничек бара? Бу сорауларга муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Әнвәр кызы Әхмәрова җавап бирә.
- Зөлфия Әнвәр кызы, сентябрьдәге сайлаулар ничек үткәреләчәк, үзгәрешләр бармы?
- Агымдагы елның төп сәяси вакыйгасы – Башкортстан Башлыгын сайлаудан тыш, районда 16 авыл биләмәсе Советына депутатлар да сайлаячакбыз.
Сайлауга әзерлек июнь аеннан башланды, дисәң дә була, бу вакыттан башлап бүгенге көнгәчә территориаль сайлау комиссиясе сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрүгә бәйле 500дән артык карар кабул итте. Сайлау участокларының чикләрен аныклау, комиссияләрне кадрлар белән тәэмин итү, тавыш бирү өчен биналар әзерләү кебек байтак эшләр башкарылды.
Барлыгы 49 сайлау участогы эшләячәк. Алар турында мәгълүмат БРның Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “Үзеңнең участогыңны тап” бүлегендә урнаштырылган.
Сайлауларны үткәргәндә закончалыкны тәэмин итү, гражданнарның сайлау хокукларын яклау һәм гарантияләү – сайлау комиссияләренең эшендә иң мөһиме булып тора. Сайлауны оештыручы, сайлау кампаниясендә катнашучы һәркем законга ярашлы эшләргә тиеш.
Яңалыклар арасында Башкортстан Республикасының Сайлаулар турында кодексындагы вакытка кагылышлы үзгәреш турында әйтеп үтәргә мөмкин – хәзер тавыш бирү 2 сәгатькә озайтылды. Яңа законга ярашлы, Башкортстан Республикасы территориясендә тавыш бирү иртәнге 7дән кичке 21 сәгатькә кадәр барачак.
Көндезге бүлектә белем алучы һәм килгән урын буенча (гомумторакта) теркәлгән сайлаучылар турында уку йорты җитәкчелегеннән белешмә алу таләп ителми. Студентлар өчен хәзер “Мобиль сайлаучы” эшли, алар тавыш кайда бирәчәкләрен алдан хәл итәргә тиеш.
Хәзер төбәк сайлауларда да, 2018 елда Русия Президентын сайлагандагы кебек, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Җәмәгать палаталары күзәтүчеләре катнашачак.
Санлы сайлау участоклары булдыру һәм дистанцион рәвештә электрон тавыш бирүне оештырудагы яңалыкларга аерым тукталып үтәсе килә. Санлы сайлау участоклары – “Мобиль сайлаучы” механизмын үстерүдә чираттагы адым. Мәскәүнең 30 сайлау участогы тәҗрибә мәйданчыгы буларак сайланды.
Анда бу көнне Мәскәү шәһәрендә булган сайлаучылар Башкортстан Республикасы Башлыгы өчен дә тавыш бирә алачак. Санлы сайлау участогында алдан тавыш биреп тә була, моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тиешле гариза бирергә генә кирәк. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшыру вакыты – 2019 елның 24 июленнән 4 сентябренә 24.00 сәгатькә кадәр.
Дистанцион рәвештә электрон тавыш бирү буенча икенче тәҗрибә мәйданчыгы - Мәскәү халкы өчен генә. Бу яңалык кайбер физик мөмкинлекләре чикле булган һәм сайлау участокларына килә алмаган гражданнар өчен уңайлы. Бу уңайдан анда экспериментта катнашачак өч бер мандатлы сайлау округы билгеләнде. Бу округларга караган сайлаучылар 2019 елның 8 сентябрендә участокка килми генә, дистанцион рәвештә тавыш бирә ала.
Бердәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләренең йомгаклау протоколларын махсус программа ярдәмендә электрон төрдә әзерләү технологиясе кулланылачак. Протоколны бастырып чыгарганда аңа махсус код (QR-код) бирелә.
Гражданнарга сайлау хокукларын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудыруны тәэмин итүгә юнәлтелгән башка үзгәрешләр дә бар.
- Муниципаль сайлау кампаниясе әле нинди чорда?
- Кандидатларны теркәү тәмамланды. Үзләренең кандидатларын “Бердәм Русия” (136 кандидат), Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясе (45), “Русия патриотлары” (42), “Гадел Русия” (36), Русиянең Либераль-демократик партиясе (22), “Яшелләр” Русиянең экология партиясе” (2), “Русия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе” (1), Русиянең Берләшкән Хезмәт Фронты (1) сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре күрсәтте. 67 кандидат үзен үзе күрсәтте. Территориаль сайлау комиссиясе депутатлыкка 346 кандидатны теркәде; 6 кандидатны теркәүдән баш тартты.
Территориаль сайлау комиссиясенә кандидатның сайлау кампаниясендә башкача катнашмавы турында гаризалар килү сәбәпле, 11 кандидатның теркәве юкка чыгарылды.
Депутатлыкка кандидатлар арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосы, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәүдә өлкәләре хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар бар. 35 яшькәчә булган яшь буын вәкилләре дә катнаша.
Теркәлгән кандидатлар исемлеге, аларны теркәү турында карарлар белән муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында “Территориаль сайлау комиссиясе” бүлегендә танышырга мөмкин.
Сайлауларга әзерлек барышында районның сайлау комиссиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту. Узган атнада участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуның беренче этабы тәмамланды – күчмә семинарлар – зоналар буенча киңәшмәләр оештырылды. Әлеге вакытта участок комиссияләре составының резервы булдырылды.
- Республикада “Мобиль сайлаучы” технологиясе кулланыда, дидегез. Бу хакта тулырак сөйләп китмәссезме?
- Сайлау көнендә яшәгән урыннарыннан читтә булган гражданнар өчен республика дәрәҗәсендә “Мобиль сайлаучы” технологиясе кулланылачак. Әгәр сайлаучы тавыш бирү көнендә яшәү урыны буенча түгел, ә отпускта яисә командировкада булачагын белә икән, бернинди проблемасыз килгән урыны буенча тавыш бирә алачак. “Мобиль сайлаучы” технологиясе белән файдалануның өч юлы бар. Беренчесе – Күпфункцияле үзәккә (Кырмыскалы авылы, Ходайбирдин урамы, 10) килү. Икенче юлы – Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү. Моны агымдагы елның 4 сентябренә кадәр башкарып була. Барлык очракта да үзегез өчен уңайлырагын сайларга кирәк. Һәм өченчесе – территориаль сайлау комиссиясенә (Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 23) килү. Участок сайлау комиссияләрендә гаризалар 28 августтан кабул ителә башлый.
Гаризаны сайлау кампаниясе барышында бер тапкыр гына биреп була. Берничә гариза тапшырганда, аның беренчесе генә исәпкә алына. Үзегез белән бердәнбер документ – паспорт булу гына мөһим.
Районыбыз сайлаучылары 8 сентябрь көнне үзләренә уңайлы урында тавыш бирү өчен бу мөмкинлектән файдаланып калыр, дип ышанасы килә
Әлбәттә, төп шарт – сайлаучының Башкортстан территориясендә булуы. Әгәр дә ул республикадан читкә китә икән, мондый гаризаның кирәге юк.
- Ә кемнәр алдан тавыш бирә ала?
- Муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирү участок сайлау комиссиясе бинасында 10 көн алдан, ягъни 2019 елның 28 августыннан 7 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Ниндидер сәбәп буенча 8 сентябрьдә урындагы сайлауларда катнаша алмаган сайлаучы алдан тавыш бирә ала. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин – отпуск, эш яки уку графигы туры килми, командировка... Әйткәндәй, бу сәбәпләр Сайлаулар турында кодекста күрсәтелгән.
- Моның өчен аерым вакыт билгеләнгәнме?
- Эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00га кадәр, ә ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00га кадәр алдан тавыш биреп була. Алдан тавыш бирү чорында сайлау комиссияләре сайлаучыларга көненә 4 сәгатьтән ким булмаган вакытта тавыш бирү мөмкинлеге бирергә тиеш. Без шундый мөмкинлек бирәбез.
- Һәм соңгы сорау – райондагы сайлаучыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
- Иң мөһиме – битараф булмаска. Сайлау хокукы белән файдаланып, лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә.
Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.