- Мидхәт Гандәлиф улы, Сезнең байтак еллар дәвамында иртән кулыгызга йә көрәк, йә булмаса, сәнәк тотып йөгерүегез турында ишеткәнем бар. Бу эш кораллары сезне саклау чарасымы? Моның сере нәрсәдә?
- 30 еллап элек иртән бөтен халык татлы йоклаганда мин йөгерергә дип тышка чыктым. Ә анда буран котыра, бернәрсә күренми. Бераз баргач, этләр өеренә тап булдым. Чәчләрем үрә торды - алар ырылдый, улый. Мин кычкырып та, сызгырып та карыйм, моңа игътибар да итмиләр. Бәхеткә, йөк машинасы килеп чыгып, водителе этләрне куып җибәрде. Шул хәлдән соң аларны куркыту өчен әйбер алып чыгар булдым.
Аягыма спидометр куелмаган
- Йөгерү белән күптән шөгыльләнәсезме?
- Тәнәфес ясап, туктап торган чакларыгыз булдымы?
- Коеп яңгыр ява, буран яки түзеп булмаслык суык булса да, йөгерүемне туктатканым юк. Хәтта кунакта, командировкада чакта яки шифаханәдә ял иткәндә дә йөгерәм. Мәскәү һәм Свердловскта квалификацияне күтәрү курсларына барганда 14 – 16 катлы гомумторак коридорлары буйлап йөгерә идем.
“Уфа – Казан” маршруты буйлап круизга чыкканда теплохоз палубасы буйлап яңа чыгып килгән кояш нурлары астында йөгергән идем.
- 60 елдан артык гомер эчендә күпме ара үткәнегезне санап караганыгыз булдымы?
- Юк. Кызганычка каршы, аягыма спидометр куелмаган (елмая). Аларны бергә кушсаң, җирдән айга кадәр ара булыр иде, валлаһи.
“Батам, батам – коткарыгыз!”
- Йөгерүдән башка тагы нинди спорт төре белән шөгыльләнәсез?
- Бу сорауга җавап бирү өчен бала һәм үсмер чагыма зур булмаган сәяхәт кылып алыйк.
Ничек йөзәргә өйрәнгәнем хәтердә калган. Фәнил абыем мине һәрвакыт үзе белән Бозаяз елгасына ияртеп бара иде. Ул вакытта аның суы тирән генә. Иптәш малайлар рәхәтләнеп су керә, ә мин төшәргә куркып, яр буенда басып тора бирәм. Шулвакыт абыем мине күтәреп, суга төшерә. Мин куркам, үзем чәбәләнәм, елыйм, “батам, батам – коткарыгыз!” – дип кычкырам. Ә иптәшләрем ярдәм итү урынына, миннән көләләр генә. Әкренләп куркуым бетте, йөзәргә өйрәндем. Көн бераз эссертү белән су буена чабабыз. Тәмам арып, ачыкканчы, калтырый башлаганчы су коенабыз.
Ул гына да түгел. Яр буена чыкканда күлмәк-чалбарлардан “каз боты” ясап китәләр. Еларга да, көлергә дә белмәссең. Иптәшләр эчләре катып көлә. Ә син тыгыз итеп бәйләнгән төенне чишә алмый интегеп бетәсең.
Бераз үсә торгач, Атҗитәр күленә ияләштек. Күлнең суы чиста, үтә күренә. Өстенә меңьяшәр имәннәр, сыгылмалы таллар һәм гүзәл юкә агачлары башларын игән. Һавага төрле үләннәрнең, чәчкәләрнең хуш исләре таралган. Әниләр безне: “Бармагыз, анда дию пәриләре бар, алып китүе бар” – дип куркытсалар да, безне туктата алмыйлар иде.
Дөресен әйткәндә, оста йөзәм, дип әйтә алмыйм. Ләкин иксез-чиксез Агыйдел, ярсып аккан Инҗәр, тыныч Кызылга елгаларын йөзеп чыга алам.
Санлы технология белән “коралланып”
- Бала һәм үсмер чакта колач җитмәслекне яулыйсы киләдер?
- Нәкъ шулай. Иптәш малайлар белән үзебез ат кылыннан ясаган туп тибә, тимераякта йөри, зур таудан выжлатып чаңгыда шуып төшә идек. Хәзер аларны искә алырга гына калды.
- Белүемчә, Сез әле дә чаңгыдан аерылмыйсыз?
- Әйе, җиргә кар төшү белән чаңгымны элеп бакчага чыгам.
- Әйе. Бакчабыз зур безнең. Һава торышы нинди булуга карамастан, 60-70әр тапкыр урап чыгам.
- Һәр көн иртән физзарядка да ясыйсыз, диләр.
- Дөрес әйтәләр. Тәүдә йөгереп керәм, соңыннан физзарядка ясыйм. Әйткәндәй, мин күптән санлы технологияләр кулланам (елмая).
- Чаңгыда - 60-70 тапкыр урыйм, 30-40 тапкыр күнекмә ясыйм.
- Килешерсез, спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү кайчакта күңелсез тәмамланырга мөмкин.
- Андый күңелсезлек мине дә урап үтмәде. Балачакта үзем ясаган тимеракта шуганда егылып, һушымны югалтканмын, мием селкенгән, нәтиҗәдә, күзләрем начар күрә башлады.
Редакциядә эшли башлаган тәүге елым да хәтердә ныклы уелып калган. Чираттагы тапкыр йөгергәндә нык кына барып төштем. Табиблар җитди диагноз куйды – үпкәгә су җыелган. Бәхеткә, ул җайлап төзәлде. Волейбол уйнаганда битемә туп тиде, күзлегем ватылып, пыяласы битемне яралады.
- Спортлы елларыгыз нинди казанышлар белән билгеләнде?
- Бернинди дә! Рекордлар куймадым, призер булмадым, ярышларда катнашмадым. Физкультура һәм спорт белән үземнең күңел таләбем буенча гына шөгыльләндем. Аның иҗади эшчәнлегемдә дә ярдәме тиде.
Башлангычларны дәвам итеп
- Элекке еллардагы гәзитләрне актарып утырганда, спорт һәм физкультура, сәламәт тормыш алып бару беркайчан да гәзит битеннән төшмәгәне күренә.
- Яңача караш сизелә (елмая). 70-80нче елларда спорт һәм физкультурага бик игътибар бирелми иде. Безгә Уфа – Белорет тимер юлы магистрале төзүче СМП-340 оешмасыннан эшче хәбәрче килгәч, бу проблема хәл ителде, дисәң дә була. Усман Ямгуров гәзиткә “Стартка” дигән рубрика кертергә кирәк, дигән идея кертте һәм үзе моңа ныклап тотынды. Ул әзерләгән “Стартка” битен гәзит укучылар җылы кабул итте. Чөнки биредә партия, совет, профсоюз, комсомол, спорт оешмалары, хезмәт коллективлары, мәгариф, медицина учреждениеләренең сәламәт тормышны, спорт һәм физкультураны пропагандалау эшчәнлекләре чагылдырылды. Шул ук вакытта проблемалы язмалар, репортажлар, очерклар, мәгълүматлар, рейдлар һәм хезмәт алдынгылары турында мәкаләләр урын алды.
Төп игътибар спорт һәм физкультура энтузиастларының казанышларына бирелде. Аларның саны артканнан-арта барды. Асылда, чаңгы буенча параолимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин, республиканың тугыз спорт төре буенча чемпионы Әнвәр Ямалов, спорт чаралары оештыручы педагоглар – Фәнил Котлыяров, Александр Адамович, Марат Әбүбәкиров зур популярлык яулады. Исемнәре аталмаганнар мине гафу итсеннәр.
- Ишетүемчә, редакция үзе дә спорт ярышларының инициаторы һәм оештыручысы булган?
- “Хезмәт даны” гәзите призына җиңел атлетика кроссын оештыру изге йолага әверелде. Ул 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Совет халкының Җиңүенә һәм Совет матбугаты көненә дә багышланып үткәрелде.
Әлбәттә, анда катнашырга бик күпләр теләк белдерде, җиңүчеләргә кубоклар, Диплом, Мактау грамоталары, бүләккә – сувенирлар тапшырыла иде. Соңыннан бу чара гәзит битләрендә яктыртыла килде.
Бервакыт велосипедта узышу буенча кросс та оештырган идек. Әйткәндәй, ул уңышлы үтте. Буйлов җитәкчелегендәге Илтирәк спортчылары җиңү яулаганы исемдә.
Изге башлангыч тукталды. Кызганыч!
- Усман Ямгуровның язмышы ничек килеп чыкты?
- Берничә ел бездә эшләгәннән соң, ул республиканың киң мәгълүмат чарасына - радиога, гәзиткә күчте, “Совет спорты” гәзите белән хезмәттәшлек итте. Башкортстанның спорт гәзитен мөхәррире булды. “СССР, Русиянең атказанган спорт мастерлары һәм аларның нәсыйхәтчеләре” китабының авторы булды. Кыскасы, спортны пропагандалауда Усман Гали улының өлеше зур.
- Мидхәт Гандәлиф улы, үзләре өчен булса да спорт белән шөгыльләнергә теләмәүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Бернәрсәне дә көчләп эшләтеп булмый. Биредә, һичшиксез, теләк һәм көчле рух кирәк. Иренмәсәң, уңыш мотлак елмаячак.
Сүз азагында шуны әйтер идем: әледән-әле спорт һәм физкультура темасы гәзит битләрендә яктыртылып килә. Киләчәктә дә шул юлдан тайпылмагыз!
- Әңгәмәгез өчен Сезгә рәхмәт.