Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
11 гыйнвар 2020, 13:30

Кулында - һәрвакыт каләм, күңелендә - иҗат ялкыны

РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Ринат Шәйбәков Мидхәт Гандәлиф улы Рәҗәповның 80 яшьлек юбилее алдыннан иҗади һәм тормыш юлындагы серләрен ачыкларга тырышты.

Тормыш сынауларына каршы
Аллаһ яраткан бәндәсен сынауларга дучар итә, диләр. Мидхәт Рәҗәповның тормыш юлында алар җитәрлек була. 27 яшьлек әтисе совет-фин сугышында һәлак булганда аңа нибары 40 көн була. Өч яшендә ана назыннан да мәхрүм кала - әнисен хезмәт фронтына алалар. Сабый әбиләре һәм абыйсының карамагында торып кала. Дистә елдан соң язмышы Мидхәткә янә сынау җибәрә. 18 яшьлек үсмер егеткә автомобиль һәлакәтеннән соң фани дөньядан китеп барган 39 яшьлек әнисен җирләргә туры килә.
Агымдагы елда безнең район басмасына 90 ел тула. 60 ел дәвамында Мидхәт Гандәлиф улы аның ышанычлы һәм тугры дусты, елъязмачысы булып кала. Аның барлык гомере шул оешма, шул ук бина белән бәйле. Ә бит аңа комсомол район комитетының беренче секретаре, партия район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, партия район комитетының идеология бүлеге секретаре, Матбугат министрлыгының юридик бүлеге начальнигы, Ярмәкәй район гәзите мөхәррире, радио һәм телевидение хезмәткәре кебек вазыйфаларны тәкъдим итәләр.
30 елга якын район гәзитенең мөхәррире вазыйфасын башкара. Безнең басма өчен ул рекорд дисәң дә була. 24 яшендә районда тәүгеләрдән булып СССР Журналистлар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. Ул җитәкләгән коллектив район гәзитләре редакцияләре арасында тәүгеләрдән булып компьютер технологиясен, верстка һәм нәшер итүне үзләштерә.
Тагы бер мәлне атап үтәргә кирәк – ул җитәкчелек иткән чорда гәзит тиражы 10 мең экземплярга кадәр җитә. Гәзит берничә тапкыр республика һәм төбәкара күләмендә лауреат һәм призер дип таныла. Редакция тәҗрибә туплау мәктәбенә әверелә. Алар турында республика басмаларында, брошюраларда языла, тәҗрибә партия Өлкә комитеты курсларында өйрәнелә.
Мидхәт Гандәлиф улының иҗатта һәм җәмәгатьтәге уңышлы эшчәнлеге лаеклы бәһалана. Район журналистлары арасында аңа 38 яшендә тәүгеләрдән булып БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелә. ВЛКСМ Үзәк комитеты, ВЦСПС, ФНПР, Матбугат министрлыгы, Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул Фәнил Әсәнов, Канзафар Усаев, Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты, Кырмыскалы районының Почетлы гражданины, бик күп медальләр, шул исәптән Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медале иясе.
Ул 43 ел мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасына җитәкчелек итте. Баксаң, бу республика һәм Русиядә бердәнбер очрак икән.
Мидхәт Рәҗәпов - 11 китап, йөзләгән очерк, юмореска, публицистик мәкаләләр, документаль повестьлар, сатирик хикәяләр авторы. “Советлар һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү. Компетенция: аны тормышка ашыруның формалары һәм ысуллары” һәм “Вәкаләтле һәм табигый демократия институтлары һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне үстерү юллары” (Башкортстан материаллары буенча) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый. Гомумән, безнең нәсыйхәтчебез бүген дә иҗади өлкәдә һәм җәмәгатьчелек эшендә кайнап яши.
Әңгәмәне тулысынча "Үзән" гәзитенең 10 гыйнварда чыккан №2-3 санында укыгыз.
Читайте нас: