- Галинур Гаяз улы, райондагы эпизоотик хәл турында сөйләп үтсәгез иде.
- Ветеринария станциясе коллективының бердәм эшләве аркасында бүгенге көндә без малларда лейкоз, бруцеллез, туберкулез һәм башка куркыныч авырулар буенча имин районнарның берсе.
- Соңгы вакытта малларны урамда машинадан сатып йөрүчеләрдән алу очраклары ешайды.
- Гадәттә, авылга “Газель” машинасы белән килеп, ике-өч айлык бозауларны яңа туган дип сатып йөриләр. Колакларындагы биркаларын кисеп алулары сәбәпле, бу бозауларның кайчан тууы турында һәм башка мәгълүмат белеп булмый. Бу малларның нинди шартларда яшәве, тиешенчә ашау-эчүе, яңа хуҗаларына ничек килеп эләгүе дә билгеле түгел. Шул вакытта аларның яңа хуҗаларында проблемалар килеп туа: бозаулар ашамый, әкрен үсәләр, авырлык җыймыйлар, ә кайберләре хәтта үлә. Икенчедән, еш кына район ветеринария станциясе хезмәткәрләренә хәбәр итмичә, башка районнардан һәм төбәкләрдән мал сатып алалар.
Ел башыннан район биләмәсендә өч баш эре малда лейкоз авыруы теркәлде.
Ачыклануынча, бу малларны хуҗалары бернинди ветеринария документларсыз чит районнардан алып кайткан. Мал сатып алганда ветеринария закончалыгы таләпләре бозылган очракта, районга ящур, себер язвасы, бруцеллез, туберкулез кебек кешегә дә, малга да куркыныч авырулар күчәргә мөмкин. Бу таләпләрне үтәмәүчеләр өчен административ кына түгел, җинаять җаваплылыгы да каралган. Шуңа күрә малларны ветеринария станциясенең рөхсәте һәм тиешле документлар белән генә сатып алырга кирәк.
- 2020 елның 1 гыйнварыннан “Мал асраганда җаваплылык” законы үз көченә керде. Моның өчен нинди таләпләр үтәлүе мотлак?
- Хуҗасы малны тиешенчә тәрбияләргә, вакытында ветеринария ярдәме күрсәтергә, профилактик прививкалар ясатырга тиеш. Шулай ук артык мал кирәкмәгәндә, аларның үрчүен чикләү буенча чарлар күрү мөһим. Чөнки хуҗасыз эт һәм песиләрнең саны артканнан-арта бара.
- Йортта яки фатирда ничә терлек асрарга мөмкин?
- Бу уңайдан анык кына җавап юк. Ләкин “Маллар асраганда җаваплылык” Федераль законында: “Хуҗасының терлек асрау өчен ветеринария нормалары һәм кагыйдәләренә җавап биргән шартлар булдыруы, санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативларны үтәве шарт” – дип әйтелгән.
- Этне борынчаксыз һәм муенчаксыз йөретергә мөмкинме?
- Этне борынчаксыз яки муенчаксыз хуҗасының ихатасында гына йөретергә мөмкин. Әгәр ихатада эт асрала икән, капкада тиешенчә язу булырга тиеш.
Хуҗалар этләрне һәм песиләрне балалар мәйданчыклары, кибет, ашханә һәм башка җәмәгать урыннарына кертмәскә тиеш. Шулай ук хайваннарның баскыч мәйданчыклары, подвал һәм торак, урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарын пычратуга юл куймаска тиеш.
- Хуҗасыз йөрегән маллар проблемасы ничек хәл ителә?
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге закон хуҗасыз эт һәм песиләрне үтерүне тыя. Хәзер физик газапларга дучар булган авыру малларны гына “йоклатырга” мөмкин. Кешеләргә куркыныч тудыручы терлекләр приютка тапшырылырга тиеш.
- Этләргә тамга салу турында җентекләбрәк аңлатып китсәгез иде?
- Агымдагы елдан башлап Кырмыскалы ветеринария станциясе белгечләре тарафыннан тамга салу эшләре – этләрнең колакларына биркалар, хуҗасының теләге белән электрон чиплар кую эшләре башланды. Барлык терлекләрнең яше, токымы, кушаматы, вакцинация турында барлык мәгълүмат “Регагро” терлекләрнең исәбен алу системасына кертелә. Терлекләрне тамгалау – аларны асраганда җаваплылыкны арттыруның тагы бер ысулы.
Терлек сатып алганда хуҗалары нинди җаваплылык өстәлүе турында аңларга тиеш. Дүрт аяклылар алыр алдыннан һәрберебез аларны асрау кагыйдәләре белән танышырга, тиешле шартлар тудырырга тиеш. Әгәр ул аңардан котылырга теләсә, бу турыда тиешле урынга хәбәр итәргә яки стерилизация ясатырга бурычлы. Ләкин урамга чыгарып җибәрергә һич ярамый.
- Галинур Гаяз улы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Марина Викторова язып алды.