Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
25 Май 2020, 11:58

Көнкүреш калдыклары проблема тудырмасын иде

Муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Валерий Иванович Волик белән әңгәмә.

- Валерий Иванович, яңа форматка күчкәннән соң, чүп-чар чыгару белән шөгыль­ләнүче төбәк операторының эшен ничек бәһалыйсыз?
- Яңа чүп-чар реформасына күчү – заман таләп иткән катлаулы процесс. Ул безнең районга һәм төбәккә генә кагылмый. Русия буенча халыкта да, төбәк операторында да бик күп сораулар туа. Районның төбәк операторы авылларда каты көн­күреш калдыкларын җыю буенча маршрут графикларын үти. Шулай булуга карамастан, контейнер мәйдан­чык­ларында чүп-чар өеме бар­лыкка килә. Каты көн­кү­реш калдыклары өчен тәгаен­ләнгән контейнерларның ки­сел­гән агач ботаклары, көн­күреш калдыклары, ихатадан җыелган тирес, төзелеш калдыклары, машина тәгәрмәч­ләре белән шыгрым тулы булуы да төбәк операто­ры­ның эшен катлаулата. Өстә­венә, капчыктагы чүпне кошлар, этләр һәм песиләр дә тишкәләп туздыра. Мондый закон бозучыларны тоту өчен һәр контейнер янында сакчы да куеп булмый.
- Контейнерлар торган мәйдан­чык­лар чиста булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Контейнерга без нинди чүп ташларга тиеш?
- Чүп контейнерлары макулатура, пыяла, өс һәм аяк киемнәре һәм пластик кебек көндәлек тормышта кулланган коммуналь калдыклар өчен тәгаен­ләнгән. Ә контейнерга агач ботаклары, бакча чүпләре, тирес һәм төзелеш калдыклары ташларга һич кенә дә ярамый. Шулай ук тәгәрмәч, бампер, лак, буяу кебек автомобильләрнең ал­маш частьларын салырга да кирәкми.
- Валерий Иванович, ихаталарда коры үлән һәм агач ботакларын яндыру тыела. Контейнергада ташларга, яндырырга да ярамаган чүп­ләрне нишләтергә соң?
- Үсемлекләрне һәм төзелештән калган чүпләрне хуҗалары төяп үзләре түгәргә тиеш. Алар каты көнкүреш калдыкларына керми. 89нчы санлы “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” Федераль законга ярашлы, төзелеш калдыклары зур габаритлы калдыкка керә. Үсем­лек, асылда, тамыразык са­бак­лары һәм яшелчәләрдән калган башка калдыклар “Кал­дыкларның федераль клас­сификация катало­гы”­на кертелмәгән. Шуның өчен санап үтелгән калдыкларны түгү өчен төбәк операторы яки мондый калдыклары җыю өчен рөхсәт документы булган башка оешма белән аерым килешү төзергә кирәк.
Федераль законга яраш­лы, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче төбәк операторларының 4 һәм 5нче класска караган хәвефле калдыкларны җыюдан баш тартырга хокукы бар. Шулай ук торак закончалыгы чик­ләрендә, чүп бакларына батарея, терекөмеш кебек хә­вефле калдыкларны ташлау катгый тыела. Бер батарея, дүрт квадрат метр җирне зарарлый. Искергән люминисцент лампалар, терекөмеш тер­мометрлары да әйләнә-тирәгә зур зыян китерә, ха­лык моны аңласын иде. Закон бозучыларга җитди штраф яный.
- Мондый калдыкларны урнаштыруга килешү төзү өчен кырмыскалылар кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итә ала?
- Район халкы бу хезмәт белән файдалану өчен 8 (347) 298-22-73 телефоны буенча “АвтоСпецТранс” җәмгыяте компаниясенә заявка бирә ала. Шулай ук төбәк опе­ра­торының эшчәнлек мәсь­әләләре буенча 8-800-347-8003 “Кайнар элем­тә” номерына мөрә­җәгать итәргә мөмкин. Тул­ган контейнерларны яки за­кон бозучыларны фотога төшереп, WhatsAppтагы 8-986-704-40-88 номерына җибәрергә кирәк.
- Валерий Иванович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.
Читайте нас: