- Вадим Әсхәт улы, район власте һәм эшкуарлар үзара ничек эш итә?
- Без районның эшкуарлар җәмгыяте вәкилләре, шулай ук булачак инвесторлар белән күп аралашабыз. Эшкуарларның хокукларын яклау буенча уполномоченный ярдәмчесе Айдар Әрдәширов та килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә тырыша.
Район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров катнашлыгында әледән-әле “Эшкуарлар сәгате” үткәрелеп торуын күпләр беләдер. Ул безнең районга инвесторларны җәлеп итү, яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле корал. Ләкин аны дөрес файдаланырга, бизнес-план төзергә, үз теләгеңне, көчеңне һәм мөмкинлегеңне дөрес бәһаларга, сөйләшү генә түгел, ахыргы нәтиҗә мөһим икәнлеген аңларга кирәк.
- Гадәттә, эшкуарлар нинди проектлар һәм идеяләр белән киләләр?
- Безнең район зур һәм күпкырлы, шуның өчен дә төзелеш, җитештерү, туризм, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы кебек кызыклы идеяләр җитәрлек. Аграр тармакның мөмкинлекләре зур. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы “Артемида” токымчылык хуҗалыгы, “Уңыш” җәмгыяте кебек эре җитештерүче предприятиеләрне үстерүгә зур игътибар бирә, зур булмаган гаилә хуҗалыкларына да грантлар белән ярдәм күрсәтә.
- Коронавирус пандемиясе чорында эшкуарлар гади булмаган хәлдә торып калды. Бу коронакризисны урындагы эшкуарлар ничек кабул итте?
- Әлбәттә, безнең икътисад өчен шактый катлаулы хәл килеп тууы беркем өчен дә сер түгел. Федераль, төбәк һәм урындагы власть хәлне тотрыкландыру юлларын эзлиләр. Башкортстанда өч юнәлеш буенча тормышка ашырылган икътисадка ярдәм күрсәтүнең икенче пакетын тәкъдим итәләр: урындагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче субъектларга ярдәм, икътисадның реаль секторы эшен, шулай ук инфраструктура һәм Башкортстанның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү. Эшкурлык өлкәсендә икътисадый эшчәнлек төрләренең исемлеге киңәйтелде: төбәктә 54000 кече һәм урта эшкуарлык субъектына ярдәм күрсәтелә.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында арендаторларның хәленә кереп, каникул оештырганнары өчен сәүдә үзәге хуҗаларына рәхмәт белдерәсе килә. Шулай ук азык-төлек пакетлары әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, район дәваханәсен модернизацияләүдә катнашучылар мактауга лаек.
Пандемия чорында “Мой бизнес” үзәге эшкуарлар өчен консультация ярдәме күрсәтә. Бу сервис белән шул исемдәге сайт белән файдаланырга, шулай ук 8 (3472) 24-99-99 номерына шалтыратырга мөмкин. https://vmesterb.ru/ сайтында барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат табарга, онлайн режимнда проблемагыз турында сөйләргә һәм ярдәм алуга заявка калдырырга була.
- Радий Хәбиров Кырмыскалы районына килгәндә, район тотрыклы үсешә, яңа предприятиеләр барлыкка килә, искеләре тергезелә, дигән иде. Димәк, бездә предприятиеләрне үстерү мөмкинлекләре бар?
- Әлбәттә, бар. БР сәнәгать министрлыгы безнең район предприятиеләре белән актив эш алып бара. “Карлыман сөт-консерва комбинаты” җәмгыяте җитәкчесе Александр Кулимбәтов республикадагы Эшкуарлар сәгатендә катнашты.
“Карлыман сөт-консерва комбинатын модернизацияләү” проекты БР Хөкүмәте ягыннан хуплау тапты. Эшкуарлар сәгате нәтиҗәләре буенча, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров профильле министрлыкларга төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтергә кушты. Ул предприятиене модернизацияләргә, ассортиментын киңәйтергә, җитештерелгән продукциянең күләмен арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга булышлык итәчәк. Шунысы куанычлы, безнең районда барлыкка килгән “Кировец” заводы тиздән тулы куәткә эшли башлаячак. Тулыкыйммәтле эшли башлау һәм яңа корылмалар сатып алу максатында предприятие җитәкчесе Радик Хафизов Эшкуарлар сәгатендә төбәк башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Карар кабул ителде. Республика сәнәгатен үстерү фондының ярдәме урынлы булачак.
Әлеге вакытта “Кировец” янында тимербетон заводы эшчәнлеген башлап җибәрде, чит ил экскаваторларына алмаш частьлар җитештерү буенча механика заводын төзү буенча эшләр башланып тора.
Бездә дезинфекция чаралары җитештерүче “ДЭЛЕКСА” җәмгыяте предприятиесе үсешә. Республика сәнәгатен үстерү фонды республика программасына ярашлы җитештерелгән продукциянең күләмен арттыру максатында яңа корылма сатып алу өчен акча бүлде.
Безнең районда шулай ук республика өчен уникаль булган асфальт җитештерүче “УфаДорМаш” җәмгыяте эшли.
Бездә тырыш эшкуарлар бик күп. Уңышлы эшләп килгән район кулланучылар җәмгыяте, Кабак кирпеч заводы, Кырмыскалы төзелеш материаллары заводы, Кармет, төзелеш, юл, хезмәтләндерүче предприятиеләрнең эше мактауга лаек.
- Вадим Әсхәт улы, бәйрәмгә нинди теләкләрегез бар?
- Үз эшләрен лаеклы һәм уңышлы алып баруларын, күп килем алуларын, ышанычлы партнёрлар табуларын, кызыклы идеяләр, гаиләләре һәм районыбыз өчен яхшы проектларны тормышка ашыруларын телим.
Ринат Шәйбәков әңгәмәләште.