Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
8 июнь 2020, 11:44

Пандемия тәэсире озакка барачакмы?

Коронавирус бүген иң күп тикшерелгән тема. Чир кайдан килеп чыккан? Башка йогышлы авырулардан ул куркынычмы? Безгә борчылырга кирәкме? Карантин безгә ничек ярдәм итә һәм пандемия тәэсире озакка барачакмы? Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Камалетдиновтан шул турыда сораштык.

- Салават Хәниф улы, коронавирус турында җентек­ләбрәк сөйләп үтсәгез иде. Аннан куркырга кирәкме?
- Әлбәттә, коронавирус авыруы кешегә күптән билгеле. Ләкин COVID-19 – узган елның ноябрь-декабрь аенда килеп чыккан бөтен­ләй башка төре. Вирус ике өлештән тора. Аның берсе элек-электән дөньяда булса, икенчесе 2007-2008 еллардагы пневмониягә охшаш. Мутация нигезендә тере орга­низмның яңа төре COVID-19ны китереп чыгара. Аның кайдан һәм ничек килеп чыгуы турында беркем әйтә алмый. Ләкин ул кешелек өчен җитди куркыныч тудыра. Яңа тип ко­рона­вирусның билгеләре бул­маса да, ул организм кү­зәнәк­лә­ренә үтеп кереп, анда куркыныч үзгәрешләр китереп чы­гара. Хәтта бернинди билгесез, җиңел генә COVID-19ны үткәреп җи­­­бәрү­­че­­­ләрнең дә компьютер томографиясе үпкәнең зарарлануын ачыклый. Мо­ңар­дан тыш, яңа вирус күз кү­ремен начарлата, йөрәк-кан тамырларына һәм үпкә­ләр­гә зыян китерә. Пнев­­мония генә түгел, инфаркт һәм инсульт китереп чыгара.
- Безнең районда хәлләр ничек? Авыручылар бармы?
- Безнең районда хәлләр җитди, дип әйтер идем. Тәүге авыручылар республика клиник дәваханәсендә барлыкка килде. Агымдагы елның февраль-апрель айларында ул дәваханәдә дәва­ланган пациентлар тәүге­­ләр­­дән булып авыруны йоктыручы һәм таратучы булдылар. Тәүдәрәк республика клиник дәваханә­сен­дәге хәл турында мәгълүмат билгеле бул­мады. Бәлки, шул сә­бәп­ле диагностика белән катлаулыклар булгандыр. Моңа беркемне дә гаеп­ләмибез. Ләкин без игътибарны арттыра төштек - безнең хезмәт­кәрләр дөрес эш иттеләр. Клиник бил­геләр сизелү белән анализлар ярдәмендә COVID-19ны ачык­лый, авы­руның таралуына юл куй­мау өчен чаралар үткәрә алабыз. Район учреждениесенә 10-20 минут эчендә кешедә коронавирус булу-булмавын билгели торган экспресс-тестлар кайтарылды. Моңардан тыш, район хакимияте, муниципалитет башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров һәм якташлар ярдәмендә хирургия бүлекчәсен үзгәртеп кордык - яңадан җиһазландырдык. Хәзер биредә “чиста” һәм “пычрак” зоналар бар, анда кислород ноктасы, душ кабин­калары, кер юу машиналары, суыткыч һ.б. ур­наш­тырылды.
Без COVID-госпиталь буларак эшләргә дә әзер. Моңардан тыш, Уфа янында COVID-19 белән авыручы кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен махсуслаштырылган ин­фекция дәваханәсе төзел­де.
- Бүген планга ярашлы кабул ителә торган пациентлар белән эшләр ничек тора? Чөнки коронавирустан тыш, кызганычка каршы, башка төрле җитди авырулар да бар бит.
- Безнең бурыч – планлы пациентларга ярдәм күрсәтә алу өчен элекке вакытка тиз­рәк әйләнеп кайту. Коронавирус белән бәйле, кеше­ләр сәламәтлек учреж­де­ние­лә­ренә сирәк йөри башладылар, медицина тикшерүләре, диспансеризация үткәрелми. Шул сәбәпле, бүген онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка читди авыру­чыларның саны артты. Элек андый хәл булганы юк иде. Табиблар пациентларны кабул итә. Ләкин дәваханәгә барыр алдыннан табибка язылырга һәм төгәл вакытта яки 10 минут элегрәк ки­лергә кирәк. Башка пациентлар белән аралашмау авыру йоктыруны киметә. Менә бер мисал китерәм. Безнең район шәһәргә якын урнашкан. Аның биләмә­сендәге дачаларга шәһәрдән бик күп кешеләр килә. Кызганычка каршы, кайбер кеше­ләр бу хәлгә җавапсыз карыйлар. Карантинда утырырга тиешле бер кеше дачага килгәч, чирләп кит­кән һәм дәваханәгә мөрә­җәгать иткән.
Корона­­вирусның таралуына юл куймау өчен без тиз генә тиешле процедураларны үткәрдек.
- Салават Хәниф улы, аңлавымча, район үзәк дәваханәсе бу мәсьәләгә зур җаваплылык белән карый. Кырмыскалыларга Сез нинди киңәшләр бирер идегез?
- Кискен респиратор инфекциясе билгеләрен сизү белән эш вакытында 8(34765) 2-14-56 телефоны буенча йортыгызга табиб чакыртыгыз. Дәваханәгә барырга кирәкми. Кич, төнлә яки ял көннәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз. Белгечләр үзләре сезгә килеп, тиешле чаралар күрәчәк.
Шуны онытмагыз, COVID-19 таралу куркынычы саклана әле. Вирус беркайда да югалмаган. Күп кенә кешеләр вирус барлыгына ышанмыйча, гади генә кагыйдәләрне үтәмиләр, халыкны куркытыр өчен вирус уйлап тапканнар, дип уйлыйлар. Ләкин хәвеф бар һәм ул җитди. Безнең районда да ул авырудан үлүчеләр бар. Дөрес, пациентлар бу вакытта Уфа дәваханә­ләрендә булган.
Берәүләр, бигрәк тә яшьләр вирус безгә тими, авыру йокса да, аны җиңел үткәреп җибәрәбез, дип ял­ган фикер йөретә. Икен­челәр иммунитетыбыз көчле, дип исәпли. Ләкин орга­низмның гиперреакция очраклары да булды. Им­­му­нитет көчле булганда, ул вируска каршы гына түгел, үзенең организмына каршы да көрәшә башлый. Яшьләр һәм сәламәт кеше­ләрнең COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны югары.
Әлеге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы йомшартылды һәм халык бер-берсе белән аралаша, төрле чаралар оештыра һәм кунакка йөри башлады. Тагы бер тапкыр кабатлыйм: хәвеф барлыгын онытмагыз. Галимнәрнең күбесе җәй азагына авыручылар кими­ячәк, дип исәпли. Ләкин сентябрь аенда мәктәпләр һәм башка учреждениеләр эшли башлаячак, шул сәбәпле икенче дулкын башланырга мөмкин.
- Авыру кайчан бетә, дип уйлыйсыз?
- Катлаулы мәсьәлә. Бу яңа вирус һәм хәзергә ул ахыр­гача өйрәнелмәгән. Әле­­ге көндә авыруны үткә­рүчеләрнең иммунитеты нык­лымы-юкмы аңлашыл­мый.
Бүген галимнәр алдында - COVID-19ны өйрәнү, аңа каршы ничек – вакцина яки дарулар белән көрәшергәме икәнлеген ачыклау бурычы тора. Ул озын һәм җитди процесс. Яңа хәвеф килеп тууы ихтимал. Шуның өчен аны җентекле тикшерү өчен вакыт кирәк. Вакцинация бер елдан да иртәрәк үткәрелмәячәк.
- Салават Хәниф улы, профилактика турында сөй­ләп үтсәгез иде? Битлекләр инфекциядән саклыймы? Йо­гышсызландыру чаралары алырга һәм дистанцияне сак­ларга дигән таләпне үтәргә кирәкме?
- Килеп туган хәлдә иң нәтиҗәле корал ул - профилактика. Барлык гигиена таләпләрен, шәхси гигиена кагыйдәләрен, 1,5 мердан ким булмаган социаль дистанцияне үтәү аеруча мөһим. Битлекләр турында да бик күп фикерләр ишетергә туры килә. Ләкин тәҗрибәләрдән күренүенчә, битлекне дөрес кигәндә - вакытында алмаштырганда, күп тапкыр кия торганнарын эшкәрткәндә, ул кешене 40 процентка саклый, ә ул, килешерсез, аз түгел. Аны авыруларга да, сәламәт кешеләргә дә кияргә кирәк.
- Коронавирус белән бәйле килеп туган хәлне аңлат­каныгыз өчен Сезгә зур рәх­мәт. Тиздән хәл яхшырыр, дип ышанып калабыз.
Светлана Карпова әңгәмәләште.
Читайте нас: