Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
10 август 2020, 14:47

Умартачы кулыннан бал тама

Бал кортын үрчетү белән шөгыльләнүне теләсә кем булдыра алмый. Күп вакытны ала, үзе мәшәкатьле, әле аларның чагып алуларын да уйласаң, “балны сатып алуың хәерлерәк” дип кул селтәрлек. Һәр эшне дә яратып башкарырга кирәк шул. Ә менә Юрий Сидоров нәселдән нәселгә килгән эш - бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә. Һөнәрнең серләрен буыннан-буынга күчерә килеп, искиткеч нәтиҗәләргә ирешә ул. Аның умартасы Березовка авылында урнашкан. 100 ел элек нәкъ шул урында карт картәтисе Филимон, соңыннан картәтисе Петр, әтисе Андрей бал кортлары үрчеткән. Без дә умарталыгына барып, аның уңыш серләре белән уртаклашуын сорадык.

- Бу шөгыль белән күптән шөгыль­ләнәсезме?
- Мин бу умарталыкта үстем, дисәң дә була. Тәү тапкыр җиде яшемдә күч җыеп алдым. Хәтеремдә, бервакыт әтием бе­лән бабам мине карлыган куагын сырып алган күч янына алып килделәр дә, әкрен генә җыеп алырга куштылар. Мин шулай эшләдем дә. Моңардан соң умарта тот­кан әби һәм бабайлар да күч җыярга кирәк булса, мине чакыралар иде.
- Әле дә сезнең көнегез умарталыкта үтә.
- Әйе, ул сезонлы эш. Мул уңыш алам дисәң, үзең дә бал кортлары кебек тырышып эшләргә кирәк. Мин үзем Кырмыскалы авылында яшим. Иртән сәгать җидедән чыгып китәм һәм кичке сәгать унга кадәр вакытым биредә үтә. Умартачылык белән шөгыльләнү - күп көч һәм игътибар таләп итә торган шөгыль. Яз көне ачык һавага чыгарып куйганнан башлап, кышлату чорына кертүгә кадәр һәр эшне вакытында башкарырга кирәк. Умартачы булыр өчен бал кортларын яратырга һәм җаның, тәнең белән бу эшкә тартылырга кирәк.
- Сездә ничә бал корты гаиләсе бар?
- Мин һәрвакыт йөзләп бал корты гаиләсе тотам. Җәй көне аларны бераз арттырам, ә көз киметәм. Умарта саны күбрәк булган саен шул кадәр отышлырак, дип исәплим. Сигезне караганчы, симезне кара, дигән әйтем бал кортларына туры килми. Корт анасы күбрәк бул­ган саен яшьрәкләре үрчи. Алар үз чиратында үзләре ишәеп, бал җыя башлый. Аеру сезонында кортларны да саклап тору мөһим. Әле кортларның яңа төр авырулары барлыкка килеп тора. Яз-көз айларында шул авыруларга каршы кө­рәшеп алырга кирәк. Мәшәкате булса да, бал кортларының безелдәгән тавышын ишетү - күңелгә рәхәтлек, аларның мәш килеп эшләгәнен күрү алга таба тырышырга көч бирә.
- Нинди бал кортларына өстенлек бирәсез?
- “Среднерусская” төрендәге бал кортларын Татарстаннан сатып алам. Бу төр элек-электән бездә үрчегән икән, ни өчен безгә чит илнеке кирәк. Читтән кайтарылган кортлар усал, кышны да авыр чыгалар. Бездә ул “Среднерусская” дип теркәлгән, без аны Бөрҗән бал кортлары дип тә атыйбыз. Ничек кенә дисәң дә, “Среднерусская” төрендәге корт­ларның балы сыйфатлы да, тәмле дә.
- Ни өчен бал кортларын сатып аласыз, аны үзегез үрчетә алмыйсызмени?
- Инә бал корты һавада аталана. Ә безнең авылда умартачылар күп һәм аларның токымнары төрле. Берничә буыннан соң катнаш токым үзенең сыйфатын югалта. Шуның өчен берничә ел саен аларны алмаштырып торам.
- Бал кортлары күпме яши?
- Барсы да аларның нинди чорда яшәвенә бәйле. Август һәм сентябрь аралыгында чыкканнары кышны җиңел кичерергә сәләтле. Нәкъ менә шушы вакытта кортларга аеруча игътибар бирергә кирәк. Ә җәй көне чыкканнар кышкылыкка кадәр җитә алмый, алар бер ай тирәсе генә яши. Һәм бу норма санала. Умарта кортлары - гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ия­ләре. Җәй көне алар күп оча, шуңа күрә канатлары “ашалып” үләләр. Җәй азагында инә кортлар йомырка салуны киметәләр. Бу вакытта эшче кортлар кыш­кылыкка бал җыя. Бал корты гаи­ләсе көненә якынча өч миллион чәчәкне серкәләндерә. Бал вакытында, бертуктамый, көне-төне эшли алар. Көндез бал җыйсалар, төнлә шуны эшкәртеп салалар.
- Димәк, көз көне чыкканнары һәм кышкы суыкларны үткәрүче бал кортлары озаграк яши?
- Кеше генә ул бүген хәл җыям, иртәгә эшләрмен әле, дип фикер йөретә. Алар алай түгел. Җилсез һәм җылы көн­нәрдә алар ояларыннан чыгып, бал җыярга чыгып китәләр.
- Сыйфатлы чын бал базарда күпме тора?
- Кырмыскалы базарында өч литрлы банка юкә балы 2000 сум, ә чәчкәнеке 1800 сум тора. Ә Уфа шәһәрендә юкә­некен 2500 сумга саталар.
- Сез үзегез кайсы балны алырга киңәш итәсез һәм ни өчен?
- Халык юкәнекенә өстенлек бирә, ләкин чәчкәнеке файдалырак, төрле чирләргә сихәт бирә, дип уйлыйм. Юкә - бер агач, ә чәчкәләр төрле һәм файдасы да күбрәк. Мин үземә юкә балы белән чәчкә балы кушылганын алып калам. Юкә балы тәмле булса, чәчкәнеке салкын тиюләрдән, тамак авыртудан яхшы дару. Ул иммунитетны да ныгыта. Шуңа өлкән буын әби һәм бабайлар тәүге аерткан чәчкә балын сайлый. Яшьләргә юкә балы ныграк ошый. Чын юкә балы гына булмый. Үзегез уйлап карагыз, юкә чәчкә атмаганда бал кортлары нәрсә белән туклана, дөрес, алар чәчкәдән нектар җыя. Юкә чәчкәсен койгач, алар янә чәчкәгә күчә.
- Сезонына бер бал корты гаиләсе күпме бал бирә?
- Бер фляга да булырга, йә 10 килограмм гына да бирергә мөмкин. Барсы да һава торышына бәйле. Күч аерганда алар балны аз, ә күч аермаганнары күбрәк бирә.
- Балны кайда сатасыз?
- Аны йорттан сатабыз, кайчакта Кырмыскалы базарына алып чыгабыз. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Бер тапкыр алдадың икән, икенче тапкыр синнән алмаячаклар, шуның өчен сыйфатына без аеруча игътибар бирәбез.
- Кайбер умартачылар кышкылыкка кортларга туклану өчен шикәр комы куялар, дип ишеткәнем бар. Сез дә шулай эшлисезме?
- Юк һәм башкаларга да киңәш итмим. Шикәр комыннан бал кортлары начар эшли башлый. Яз көне дә мин иске рамнардан балны кисеп алып эссе суга батырып, балавызын сыгып алам һәм балны бал кортларына бирәм. Чөнки кайбер елда чәчкәләр май аена кадәр үк чыга, ә икенче елда бер чәчкә дә күрен­ми. Шуның өчен ел саен кыш чыгар өчен 25 килограмм бал калдырам.
- Мондый биек койма ни өчен кирәк?
- РФ законына ярашлы, умарта тотучылар ике метр биеклектә тоташ койма тотарга тиеш. Бу үзенә күрә күршеләрне бал кортларыннан саклый.
- Сезнең кортлар чагамы?
- Чага. Шуңа аларны үртәргә ярамый. Аны “ачуландыргансың” икән, ул аны исендә тотачак. Умарталыкта мин үземне тыныч тотам, бер бал корты да мине чакмаячагын беләм. Алар ислемай кебек ят исләрне яратмый. Шуңа күрә, кич гел балалар сабыны белән чайканып чыгарга тырышам. Никадәр көйләренә торсаң, кортлар сине шулкадәр хөрмәт итә. Өйрәнеп беттем инде мин дә алар­га. Бүген бал аерттык. Гадәттә, моңардан соң умарталыкка кереп булмый, ә минекеләр үзләрен тыныч тота.
- Кайсы умарталардан аертасыз?
- Өлгергәннәреннән генә.
- Аның өлгергәнме-юкмы икәнен кайдан беләсез?
- Рам бал белән тулса, кортлар аларны балавыз белән сылап куялар. Менә шул рамнардан бал аерталар. Кайсы даданнан бал аертылганын белү өчен бөтен умарталарга да номер сугып чыгам. Сигез дадан миңа карт картәтиемнән калган. Аларга 100 елдан артык. Кыш коры кил­сә, аларны бөтенләй ремонтлау таләп ителми. Бал кортлары умарта өендә кышлыйлар. Җир астындагысын әти белән төзегән идек. Икенчесен моннан сигез ел төзедек, ансы электр уты белән җылытыла.
- Аларны умарта өеннән кайчан чыгарасыз?
- Аларны март азагында – 29, 30ларында яки 3-5 апрельдә чыгарабыз. Иң тәүдә алар өчен урын әзерлибез – дадан өслекләрен кардан чистартабыз. Кар тизрәк эресен өчен көл сибеп чыгабыз. Кайбер елларны умарта чыгарганда кар эреп беткән була. Бал кортлары салкыннан курыкмый, бары тик дымлылыктан гына зыян күрә. Әлбәттә, салкында азык запаслары күбрәк булу кирәк. Сыйфатлы һәм җитәрлек азык белән тәэмин ител­гән көчле корт гаиләләренең каты салкыннарда да әйбәт кышлап чыгуы бил­геле. Яз якынлашып, умарта алды кардан ачылуга алар үз вакытлары белән чыгып, очышны иртәрәк тә ясый ала. Үзегез беләсез, иртәрәк очыш ясаган гаилә алдарак куәтләнә. Инә йомырканы күбрәк салып, үрчем тизрәк арта. Бал сезоны башлануга гаиләнең көче ныграк арта.
Тышта кышлату ысулына аерым игътибар бирергә кирәк. Чөнки аның эше азрак диеп уйлау бик үк дөрес түгел. Беренчедән, өй базларына яки омшаникка көз кертеп, яз чыгарып җәфаланмыйсың. Өченчедән, керткәндә һәм чы­гаргандагы кебек умарталар бәрелми һәм сугылмый, кысылмый, имгәнми. Башка уңайлыклары да бар. Махсус урын­нар ясап тормыйсың – кайда җәй­ләсәләр, шунда ышыклап кар белән күмәсең. Тик кар астында калачак гаи­ләләрнең көчле, икен­чедән, инә корт яшь булырга тиеш. Ике яшьтән артканнары кышны бик сирәк исән чыга. Үлмәсә дә картайган инәле гаилә тиз көчәеп китә алмый. Инәне яшькә алыштырырга туры килә. Өченчеседән, азык сыйфатлы һәм мул булсын. Кар астында кышлаячак умарталарны җилдән ныклап ышыкларга кирәк. Умарталарың ачык тишекле булмасын. Аз-маз гына җил кергән, йә булмаса ачык урыннардан үтәли җил-суык өргән ояларда кортлар авыр кышлый. Ләкин кар астындагы температура бер дәрәҗәдә торучан була, кинәт үзгәрми, шунлыктан, кортларның да кышлавы җиңелчә үтә. Кар астында кышлаган умарталар һәр елны тизрәк үрчи һәм табышны да күбрәк бирә. Моңа кадәр бер бал корты гаиләсе дә кыш көне һәлак булганы юк. Бал кортлары җылыну өчен энергиясен сарыф итмәсеннәр өчен аларга ярдәм итәргә кирәк. Шуның өчен барлык даданнар да ике катлы фольгаизолон белән җылытыла. Ә картәтидән калган даданнарда такталар арасына опилка тутырам. Бу даданнарда такта үзе дә калын. Күчереп йөртергә авыррак булса да, бал кортларына җылы.
- Умартачылык эшеннән бшка төп эшегез бармы?
- Дүртенче ел инде эшләмим. Моңа кадәр газ хезмәтендә 30 ел эшләдем. Төп эшем белән умартачылыкны алып бару авырга төшә - төнлә эшләп кайтасың да, көндез умартада мәш киләсең. Яшь вакытта гына арымыйсың, әле арыганлык сизелә, шунлыктан бал корты үрчетергә - яраткан эш белән шөгыльләнергә карар иттем.
- Эшләгән вакытта да умарта тоттыгызмы?
- Тоттым, ул вакытта аларның саны 80гә якын иде.
- Өлгерә идегезме?
- Әйе, улым Дмитрий да бик теләп булыша иде. Әле ул да “Газпром” оешмасында эшләп йөри, үз гаиләсе, үз мә­шәкатьләре җитәрлек аның. Ләкин ял көннәрендә ул да, тормыш иптәшем дә килеп ярдәм итәләр. Башка көннәрдә үзем генә шөгыльләнәм.
- Эшеңне дәвам итүчеләр бармы?
- Минем дүрт балам, җиде онык-оныкаларым бар. Улым Дмитрий гына бу эш белән ныклап кызыксына. Хуҗа­лы­гым­ны аңарга калдырганда, барсы да яхшы булуына ышана алам. 5 яшьлек оныгым Георгий һәм 8 яшьлек оныкам Изольда да безнең юлдан китүләре ихтимал. Алар да бал кортлары белән мавыгалар. Иң мөһиме – алар бал корт­ла­рыннан курыкмыйлар. Корт чакканда, аның эзе дә калмый. Ләкин аллергия генә булмасын.
Биредә 25 сутый бакчабыз да бар. Яз һәм көз көне эш күбәеп китсә, гаилә һәм туганнар белән бергә җыелышып эшлибез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Юрий Андреевич.
Ринат Шәйбәков
әңгәмәләште.
Читайте нас: