Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
28 октябрь 2020, 17:05

Дәвалауга караганда, чирне кисәтү яхшырак

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтындагы оператив мәгълүматлар буенча, коронавирус белән авыручыларның саны көннән-көн арта. Медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, югары категорияле табиб-оештыручы, Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Камалетдинов белән әңгәмә бүгенге көндә райондагы хәл һәм авыру куркынычын киметү турында барачак.

- Салават Хәниф улы, коронавирус авыруын киметү өчен нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында сөйләп үтсәгез иде.
- 2019 ел азагында без тәү тапкыр яңа коронавирус инфекциясе барлыкка килүе һәм аның дөнья буйлап “йөрүе” турында ишеттек. Февраль азагында – март башларында ул безнең республикага да килеп җитте. Авыручыларның саны көннән-көн артып, май аенда аның иң күп очрагы күзәтелде. Июнь уртасыннан сентябрь уртасына кадәр аны йоктыручыларның саны кимүе дөньяда, шул исәптән районда хакимият тарафыннан кулланылган чаралар нәтиҗәсе генә түгел, табигать тә моңа булышлык итте. Җәй җитү белән кешеләрнең саф һавага чыгу, биналарда һәм транспортта бер-берсе белән азрак аралашу мөм­кинлеге барлыкка килде. Ләкин грипптан аермалы буларак, коронавирус беркайда да китми, җәйге вакытта да ул үзенчәлекләрен югалтмый, ти­рә-якта, аеруча ябык биналарда тотрыклы саклана. Шуның өчен дә районда, республикада, гомумән, дөньяда авыру­чы­­ларның саны артканнан-арта. Балаларның мәктәптә укый башлавы да зур роль уйный. Авыруның инкубация чоры - уртача 14 көн. Аллага шөкер, балалар аны җиңел формада үткәрә. Хроник авырулары булмаган, сәламәт балаларның организмы бу авыруга каршы көрәшә ала.
Моңардан тыш, яз көне сә­ла­мәтлек өчен борчылып, күп­ләребез үзизоляция­ләү ре­жи­мына күчтек һәм гигиена таләп­ләрен үтәдек. Ә җәй йомшара төштек. Һава торышы да җылы торды. Без рәхәтләнеп саф һава суладык, кояш нурларында кызындык, күпләп яшел­чә-җимеш ашадык, безнең иммун сис­темасы шактый ныгынды. Әле дә көннәр матур тора. Шуңа карамастан, ке­ше­ләр аны авыр формада үткәрә. Кызганычка каршы, үлүчеләр дә бар. Стационарда дәвалауга мохтаҗ авыручы­ларның саны арта.
- Кешедә ковид авыруы бар­мы-юкмы икәнен ничек белеп була?
- Төп билгеләрнең берсе – тәм һәм ис тоюны югалту. Бу вирус үпкәне ялкынсындыра, үзәк нерв системасын какшата, тән температурасы күтәрелә, буыннар сызлый, тамак кыра (ачыта) башлый, коры ютәл башлана, тын кысыла, һава җитмәү һәм күкрәк читлегендә авырту күзәтелә. Кайбер па­циент­ларның корсагында авыр­ту һәм эч китү булырга мөмкин. Бу яңа коронавирус инфекция­сенең иң характерлы билгеләре. Хәтта телефон аша да кешенең ютәле буенче аңарда ковид икәнен белеп була.
- Пневмония булуын белеп буламы?
- Үпкә ялкынсынуы яки пневмония - төрле бактерияләр, вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул бик нык өшү, физик киеренкелек, орга­низмның каршы торучанлыгын киметүче башка сәбәпләр аркасында килеп чыга. Үпкә ялкын­сынуның төп билгеләре: 39-40 градуска кадәр температура күтәрелә, хәл бетә, баш авырта, сөяк һәм мускуллар сызлый, коры ютәл, тын кысыла, тир­ләтә. Диагнозны фәкать табиб кына билгеләп, дәвалау тәгаен­ли ала. Бу мотлак! Хәзер интернетта бик күп мәгълүматлар бирелә, ачып укырга да мөмкин. Кайберләр шулай эшли дә. Ләкин үз белдегең белән дәва­ланып, кеше сәламәтлегенә зыян китерергә генә мөмкин.
- Яшьләр һәм өлкәннәр авыруны ничек кичерә?
- Башка хроник авырулары булу сәбәпле, өлкән яшьтәгеләр аны авыр үткәрәләр. Әгәр яшь кеше эчсә, тартса, начар тукланса, иммун системасы какшаган булса, әлбәттә, ул да авыр формада чирләячәк. 45-70 яшьтәгеләрнең үлү очраклары шактый югары. Хәзер табиблар һәм галимнәр яшьләр белән өлкәннәр арасындагы аерманы күрмиләр. Хроник авырулары булмаган балалар аны җиңел формада үткәрә, ләкин алар арасында да үлүчеләр бар.
- Әгәр кеше үзенең ковид белән авыруын белмәсә, ул аның организмына ничек йогынты ясый?
- Әлеге вакытта авыру киләчәктә нинди нәтиҗәгә ки­терәсен берсе дә белми. Чирне билгеләрсез генә үткәрүче­ләрнең тәүдә барсы да яхшы – температура да, ютәл дә юк кебек тоелса да, әкренләп алар хәлсезлек тоя башлыйлар. Үткә­релгән тикшерүләрдән күренү­енчә, үпкәдә авыр формалы фиброз барлыгы ачыклана һәм кеше инвалид булып калырга мөмкин. Шуңа, авыруны җиңел формада үткәрдем, дип шатланырга иртәрәк.
- Ковидка каршы иммунитет барлыкка килергә мөм­кин­ме?
- Кайберләр бу чиргә каршы минем имммунитетым бар, дип битлексез йөри башлый. Кызганычка каршы, антитән­чекләр вакыт үтү белән кими, ә вирус “йоклап ятмый”, бездән аермалы буларак, камилләшә һәм яңадан авыру очраклары арта. Шул көннәрдә үткәрелгән кон­ференциядә БРның баш инфекционисты Дамир Вәлишин билгеләвенчә, безнең республикада икенчегә авырып, үлүчеләр дә бар.
- Үзеңне начар хис итә башласаң, нәрсә эшләргә?
- Әгәр сездә авыру билгеләре бар икән, табибларга хәбәр итәргә кирәк. Алар килеп карар һәм тиешле чарасын күрер. Әгәр мөмкин булса, үз авто­мобилегездә, башкаларга куркыныч тудырмыйча (ягъни, таксида, җәмәгать транспортында һәм компания белән түгел) дәваханәдәге кызыл зона­га килеп мөрәҗәгать итә аласыз. Район халкы полик­­лини­када, стационарда, кабул итү бүл­мәсендә чиста һәм кызыл зона барлыгын беләдер. Санап үтелгән һәм башка билгеләр бул­ган очракта да, борчылмагыз. Бу әле сез вирусны йоктыргансыз, дигән сүз түгел, әмма табибларга күренеп кайту бер дә комачауламас. Дәваханә коллективы ковидка шикле­ле­ләр белән ничек эшләргә ки­рәклеген белә.
- Ләкин кискен респиратор вируслы инфекция, грипп кебек авырулар да бар бит.
- Хәзер бөтен илдә хәл җитди тора. Суыклар башлану белән мода артыннан куырга яратучы яшьләр җиңел киенәчәк, яң­гырлы көндә кулларына зонт тотмаячак, аякларыннан суык тидерәчәк. Ә бу коронавирус авыруы өчен уңайлы, ул чәчкә атачак. Шуңа да, һава торышына карап киенергә кирәк, бу бик мөһим. Әйе, грипп, ротовирус, риновирус кебек инфек­цияләр дә бар. Әгәр без гади генә саклану чараларын үтә­мәсәк, югалтулар котылгысыз, моны халык аңласын иде. Күп кенә галимнәр грипп һәм коронавирус инфекциясе фонында башка инфекция барлыкка килергә мөмкин, диләр. Шуның өчен дә вакцинация ясату мө­һим. Агымдагы елда күпләр грипптан прививка ясаттылар. Пневмококк инфекциясенә кар­шы да вакцинация үткә­релде. Чит ил мәгълүматлары буенча, грипп һәм пневмококк инфекциясеннән прививка ясаткан кешеләр ковид авыруын җиңелрәк үткәреп җибәрәләр.
- Моны ничек аңларга: гаиләдә берәүләр чирли, ә икен­челәре юк, дип ишеткәнем бар. Димәк, кайберләр бу вируска бик бирешеп бармыйлар?
- Чынлап та, мондый очраклар да бар, авыручы якыннары белән аралашсалар да, аларга чир тими. Моны болай аң­ла­тырга була. Бу авырмаган кеше­нең генетик “поломкасы”, ви­рус бу мәлдә аны җиңә һәм организм клеткаларын вирус эшкәртә башларга мәҗбүр итә алмый. Ләкин бу вакытлыча гына күренеш. Вирус бер урында гына тормый, ул даими үзгәрә, үзенең сыйфатларын яхшырта һәм вакыт үтү белән җир йөзендәге һәрбер кешене зарарларга сәләтле була. Хәтта бик күп вакциналар уйлап тапсалар да, якынча ун ел яки йөз ел эчендә коронавирус һәрвакыт үзгәреп, безнең янда “яшә­ячәк”. Моның өчен безгә гади генә хәвефсезлек чараларын күрергә өйрәнергә һәм, әл­бәт­тә, ел саен вакцинация ясатырга кирәк. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак.
- Профилактика чаралары турында гәзит укучыларга та­гы бер тапкыр исенә төшерергә кирәктер.
- 65 яшьтән узган һәм хроник авырулары булган гражданнарга үзизоляция­ләү режимын сакларга, хроник авыру­лары булган балаларга дистанцион укуга күчәргә кирәк. Бер-бе­реңнән 4-5 метр аралыкта аралашу мөһим. Ләкин көчле җил булганда бу да ярдәм итмәскә мөмкин. Кулларны әледән-әле сабынлап юарга, биналарны җилләтергә, дезинфекция үткә­рергә кирәк. Сәламәт булу өчен битлек кияргә дә онытмагыз.
Мин еш кына кешеләрнең пычранып беткән битлек­лә­ренең муеннарында эленеп торганын күргәнем бар. Бу очракта бу саклану чарасы түгел, ки­ресенчә, вирус таратучы булып тора. Мондый битлекне кияргә ярамый. Бер тапкыр кия торган битлекләрне ике сәгать саен алмаштырырга, ә күп тапкыр кия торганнарын юып, үтүкләп торырга кирәк. Моңардан тыш, битлек дөрес киелергә – ул авызны гына түгел, танауны да каплап торырга тиеш. Аны бинага кергәндә киеп, температураны үлчәгәч, салып куярга кирәкми. Бу дөрес түгел – үз сәламәтлегеңә игътибарсызлык, төкереп карау, дигән сүз.
Әгәр без бүгеннән үк моңа җитди карамасак, профилактика чараларын үтәмәсәк, ба­рыбызның да авыру йоктыру ихтималлыгы артачак кына. Шуның өчен барыгызны да шәхси саклану чараларын үтәр­гә чакырам. Сәламәт булыйк, гомеребезне куркыныч астына куймыйк!
Светлана Карпова язып алды.
Читайте нас: