Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
3 ноябрь 2020, 16:17

Район оешмаларында - ковидка каршы инспекторлар

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле, төбәк башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Аңа ярашлы, һәр предприятие, учреждение яки оешмаларда мөмкин булганча ковидка каршы инспекторлар тәгаенләнергә тиеш. Бу бурычларны үз иңнәренә алган район үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Вәлиевадан ковидка каршы инспекторларның бурычлары турында сораштык.

- Лилия Миннислам кызы, белүемчә, Сезне ковидка каршы инспектор итеп тәгаенләделәр.
- Әйе, мин кадрлар буенча белгеч булып эшлим һәм Кырмыскалы район үзәк китапханәсенендә ковидка каршы инспектор булып торам. 19 октябрьдә Башкорт дәүләт хезмәте академиясе һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы идарәлек сайтында med-inspector.ru онлайн-курс үттем. Анда бик күп кирәкле материаллар бар, алар белән үзем дә, хезмәттәшләремне дә таныштырдым. Нигездә, анда үзеңне һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфек­циясеннән саклау: кулларны сабынлап ешрак юу, шәхси саклану чаралары куллану, кулларны дезинфекция чаралары белән эшкәртү турында язылган, шулай ук безнең бурычлар аңлатылган.
- Сезнең бурычларга нәрсәләр керә?
- Коллектив эшчәнлеге эпидемиягә каршы барлык чаралар кулланып оештырылырга тиеш. Минем эш көнем иртәнге сәгать 8.00 башлана. Эшкә кергән урында хезмәткәрләрнең шәхси саклану чаралары булуын тикшерәм, контактсыз ысул белән температураларын үлчим, физик торышларын тикшерәм. Арытабан мәгълүматларны “Хезмәткәрләрнең тән температурасын теркәү журналы”на терким. Алар кулларын антисептик белән эшкәртеп, кул куялар. Шул процедуралар үтәлгәннән соң гына алар эш урыннарына үтә ала.
Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатында без ике сәгать саен бинаны җилләтеп торабыз. Моны күзәтеп тору өчен һәр бүлмәдә аерым хезмәткәр беркетелгән. Ягъни, ул бүлмәдәгеләрне чыгарып торып, 15 минут җилләтеп ала. Болар шулай ук махсус журналда теркәлә, ковидка каршы инспектор буларак, мин аның үтәлешен күзәтәм. Шулай ук ике сәгать саен җыештыручылар АВирБак чарасын кулланып, барлык өслекләрне һәм идәннәрне сөртеп, дезинфекцияләп чыгара. Мәгълүматлар шулай ук аерым дәфтәргә языла бара. Көн дәвамында тән температуралары күтәрелмәвен, хәлләре начарланмавын белү өчен эш көне азагында янә барлык хезмәткәрләрнең дә тән температурасын үлчим.
- Сезнең учреждениедә ничә кеше эшли?
- Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында барлыгы - 51, ә бездә 15 кеше эшли. Һәр иртән WhatsApp яки телефон аша учреждение бүлекчәләрендәге хезмәткәрләргә шалтыратып, тән температуралары күтәрелмәгәнме, больничный ачмаганнармы дип хәлләрен белешәм. Мондый бүлекчәләр бездә барлыгы 30: икесе Кырмыскалыда булса, калган 28е районның башка авылларында урнашкан. Шулай итеп, көн саен хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен күзәтү астында тотам.
- Әгәр берәй хезмәткәрнең температурасы күтәрелә икән, Сез арытабан нишлисез?
- Әгәр хезмәткәрнең температурасы 37,1 һәм югарырак икән, моны махсус журналга теркәп куям, йортына кайтарып җибәрәм һәм табиб чакыртырга кушам. Бу турыда җитәкчегә хәбәр итәм.
- Бу хезмәткәрләргә кагыла, ә китапханәгә килүчеләр белән эшләр ничек тора?
- Китапханәгә кергән урындагы постта безнең хезмәткәрләр чиратлап дежурда тора. Моңардан башка, аларның һәрберсенең үзләренең эше һәм бурычлары бар. Шулай, график буенча дежурный 9.00 сәгатьтә постка баса. Китапханәгә килүчеләрнең, ә алар көненә якынча 10-12 кеше, кулларын антисептик белән эшкәртә, контактсыз градусник белән температураларын үлчи, шәхси саклану чаралары барлыгын тикшерә һәм мәгълүматларны махсус журналга яза. Монда шулай ук һәр укучы кул тамгасын куя. Әгәр китапханәгә килүчеләр битлек һәм перчатка кияргә оныткан булсалар, постта аларга шәхси саклану чаралары бирәбез. Шәхси саклану чараларсыз берсен дә хезмәт­ләндермибез. Барлык чаралар үтәлгәндә генә, укучылар китапханәгә үтә ала. Тән температурасы югары булганнарны кабул итмибез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА әңгәмәләште.
Автор фотосы.
Читайте нас: