Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
24 ноябрь 2020, 17:49

“Үзегезне саклагыз!”

Район үзәк дәваханәсе терапевты Зөлфия Хәмитова COVID-19 пандемиясе сәбәпле, кискен респиратор вируслы инфекция, грипп белән авыручыларны поликлиниканың инфекционист кабинетында кабул итә.

- Зөлфия Винер кызы, коронавирус таралу куркынычы булган шартларда табиблык эшчәнлеге катлауландымы?
- Мин район поликлиникасында участок терапев­ты, шул ук вакытта та­биб-кардиолог булып эш­лим. Март аенда инфекционистыбыз чирләп киткәч, аны алмаштырырга туры килде. Соңыннан үз урыныма кайттым. Хәзер коро­навирусның икенче дул­­кыны башланды. Шул сәбәпле, кискен респиратор вируслы инфекция, грипп һәм коронавирус билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләр аеруча артты. Шуның өчен, инфекционистка ярдәм итәм – йогышлы авырулар белән килгәннәрне кабул итәм, йортларына барам, ял көннәрендә дежурда торам, амбулатор дәваланучыларга шалтыратып хәлләрен беле­шәм.
Эшкә килү белән махсус костюм киеп алам. Әле аңарда эссе түгел, ә җәй көне эшләве авыр иде. Кискен респиратор вируслы инфекция, грипп, пневмония белән авыручылар, коронавирус билгеләре белән килгән­нәр поликлиникага аерым ишектән керәләр. Кө­ненә 30 һәм аннан да күбрәк пациент кабул итәм. Күбе­сендә минем те­ле­фон номеры бар, алар анализла­рының нәти­җәсен, КТ тик­шерүен фо­­то­­га тө­шереп җибә­рә­ләр. Күр­сәт­кечләр нин­ди булуга ка­ра­мастан, мин аларга дә­валау тәгаенлим. Әле табибларга аеруча күп эш йөк­лә­телә. Медицина хезмәт­кәрләре җи­теш­ми, 65 яшьтән өлкәннәрне үзи­­зо­ля­цияләүгә җибәр­де­ләр, персоналның күбесе чирли. Хәзер безгә ярдәмгә ординаторлар килде, алар киңәшләшеп, табиблар җи­тәк­челеге астында эшли. Максатлы юллама буенча укучы студентлар да яр­дәм күрсәтә: алар поликлиникада авыруларны кабул итә­, пациент­ларның йорт­ларына йөри.
- Сезнең көн саен йогышлы авыручылар белән эшләвегезгә якыннарыгыз ничек карый?
- Хәлне аңлыйлар, лә­кин безнең өчен борчылап торалар. Мин табиб – эшем шундый. Ләкин хроник авырулары булган өлкән яшьтәге әти-әнием янына бармаска тырышам, алар­ның сәламәт булуы минем өчен мөһим. Телефон һәм “скайп” аша сөйләшеп, хәлләрен белешеп торам.
- Ковид белән авыручылар белән эшләгәндә Сездә курку тойгысы бар­мы? Хәвефсезлек чараларын үти­сезме?
- Бу авыру башланганда, мөгаен, курку һәр кешедә дә булгандыр. Үзеңә караган­да, якыннарың, туганнарың йоктыра һәм чирли күр­мәсеннәр, дип борчыласың. Безне Ходай саклый, күрәсең, бәхеткә, мин дә, якыннарым да коронавирус белән авыр­мыйбыз. Мин һәм хезмәт­тәш­ләрем дә махсус костюмда йөри­без, дистанция саклыйбыз, иммунитетыбызны ныгытырга тырышабыз, сәламәт тормыш алып барабыз. Грипптан һәм пневмококк ин­фекциясеннән прививка ясаттык. Дө­рес тукланабыз, спорт белән шө­гыль­лә­нә­без, вакыт калса, саф һавада йөрибез.
- COVID-19 авыруын кемнәр авыррак үткәрә?
- Өлкән яшьтәгеләр һәм диабет, онкология, бронхо-үпкә системасы, йөрәк-кан тамырлары кебек хроник авырулары булган кешеләр аны авыр үткәрә. Яшьләрдә һәм урта яшьтә­геләрдә авы­ру җиңелрәк үтә. Гаи­лә­лә­ре белән ковид белән авыру очраклары булды, алар амбулатор дәвалан­ды­лар. Ә бер гаиләдәге дүрт ке­шене авыр хәлдә дәва­ханәгә салдык.
- Пандемия шартларында йөрәк чирлеләрнең сәламәтлеген ничек сакларга?
- Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кеше­ләр­гә даруларын даими кабул итәргә, грипптан һәм пневмококк инфекциясеннән вакытында прививка ясатырга, санитар-эпидемия ре­жимын сакларга, битлек кияргә һәм халык күп йө­регән урынга бармаска ки­ңәш итәбез. Әгәр авыруның тәүге билгеләре сизелә икән, вакытында дәвалана башларга һәм, өзлегүләр бул­масын өчен, табибка мө­рәҗәгать итәргә кирәк.
- Коронавирусның беренче һәм икенче дулкыны арасында нинди аерма бар?
- Язга караганда әле авыручылар күбрәк. Өлкән­нәр аны аеруча авыр ки­че­рә. Бәлки, бу үзизо­ля­ци­яләү булмау нәтиҗәседер.
- Сезнең тәҗрибәдә коронавирустан үлү очраклары булдымы?
- Әйе, кызганычка кар­шы, булды. Чирләүчеләр өчен дә, аларның якыннары өчен дә кайгырасың. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә, хроник авырулары булганнар да бар. Хроник авырулары булмаган яшьләр аеручы кызганыч, алар чир­не йоктыргач, үзләре ге­нә дәваланганнар, озак вакыт табиб­ка мөрәҗәгать итмә­гәннәр, ә килгәч, соң була...
- Кеше чирли башлавын тоеп, табиб чакырта. Ә ул шул көнне генә ки­лә алмаска мөмкин. Табибтан баш­ка үз-үзеңне дәваларга ярыймы?
- Әгәр авыру билгеләре сизелә икән, мотлак табибны чакыртырга кирәк. Әгәр шалтырата алмасагыз, вируска каршы препаратлардан башлагыз, күбрәк җылы су, чәй эчәргә ты­рышыгыз. Тән температурагыз 38 гра­дуска кадәр икән, дару эчеп аны төшерергә кирәкми, иммунитетыгыз үзе көрәш­сен. Һич кенә дә антибиотиклардан башламагыз, ан­нары безгә дисбактериоз белән авыр хәлдә ки­ләләр. Үзегезне һәм якыннарыгыз­ны саклагыз, хәвефсезлек чараларын үтә­гез, иммунитетыгызны ныгытыгыз.
- Зөлфия Винер кызы, әңгәмәгез өчен рәх­мәт.
Ксения Калинина әңгәмәләште.
Читайте нас: