Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
23 декабрь 2020, 11:31

Электр челтәрләре – ышанычлы кулларда

Энергетиклар көне алдыннан без “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте директоры Ф.Г.Мөхәммәтҗанов белән очрашып, аңа берничә сорау бирдек.

- Фәнис Гыйльметдин улы, пред­приятиенең төп эшчәнлек төрләре турында сөйләп үтсәгез иде.
- “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыятенең төп эш­чәнлек төрләре: электр энер­гиясе тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү һәм электр челтәрләре төзү.
- Электр челтәрләренең ышанычлыгын арттыру, шулай ук аварияләрне бетерү вакытын киметү өчен нинди эшләр башкарыла?
- Авыл халкының исенә төшереп үтәсе килә: электр челтәрләрен безгә район хакимияте тапшырды, чөнки вакытында алар авария хәлендә иде. Исегездәдер, элек электр челтәрендә киеренкелек аз булганлыктан, әледән-әле ут сүнә иде. Безгә кадәр электр чел­тәрләрен хезмәтләнде­рүче оешма акча юклыктан һәм матди-техник базасы начар булганлыктан, электр энергиясе белән тәэмин итү буенча хезмәт­ләрне тиешен­чә күрсәтә алмады. “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте тарафыннан 90 проценттан артык челтәр­ләр яңадан төзелде, реконструкция һәм капиталь ре­монт үткәрелде. Бу эшләр барышында агач баганалар тимер-бетонга, тимерчыбыклар көч­лерәккә алмаштырылды, ә трансформатор под­стан­ция­ләр­­нең куәте арттырыл­ды. Ул ава­­­рия­ләрнең санын күп тапкырга киметергә һәм тапшырылган электр энер­гиясенең сыйфатын арттырырга булышлык итте.
Бүген өзеклекләр булмый диярлек. Электр уты уңайсыз һава шартлары, йә булмаса, машинада җилдерергә яратучылар баганага барып бәрелгәндә һәм планлы эшләр аркасында гына сүнде­релеп тора.
- Фәнис Гыйльметдин улы, агымдагы елда нинди күләмле эшләр башкарылды.
- Башкортстан Республикасы сәнә­гать, энергетика һәм инновация минис­трлыгы раслаган инвестиция про­г­раммасына ярашлы, 2020 елда Кыр­мыскалы авылының Яңа урамыннан Бакча урамына, Төзүчеләр урамыннан Ходайбирдин урамына кадәр гомум 6,7 километр озынлыгындагы һавадан үтүче электр линияләренең куәтен арттыруга булышлык итүче реконструк­цияләү эшләре башкарыл­ды, шулай ук алты трансформатор под­станцияләре шактый куәтлегә алмаштырылды.
Дүрт километрдан артык озынлыгындагы 0,4кВлы һава­дан үтүче электр линияләренә реконструкция үткә­релде.
Яңа йортлар төзе­лүче бистәләрне электр энергиясе белән тәэмин итү өчен дүрт километрдан артык озынлыгында 10 кВлы һавадан үтүче электр тапшырулар линия­ләре сузылды һәм 35 километрдан артык озынлыгында 10/0,4 кВлы тугыз данә трансформатор под­станци­яләре урнаштырылды. Эле­ктр энергиясенә коммерция исәбе алып баручы 1034 данә автоматлаштырылган мәгъ­лүмати-үлчәү системасы ку­елды. Гомумән, барлыгы 77,991 миллион сумлык күлә­мдә электромонтаж эшләре башкарылды.
COVID-19 сәбәпле кат­лау­лы хәл килеп тууы, мәк­тәп уку­чыларының дистанцион укуга күчүе, Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруы, мәк­тәп­ләр­нең һәм поли­кли­ни­каларның эш режимына чикләүләр кертелүе сәбәпле, җәй айларына планлаштырылган электромонтаж эшләре туктатып торылды һәм көзге-кышкы чорга күче­релде.
Югарыда санап үтелгән барлык эшләр электр челтәр­ләре­нең ышанычлыгын арттыру, авария хәл­ләренә юл куймау, тапшырылган электр энергия­сенең сыйфатын арттыру максатында башкарыла.
Шулай ук райондагы зур тизлек белән үсеп чыккан яңа бистәләрне вакытында электр уты белән тәэмин итәбез, би­регә газ үткә­рел­мәү сәбәпле, куәтле трансформатор под­стан­­­цияләре ур­наш­тырабыз. Кешеләр өйләрен җылыту һәм ашарга пешерү өчен газ урынына электр утын файдаланырга мәҗбүр булалар. Ә ул кыйммәткә төшә.
Яңа бистәләрдә электр энер­­гиясе бердәнбер уңай­лык. “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәм­гы­яте хезмәт­­­кәр­лә­ре анда яшәү­челәргә кыска гы­на вакыт эчендә намуслы һәм сыйфатлы итеп ут үткә­рәләр.
- Фәнис Гыйльметдин улы, һө­нәри бәйрәм алдыннан хезмәт­­тәш­ләрегезгә нинди теләкләрегезне җиткерәсез?
- Энергетиклар көне уңа­еннан “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте коллективына рәхмәт белдерәм һәм ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Бу котлауларга район гәзитләре редакциясе коллективы да кушыла.
Ринат Шәйбәков язып алды.
Читайте нас: