Үзән
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
1 гыйнвар 2021, 02:00

Тотрыклы хезмәт нигезе

2014 елдан башлап ел саен 31августта районның ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.Иң изге һөнәрнең нигезендә тирән мәгънә ята, чөнки алар малларның гына түгел, кешелекнең сәламәтлек сагында торалар. Кырмыскалы ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунакаев белән әңгәмә шул турыда.

- Галинур Гаяз улы, безнең район байтак еллар дәвамында йогышлы авырулар буенча уңышлылар исәбендә. Моның артында ветеринария хезмәткәрләренең көндәлек тырыш хезмәте ята.
- Чынлап та, барлык ветеринария һәм санитария чараларын вакытында һәм сыйфатлы башкару, квалификацияле белгечләр һәм тиешле матди-техник чаралар белән тәэмин итүебез безгә йогышлы һәм инвазион авырулар буенча җәмгыять һәм шәхси сектордагы малларның иминлеген сакларга булышлык итте.
Хәзерге вакытта район биләмәсендә безнең хезмәтнең 14 учреждениесе, шул исәптән ике участок ветлечебница, сигез ветеринкрия участогы, лаборатория диагностикасы бүлеге, ике ветеринария-санитария экспертизада 24 ветеринария табибы һәм 13 ветеринария фельдшеры эшли. Алардан башка авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 10нан артык белгече малларның санын тәэмин итә. Ветеренарларның карамагында 25 мең баш мөгезле эре мал, шул исәптән 9 меңгә якын сыер, шулай ук 16 меңнән артык сарык, 1,5 мең ат, 800 башка якын дуңгыз, 220 мең баш кош-корт, 5 мең бал корты гаиләсе исәпләнә. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда 16,8 меңнән артык мал асрала.
- Китерелгән саннарга караганда, димәк, хезмәткәрләргә һәрвакыт уяу булырга һәм үз карамакларындагы биләмәне күзәтү астында тотарга тиеш.
- Чынлап та, бу йогышлы авыруларның таралуына юл куймауның төп шарты булып тора. Шуның өчен безнең хезмәткәрләр районнан читтә инфекция эләктермәү өчен барлык тырышлыгын сала. Шулай, читтән алып кайткан мал барлык кагыйдәләр буенча карантин үтә. Барлык 118 авылда да себер язвасы һәм башка кискен авыруларга каршы профилактик вакциналар ясауга зур игътибар бирелә. Кешеләр һәм маллар арасында котыру чирен булдырмау максатында авыл хуҗалыгы малларының исәбен алу, тугач та аларга биркалар беркетү, этләргә паспорт бирү, хуҗасыз эт һәм мәчеләрне тоту кебек комплекслы чаралар үткәрелә. Малларны караучысыз көтмәү, йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар арасында мониторинг тикшерү - дуңгызларның Африка чумасын булдырмауга каршы тәү чираттагы бурычлар. Инвазион авыруларны күзәтү астында тоту һәм ихаталар буйлап йөреп эхинококкоз авыруын профилактикалау буенча эт, мәче һәм башка хайваннарда гельминтозга тикшерү үткәрелә.
Мөгезле эре маллардагы лейкоз хуҗалыкларга байтак икътисадый зыян салырга мөмкин. Аны ачыклау максатында ел саен маллардан анализ алына. Шулай, узган елда алынган 16 мең баш малның 28ендә авыру табылды. Мондый маллар суюга тапшырыла.
Маллардан алынган продукция – ит, сөт җитештерү, сату, шулай ук аларның калдыкларын утильләштерүне ветеринария хезмәткәрләре даими күзәтү астында тота. 16 типовой мал каберлегенең 14е реконструкцияләнгән. Ике крематория һәм мал сую пункты эшли.
- Аңлашыла, ветеринария өлкәсендәге хәл экспертиза нәтиҗәләре һәм биоматериаллар анализлары буенча бәһалана һәм тикшерелә. Сезнең учреждениедә диагностика бүлегенең эше ничек куелган?
- Чынлап та, бөтен коллективның эшчәнлеген район ветеринария станциясенең мөһим бүлекчәсеннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Тәҗрибәле ветеринария табибы А.А.Тимербаев җитәкчелегендәге бүлектә барлыгы 6 кеше эшли. Коллектив бәләкәй булуга карамастан, алар безнең генә түгел, күрше Архангель районында да күләмле диагностик тикшерүләр алып баралар. Алар биналарның дезинфекция сыйфатына бакконтроль үткәрү, сөт, кан, сидектән һ.б. башлап, дистәләгән, тәү чиратта, йогышлы авыруларга кадәр 50дән артык экспертиза ясый. Шулай, эре һәм вак малларда бруцеллез авыруын ачыклау максатында елына 30 меңгә якын тикшерү үткәрелә. Мал азыкларының сыйфатына бәһа бирүче бүлек белгечләренең роле зур, аларның күрсәткеченнән чыгып, хуҗалыкларда туклыклы матдәләрдән торган рацион төзелә. Шулай, узган ел дәвамында 14 мең тоннага якын печән, 52 мең тонна сенаж һәм 35 мең тонна силос тикшерелде.
- Район ветеринария станциясенең көтүләрне яңарту кебек терлекчелекнең мөһим тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең тырышлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел.
- Район биләмәсендәге ясалма орлыкландыручы алты пунктта да квалификацияле белгечләр хезмәт сала. Аларның барсы да тиешле корылмалар белән тәэмин ителгән. Район һәм республика һөнәри осталык конкурсларында призлы урыннар яулаулар безнең техник-осеменаторларның тәҗрибәсе турында сөйли. Узган елда алар тарафыннан ике мең башка якыны яки шәхси сектордагы малларның 40 проценты ясалма орлыкландырылды. Шунысы куанычлы, сыер асраучыларның күбесе көтү яңартуның бу ысулын лаеклы бәһалый, чөнки ул сәламәт мал асрарга һәм югары продуктлы токым алырга мөмкинлек бирә.
- Кадрлар турындагы сөйләшүгә кире кайтып, райондагы эре хуҗалык җитәкчеләренең берсе әйткән сүзне искә төшереп үтәсе килә. Ул, статистика буенча, терлекчелек тармагында ветеринариядә иң озак эшләүчеләр, дигән. Сез бу фикер белән килешәсезме?
- Тулысынча хуплыйм. Ул коллективның тотрыклы эшенең нигезе булып тора да инде, чөнки тәҗрибә ул һөнәри осталык кына түгел, халык арасында абруй казану һәм алар белән уртак тел таба белү дә.
Шунысы куанычлы, безнең учреждениедә мондый оста белгечләр байтак. Шулай, район ветеринария станциясенең начальник урынбасары Шәүкәт Курмаев, лаборантка Рузилә Талхина, ветеринария участоклары мөдирләре Фларис Кәримов, Дамир Амекачев, Вил Гайнуллин, ветеринария фельдшеры Марат Хаҗиев ветеринария хезмәтенә 30 елдан артык гомерләрен багышлады. Эпизоотия бүлеге начальнигы Венер Батталов, ветеринария табибы Наталья Данилова, участок мөдире Марат Хәйретдинов, ветеринария фельдшерлары Рафаил Хәмитов, Марат Ярмөхәммәтов һәм башка бик күпләр бу өлкәдә 20 елдан артык эшли. Константиновка ветеринария участогында хезмәт итүгә 43 ел гомерен багышлаган Виталий Кимович Козловны үз эшенең остасы дип хаклы рәвештә әйтергә мөмкин. “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Вадим Әлимгафаров, “Шәйморатов” җәмгыятеннән Алексей Мөхәммәтгалиев, “Алатау” җәмгыятеннән Руслан Җиһаншин һәм башка армый-талмый хезмәм салган белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Хезмәттәшләремне һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлап, тәү чиратта, ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге һәм шатлык-куанычлар телим.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов язып алды.
Читайте нас