- Марат Рәмил улы, әле күптән түгел генә сез узган елга йомгак ясадыгыз. Статистика нәрсә сөйли: юлларда үлем һәм имгәнү күрсәткечләре кимиме?
- Район юлларында хәл яхшы, дип әйтмәс идем. Узган елның гыйнвар-февраль айларында ике генә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булды. Агымдагы ел башыннан дүрт кешене бәрдерү очрагы теркәлде, алар үлемечле тәмамланды. Бу бик зур сан. Юлларда үлем очраклары буенча безнең район, Уфа белән бергә өченче урында тора.
- Юл-транспорт вакыйгаларының сәбәбе нидә соң?
- Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - җәяүлеләрнең хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмавында. Алар тиешсез урыннан юл аша чыгалар, караңгы вакытта киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар такмыйлар, эчкән килеш юлда йөриләр.
- Ни өчен? Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында бәләкәйдән ук сөйлиләр бит.
- Мөгаен, кайберәүләр начарлык башка берәү белән булырга мөмкин, ләкин минем белән түгел, дип уйлыйлардыр. Бу уңайдан көн саен җәяүлеләр белән профилактик эш алып барабыз. Шулай ук квартал саен районның авыл биләмәләре башлыклары белән юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссия утырышлары үткәрәбез.
Исегезгә төшерәбез, хәтта җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда да бик уяу булырга кирәк – транспортның сезгә юл бирүләренә инангач кына, юл аша чыгарга кирәк. Балалар киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиешлеген ата-аналарга аңлатырга тырышабыз. Әти-әниләр бала белән мәктәпкә бару һәм мәктәптән кайту маршрутын, хәвефле урыннарны, кайдан юл аша чыгарга яраганлыгын балаларына мотлак күрсәтергә тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, җәяүлеләр юлы чистартылган булуына карамастан, коляскалы әниләр зур юлдан йөри.
- Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ничек аңлаталар?
- Мондый очракта алар: “Ашыгабыз, бер нәрсә дә булмас”, - дип акланырга тырыша.
Шунысын билгеләп үтәсе килә, безнең Уфа-Инҗәр-Белорет юлында хәзерге вакытта тигезсез юл турында кисәтүче хәрәкәт тизлеген чикләүче юл билгеләре куелган. Ләкин водительләрнең күбесе аларга игътибар итми, күрәсең, бу билгеләр алар өчен куелмаган дип саный. Моңа җитди карарга һәм тизлек режимын сакларга кирәк. Моннан тыш, һава шартларын да онытырга ярамый. Узган атнада водитель һава шартларын исәпкә алмыйча, хәрәкәт тизлеген арттырып, узып китәргә уйлаган. Нәтиҗәдә, водитель машинага идарә итүне югалткан һәм юлдан төшеп киткән. Бәхеткә, машинасы гына зыян күрде, шул сәбәпле, ашыккан урынына соңрак барып җитте.
- Алдагы сорау иң кадерле кешеләребез – балаларны утыртып йөрүгә кагыла. Водительләр автокреслолардан файдаланырга өйрәнгәнме?
- Өйрәнделәр. Балаларын креслога утырталар, ләкин ата-аналар үзләре башка кагыйдәләрне ешрак боза башлады - зур тизлек белән йөриләр. “Балаңны алып барасың ич! Кая ашыгасың?” – дип әйтәсе килә аларга.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юл-транспорт һәлакәтендә алынган тән җәрәхәтләре суык тию генә түгел, алар эзсез үтми, күпчелек очракта, алар гомерлеккә кала. Мин балаларның хәвефсезлеген санга сукмаган, балаларын креслосыз йөреткән, хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыккан, тизлек режимын үтәмәгән ата-аналарны һич аңламыйм. Үзеңне һәм балаларыңның сәламәтлеге һәм гомере турында уйламау җинаятькә тиң ул.
- Бүген урамнарда һәм юлларда камералар бик күп. Ничек уйлыйсыз, алар тизлек режимын бозуларны профилактикалауга йогынты ясыймы?
- Камералар иң проблемалы һәм хәвефле урыннарда урнаштырылган һәм юл йөрү кагыйдәләренең бозылуын ачыклау һәм штрафларны күтәрү өчен түгел, алар, беренче чиратта, юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең хәвефсезлеге өчен куелган. Машинада җилдерергә яратучылар - җитди проблема тудыра. Алар юл хәрәкәтендә катнашучылар булуларын онытып, юл билгеләренә игътибар итми. Фото-видеолы камералар барлыкка килү белән юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар кимеде, аларны камералар тәртипкә сала.
- Камералар тизлек режимын бозуларны профилактикалауга йогынты ясый. Ләкин алар эчкән водительләрне ачыклый алмый.
- Әлбәттә, камералар юл-патруль хезмәте хезмәткәрләрен тулысынча алмаштыра алмый. Узган ел районда исерек килеш машина йөртүчеләр гаебе белән 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 6 кеше һәлак булды. Агымдагы елның ике аенда без 30дан артык эчкән водительне тоткарладык. Аларга ел ярымга кадәр машинага идарә итү хокыныннан мәхрүм итү һәм 30 мең штраф, ә киредән эчкән килеш эләккән өчен җинаять җаваплылык кебек җәза каралуына карамастан, кешеләр барыбер руль артына исерек килеш утыруларын дәвам итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителгәннән соң да, күп кенә водительләр үзләренең машина йөртү таныклыгын территориаль бүлекчәгә тапшырмыйча, машинага идарә итәләр. Моны ЮХИДИ экипажларына ачыклау авыр түгел. Шуны әйтәсем килә, машина йөртү таныклыгыгызны ЮХИДИга никадәр тизрәк тапшырсагыз, сез шулкадәр аны тизрәк кире кайтарып алачаксыз.
Эчкән килеш руль артына утыручылар темасын дәвам итеп, шуны билгеләп үтәсем килә, биредә мессенджерларда оештырылган АнтиДПС төркеме дә тискәре йогынты ясый. Бу төркемнең администраторлары водительләр өчен “аю хезмәте” күрсәтә. аларга ЮХИДИ экипажларының кайда торуларын хәбәр итәләр. Шул сәбәпле, водительләр эчкән килеш руль артына утыралар. Бу расланган мәгълүмат. Кырмыскалы авылында булган бер очрак хәтердә калган. Бер водитель эчкән килеш руль артына утырган һәм юлдан төшеп китеп, капланган, нәтиҗәдә һәлак булган. “Сез нәрсә белән ярдәм иттегез” – дигән сорау килеп туа. Минемчә, мондый мисаллар күп, ләкин бу шаяру аяныч тәмамланырга мөмкин. Мондый очраклар АнтиДПС админинстраторларының намусында дип саныйм.
Машина йөртү таныклыгы булмаган, балигъ булмаган мәктәп укучыларының руль артына утырулары зур проблема тудыра. Мондый хокук бозган өчен административ җаваплылыкка ата-аналары җәлеп ителәчәк, ә машина тартып алыначак. Былтыр шундый бер хәл булды: безнең районнан өч яшүсмер эчкән килеш машинага утырып чыгып киткәннәр һәм фаҗигага юлыкканнар. Ә бу машинаны үсмергә бер атна элек кенә алып биргәннәр. Бер гаепсез кешеләрнең зыян күрәсен уйлап та бирмәгәннәр.
- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк?
- Беренчедән, машина йөртү мәдәниятенә, әдәплелеккә, үзара ярдәмләшүгә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә өйрәнергә кирәк. Ә без, ЮХИДИ хезмәткәрләре буларак, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен елның теләсә-кайсы вакытында, көндез һәм төнлә үз эшебезне башкарабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Светлана Карпова әңгәмәләште.