Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
20 апрель 2021, 09:23

Теплица сайлыйбыз: кайсысы яхшы?

Безнең төбәктә климат үзенчәлекләре яшелчә үстерүчеләргә мул уңыш алырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә кешеләр яшелчәләрне теплицаларда үстерергә мәҗбүр. Ә аларның ниндие генә юк: агачтан, пыяладан, поликарбонаттан, пленкадан ясалганын да күрергә мөмкин. Бүген без теплица сату өлкәсендә байтак тәҗрибә туплаган “Стройтехсервис” җәмгыятенең генераль директоры Альберт Уразбахтиннан теплица сайлау һәм кую нечкәлекләрен, кайсысы яхшырак икәнен сораштык.

- Альберт Марат улы, тәү тапкыр теплица алырга һәм анда яшелчә үсте­рергә теләгән кешеләргә нинди киңәш­ләр бирер идегез?
- Иң тәүдә, теплицаны урнаштыру өчен урын сайларга кирәк. Монда кар ятмыймы, ышык урынмы, җил уйнамыймы, шулай ук аны нәрсә өстенә утыртырга икәнлеген ачыклау мөһим. Ул көньяктан төньякка карап торырга тиеш. Нигезе бетоннан булса - бик яхшы, ләкин вакыт үтү белән икенче урынга күчерергә уйласагыз, аны сүтеп-җыю белән проблема килеп тууы ихтимал. Шулай ук теплицаны коры җиргә утыртырга да киңәш итмәс идем, чөнки дым тартып һәм туфракка тиеп тору аркасында ул озак хезмәт итмәячәк.
- Йорт салу алдыннан дөрес нигез салу – иң мөһиме. Монда да шулаймы?
- Әйе, нигез һичшиксез кирәк. Кешеләр әзер нигезне сатып алырга теләми. Яхшы, аны беркем дә көчләп такмый. Бу һәркемнең үз эше. Прайс буенча барлык ныгытмалар белән алты метрлы әзер фундамент якынча 3 мең сум тора. Ләкин аны үзеңә дә эшләргә мөмкин. Клиент тактаны үзе сатып алып, почмакларын беркетә һәм эшкәртеп урнаштыра ала. Ләкин 4-5 елдан такта чери һәм аны яңасына алмаштырырга мөмкин, ә каркас чиста булып кала һәм череми.
Иң гади вариант – 150x150 cантиметр зурлыгындагы тактаны антисептик белән эшкәртеп, штырлар белән беркетеп куярга. Теплица астына җил керерлек булмасын өчен кырларына туфрак салып чыгарга кирәк. Җил өреп торса, ул очып китәргә мөмкин. Кредитка алган теплицаны җил очырып киткән очраклар да булгалады. Күз яшьләре белән клиент ярдәм сорап шалтырата. Без ничек ярдәм итә алабыз? Әлбәттә, аларның хәленә кереп, поликарбонатны үз хакы белән генә бирә алабыз.
– Теплицалар нинди материалдан җитештерелә?
– Теплица каркастан, профиль торбадан һәм поликарбонаттан тора. Каркасның ике варианты була: цинкланган калайдан һәм корычтан. Цинкланган калайдан җитештерел­гәненең өстенлеге – ул озак хезмәт итәчәк, тутыкмый, ләкин аны җыюы катлаулырак. Мондый теплица краб кушылмаларыннан, кечкенә болтлардан тора. Бер көн эчендә генә аны җыю мөмкин түгел. Мин үземнекен бер атна буена җыйдым (көлә). Ә корыч теплицаны 1-2 сәгать эчендә җыярга мөмкин. Порошоклы буяу белән буялуга карамастан, ул тиз тутыгырга мөмкин. Чынында исә, фундамент салудан баш тарткан һәм теплицаны дөрес файдаланмаганнарның теплицалары озак хезмәт итмәячәк.
- Теплица сатып алган һәр бакчачыдан: аның “көчәйтелгәнен” алырга ки­рәк, дигәннәрен ишеткән бар. Кө­чәй­тел­гән теплица нинди була һәм аның аермасы нидә?
- Һәр теплицаның дугалар ярдәмендә төзелгән каркасы була. Көчәйтелгән теплицада аларның арасы 63 сантиметр, ә көчәйтелмәгәннекендә ул 1 метр. Әл­бәттә, дугаларны ешрак куйган саен, кар поликарбонатка түгел, ә дугага ятачак. Көчәйтелмәгән теплицада барлык авырлык поликарбонатка төшә. Шуңа поликарбонатның тыгызлыгына акчаны кызганырга кирәкми.
– Тыгыз поликарбонат нәрсәдән гыйбарәт? Һәм аның ниндиен сайларга кирәк?
– Поликарбонатта иң мөһиме – калынлыгы түгел, ә аның тыгызлыгы. Ул 1 квадрат сантиметрга ничә килограмм туры килүе белән исәпләнә. Аның тыгызлыгы 45, 47, 50, 65, 80нән башлана. Тыгызлыгы 45-47 булган поликарбонатны алырга киңәш итмим. Ул тиз сына, бөгелә һәм тиз янчелә. Шуңа 50дән артык булганын алырга кирәк. Көчәйтелгән теплица һәм тыгызлыгы 50дән артык булган, кыйммәт булмаган поликарбонат алсагыз, отылмассыз. “Greengarden” компаниясе үзен тик уңай яктан гына күрсәтергә өлгерде. Тыгызлыгы, сыйфаты, хакы һәм ышанычлыгы һәм файдалану вакыты белән аңа тиңнәр юк. Мондый теплица озак хезмәт итәчәк. Ләкин аны дөрес тәрбияләү кирәк.
- Теплицаны тәрбияләү турында нәрсәләр белергә кирәк?
- Кыш көне аның эченә мотлак кар тутырырга кирәк. Чөнки аның эченә яңгыр эләкми, шунлыктан, туфрак кибә. Ул озак хезмәт итсен өчен тәрәзә һәм ишекләрен ябарга кирәк. Теплица башына кар җыелса, аны көрәк яки сәнәк белән чистартырга һичкенә дә ярамый. Түбәдән кар шуып төшсен өчен 50-60 сантимер тирәсе теплица буйлап карны көрәп, аны эчкә ыргытырга кирәк.
Җәй көне теплицада тамчылап су агызырга кирәк. Моның күп кенә өстенлекләре бар. Тамчылап су сипкәндә теплицада чүп үләннәре үсүдән туктый. Су азрак сарыф ителә - 50 литр бер атнага җитәчәк. Һәр үсемлек тамырына ти­ешенчә дым киләчәк. Сулы бакка азрак ашлама өстәп, тамчылап сипкәндә тиешле матдәләр нәкъ тамырына эләгәчәк.
Яз көне эчтәге барлык бактерияләр һәлак булсын өчен поликарбонатны сабын эремәсе белән юып чыгарга кирәк.
- Кайбер теплицаларның түбәләре ачыла. Сез андыйларны җитештерә­сезме һәм моңа ничек карыйсыз?
- Маркетинглы, шәп нәрсә. Җәй көне, ул бәлки, файдалыдыр. Күләгәле урында температура 30 градус булганда, теплица эчендә ул 70 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Шуның өчен аның түбәсен ачу белән үсемлекләр тын алачак. Ләкин җитештерелгән элемент­ларның сыйфатына сораулар бар. Алар пластиктан ясала. Шуңа, кыш теплицаны ачсак, түбәгә кар ятмаячак, дип уйларга кирәкми. Кызганычка каршы, алар озакка чыдамый. Өстәвенә, ачылучы һәр секция клиентка 2,5 мең сумга төшә. Ә алар ким дигәндә дүртәү кирәк. Ягъни, мондый теплица ныксыз гына түгел, 10 мең сумга кыйммәтрәккә дә төшәчәк. Тәүдә ул яхшы ябылачак, ләкин соңын­нан ролл шуып торачак. Көчле җил чыкканда ул теплицаны төбе-тамыры белән алып ташларга мөмкин. Мин мондый теплицаны алмас идем.
– Теплица сайладыгыз, нигезне әзерлә­дегез, ә аны ничек җыярга соң?
– Җыю – теплицаның гомерен озынайта торган мөһим мәлләрнең берсе. Безнең илдә инструкцияләрне өйрәнү проблема ул. Без барыбыз да аңлашыла дип уйлыйбыз һәм инструкциясен өйрәнеп тә бетмичә, эшкә тотынабыз. Чөнки безнең тиз генә җыеп бетәсе килә. Ян торбалар өчен бер поликарбонатны аерырга, аны горизонталь беркетергә мөмкин һәм ул яхшы итеп басып торачак кебек тоела. Ләкин поликарбонатның кәрәзләре бар. Җәй һәм көз көне кәрәз эченә эләккән су кыш көне поликарбонатны ярмасын өчен алар вертикаль торырга тиеш. Шулай ук барлык поли­карбонатларда да “ультрафиолеттан саклый” дип язылган. Язу булганы – тышкы ягы. Эчке ягы – үтә күренмәле пленка. Теплицаны җыйганда шул пленканы мотлак алырга кирәк. Монтажны ян яктагы ишекләрдән һәм форточкалардан башларга, арытабан поликарбонатны очыннан алып уртага таба барырга кирәк. Дугалар поликарбонатка тыгыз ятарга тиеш. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, моны яхшы белгән белгечне чакыртсаң, яхшырак. Аны җыю якынча 2,5 меңгә төшәчәк.
- Теплицаны кайчан куярга?
- Арбаны – кыш, чананы җәй әзерлә дигәндәй, теплицаны көздән куеп калдыру, әлбәттә, яхшырак. Күз алдына китерегез: сезгә теплица урнаштырдылар, тирес китерделәр, ди. Яз җитү белән җирне йомшартып, үсентеләрне утыртып чыгасыз. Ләкин күпләр теплицаны, нигездә, яз көне урнаштыра. Җәй көне дә алалар - тавык асрау, йә булмаса, бассейн кую өчен алалар. Хәтта гараж өчен дә кулланалар.
- Теплицада нәрсә үстерергә мөмкин?
- Моны һәр кеше үзе хәл итә. Ләкин кыяр һәм помидорны төрле теплицаларда үстерергә кирәк. Алар бер-берсеннән серкәләнәләр һәм аның уңышы теләгәнчә булмаска мөмкин. Еш кына клиентлар 2-3 теплица куя. Узган елда бер клиентка помидор һәм кыяр өчен ике теплицага заказ бирде. Ул үзе пенсиядә, яшелчәләр үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлаган һәм нәтиҗәләр куанырлык. Агымдагы елда инде өченчегә заказ бирде.
- Ишеткәнсездер инде, быел тимергә хаклар кискен артты. Теплицаларның ничек?
- Шулай булуга карамастан, без узган ел хаклары буенча эшлибез. Моңа берничә фактор да булышлык итте. Беренчедән, без теплицаларны Урал авылындагы цехта үзебез җитештерәбез, поликарбонат һәм фурнитураны гына сатып алабыз. Профильне бөгәбез, буйыйбыз һәм сату өчен тиешле рәвешкә китерәбез. Шулай ук теплицалар комплектлау буенча базарда лидер булып торган “Стройтред” компаниясе белән уңайлы шартларда килешү төзелгән.
- Сезнең теплицаларны кайда һәм нинди хак белән алырга мөмкин?
- Безнең теплицаларның хакы 16 990 сумнан башлана. Аңа түбәндәге адрес буенча заказ бирергә мөмкин: Урал авылы, Бакча урамы, 41, “Стройтехсервис” компаниясе. Телефон: 8-961-36-34-777.
Ринат ШӘЙБӘКОВ әңгәмәләште.
Реклама хокукында.
Читайте нас: