Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
20 август 2021, 09:41

Йөкле хатыннар өчен пособие турында аңлатмалар

1 июльдә РФ Хөкүмәте карары нигезендә, йөклелекнең 12 атнасында, ләкин йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел, медицина оешмасына исәпкә баскан йөкле хатыннарга түләүгә гаризалар кабул ителә башлады.

Йөкле хатыннар өчен пособие турында аңлатмалар
Йөкле хатыннар өчен пособие турында аңлатмалар

Бу уңайдан халыкның сораулары күп булды. РФ Пенсия фондының Кырмыскалы районындагы клиентлар белән эшләү хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе Зөлфия Котлыева бу сорауларга җавап бирә.
- Зөлфия Хәмит кызы, бу посо­биенең күләме нинди, аңа кем хокуклы һәм аны ничек рәсмиләштерергә?
- Айлык пособие күләме хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә. Безнең республикада 2021 елга әлеге күләм 10 641 сум, димәк, пособие күләме 5 320,50 сум булачак. Аны гаиләдә һәр кешегә керем яшәү минимумыннан артмаган, йөкле­лек­нең беренче 12 атнасында исәпкә баскан хатын-кызлар алырга мөмкин. Аны исәпләгәндә барлык керемнәр, шул исәптән алиментлар, эшсезлек буенча пособиеләр һ.б. исәпкә алыначак. Пособиене Дәүләт хезмәтләре сай­тында яки шәхсән РФ Пенсия фон­дында клиент хезмәтендә рәсми­ләштерергә мөмкин.
- Йөклелекнең кайсы вакытыннан пособие билгеләү турында гариза бирергә мөмкин?
- Аны йөклелек вакыты күпме булуга карамастан тапшырырга мөмкин. Әмма аны түләү медицина оешмасына исәпкә баскан йөклелекнең тәүге 12 атнасында гына башлана.
- Пособиене ничек алырга?
- Күпчелек очракта пособие бил­геләү өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Русия Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.
Шәхси мөрәҗәгать иткәндә алдан язылырга (https://es.pfrf.ru/znp/) һәм шәхесне раслаучы документны күр­сәтергә кирәк булачак. Йөклелек буенча исәпкә кую турындагы до­ку­ментларны бирергә кирәкми, чөн­ки Пенсия фонды аны ведомст­во­ара хезмәттәшлек программасы чик­лә­рендә үзләре соратып ала.
- Әгәр гаризаны тутырганда хата җибәрелсә, нишләргә?
- Пенсия фонды бүлеге белгечләре, баш тартмыйча, аны эшләп бетерү өчен кире кайтарачак, моның өчен 5 эш көне бирелә. Әгәр дә эшләнеп беткән гариза 5 эш көне эчендә Фондка килсә, аны карау тәкъдим ителгән көннән тергезеләчәк. Әгәр юк икән - пособие билгеләүдән баш тартачак, һәм гаризаны яңадан бирергә туры киләчәк.
- Гариза биргәннән соң, түләүне күпме көтәргә?
- Гариза 10 эш көне эчендә тик­ше­релә. Аерым очракта, иң күп 30 эш кө­не вакыт үтәчәк. Акчаны исәпләү по­собие түләнә торган айдан соң ки­лүче айның 1-25 көненнән гамәлгә ашы­рыла.
- Түләү нинди вакытка билгеләнә?
- Йөклелекнең 12нче атнасыннан баш­лап һәм бала тапкан яки йөкле­лек­не өзгән айга кадәр.
- РФ гражданлыгы булмаганнар пособие алырга мөмкинме?
- Әйе, әгәр ата-ананың даими яшәү урыны яисә Русия тер­риториясендә вакытлыча теркәү ур­ыны булса, пособиене ата-анадан яки баладан РФ гражданлыгыннан башка да алырга мөмкин. Чит ил гражданнары яшәү яисә вакытлыча теркәлү урыны буенча Пенсия фонды идарәлегенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
- 31 июльдә медицина оешмасында исәпкә бастым, миңа июль өчен пособие түләячәкләрме?
- Әйе. Айлык пособие тулы ай өчен түләнә.
- Бала табу айның беренче көн­нәрендә планлаштырыла, мин бу ай өчен пособие алырмынмы?
- Әйе. Айлык пособие тулы ай саен түләнә, бала табу яки йөклелекне өзүне дә кертеп.
- Мин хәзер эшләмим, миңа пособие тиешме?
- Әйе. Йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә бассагыз, сез пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә аласыз.
- Әгәр декрет түләүләрен алмасам, миңа пособие түләячәкләрме?
- Әйе. Айлык түләү декрет түләү-ләренә бәйсез рәвештә билгеләнә.
- Мин медицина оешмасында 2021 елның 1 июленә кадәр исәпкә бастым һәм йөклелек буенча бер тапкыр түләнә торган пособиене алдым. Мин айлык яңа пособие ала аламмы?
- Әйе, сезнең йөклелек вакыты кимендә 12 атна булса, сезгә 2021 ел­ның 1 июленнән айлык пособие билгеләнәчәк.
- Минем шәхси эшкуар статусым булса, пособиене билгели алырлармы?
- Әйе. Шәхси эшкуар статусы, әгәр аның билгеләнүенең барлык шартлары үтәлгән булса, айлык пособие билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.
- Банкка бурычым булса, пособие­дән акча тоталармы?
- Юк.
- Әгәр пособие юллау буенча сораулар калган икән, Русия Пенсия фондының теләсә-кайсы клиент хез­мәтенә мөрәҗәгать итә аласыз яки https://pfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7032 сайтында күрсәтел­гән телефон саннары буенча шал­­тырата аласыз.
Светлана Карпова әңгәмәләште.

Йөкле хатыннар өчен пособие турында аңлатмалар
Йөкле хатыннар өчен пособие турында аңлатмалар
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: