Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
20 март 2023, 10:40

Сыйфатлы ит ашыйсыгыз киләме? Безгә рәхим итегез!

Шул көннәрдә Кырмыскалы авылында “Твой мясной” кибете ачылды. Шул уңайдан без кибет хуҗасы - эшкуар Ришат Миһранов белән очрашып, аңа берничә сорау бирдек.

Сыйфатлы ит ашыйсыгыз киләме? Безгә рәхим итегез!
Сыйфатлы ит ашыйсыгыз киләме? Безгә рәхим итегез!

- Ришат Тәлгать улы, ит ризыклары кибете ачу теләге кайчан барлыкка килде?

- Без бит инде күп ризыкларны ит белән пешерергә гадәтләнгән. Көндәлек тормышта яки туган көннәр, юбилейларда кунакларны ит ризыклары белән сөендерәсе килсә, Кырмыскалы яки Булгак авылындагы базарга барабыз. Барганда аның сиңа кирәге булмый яки беткән була. Ә атнаның теләсә-кайсы көнендә барып алырга мөмкин булсын өчен без үзебездә ит кибете ачарга булдык.

Безнең кибеттә сатуда һәрчак яңа суйган ит һәм ит ризыклары бар. Трассага якын урнашуы да уңайлы. Монда шулай ук төрле тәмләткечләр, агач күмер, утынны яндырып җибәрү өчен сыекча, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба да сатып алырга мөмкин. Барысы да сатып алучыларыбызга уңайлы булсын эшләнелә.  

- Ит ризыгының нинди ассортиментлары тәкъдим ителә?

- Һәр кеше итнең сөяксез урынымы, кабыргасымы кирәкме, үзенә охшаганын сайлап алала. Тавык итенең дә бар өлешен аерым сатыла. Сыер итенең аерым яки сыер ите белән дуңгыз ите кушылган фаршны да алырга мөмкин. Йөрәк, тел, бавыр, баш кебек деликатеслар да һәр кешенең күңеленә хуш килер. Сатуда һәрчак дуңгыз итеннән шашлык, шулай ук тозланган, ысланган сало, өй шартларында эшләнгән “Краковская” колбасасы бар. Кулдан әвәләп ясалган пилмәннәр, тутырылган татлы борыч, “голубцы”, фрикадельки, курник, кәтлит яки белен, өчпочмакл кебек ярымфабрикатларның төрлелеге белән куандыра алабыз. Шулай ук шашлыкка, пылауга, иткә төрле соуслар һәм тәмләткечләр алырга да була.

- Яңа суйган итне кайдан аласыз?

- Нигездә, шәхси йорт хуҗалыкларыннан - абердин-ангус токымлы бер яшьлек малларның итен сатып алабыз. Бездә малларның тән авырлыгын арттыручы химикатлар кушылган ит юк. Шулай ук Дәүләкән шәһәреннән китерелгән ярымфабрикатлар һәм “Челны-бройлер” җәмгыятеннән тавык ите дә бар.  

- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

- Киләчәктә продукциябезнең ассортиментын арттырырга уйлыйбыз. Телефон аша әзер шашлыкка заказлар кабул итәбез. Безнең сатып алучылар вакытларын шашлык маринадлауга сарыф итмичә, әзер продуктны килеп кенә алсын өчен тырышабыз. Шулай ук, сатып алучылар соравы буенча сатуга ат, күркә һәм сарык ите тәкъдим итәргә уйлыйбыз.  

- Кибеттәге ит ризыкларына хаклар турында да әйтеп үтсәгез иде.

- Бездәге хаклар “тешләшми” – базардагы кебек. Авыл халкы алырлык хаклар куелган.

- Социаль челтәрләрдә үз төркемегез бармы?

- Әйе. Вконтакте челтәрендә “Твой мясной” (https://vk.com/id781477100) дигән төркем ачтык. Без анда көн саен җитештерелгән ит ризыкларының фотоларын һәм хакларын төшереп куябыз. Шулай ук, Whatsappта да үзебезнең группаны ачарга уйлыйбыз. Барсы да сатып алучыларның уңайлыгы өчен каралган.

- Сезнең кибет нинди адрес буенча урнашкан?

- Безнең кибет трассада - яңа ачылган “Бәйрәм” кибете каршында (Кырмыскалы авылы, Парк урамы, 1 А) урнашкан. 09.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Кызыксындырган сораулар буенча 8-937-48-88-008 телефоны аша шалтырата аласыз.

- Ришат Тәлгать улы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар һәм рәхмәтле сатып алучыларның күп булуын телим.

Реклама хокукында.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Автор фотолары.

Сыйфатлы ит ашыйсыгыз киләме? Безгә рәхим итегез!
Сыйфатлы ит ашыйсыгыз киләме? Безгә рәхим итегез!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: