гаиләдә туып үстегез. Үзегезнең балачагыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.
- Мин күпбалалы гаиләдә биш бала арасында иң өлкәне булып дөньяга туганмын. Миннән соң сеңлем һәм өч энем бар. Хәзер аларның барысы да, минем кебек үк, эшкуарлар. Безнең гаиләдә әти генә эшләде, әни безне тәрбияләү белән мәшгуль булды. Әти-әни безне балачактан ук физик эшкә һәм үзаллыкка өйрәттеләр. Хәтеремдә, мин мәктәптә укыганда ук үзем акча эшли идем. Хәтта беренче телефонымны бишенче сыйныфта укыганда ук үзем сатып алдым. Ул вакытта сыйныфташларымның берсенең дә телефоны юк иде әле. Әлбәттә, туганнарымны да караштым. Без күбрәге ир-егетләр эшен башкардык. Журналист һәм язучы буларак, әти күп эшләде, еш кына командировкаларга бара иде. Шуңа күрә шәхси хуҗалык, нигездә, безнең өстә булды.
- Балачактан ук әти-әниегезгә хуҗалыкта ничек ярдәм иттегез?
- Без һәрвакыт мал-туар асрадык, шуңа күрә һәр җәй үзебез печән әзерләү белән мәшгуль булдык. Бәрәңге, чөгендер, кишер, сарымсакны күпләп утырттык. Иң истә калганы - безнең арендада 10 гектар җир биләмәсе бар иде. Анда без өч гектар печән үстердек. Үзебез чәчеп, үзебез чабып, үзебез төяп алып кайта идек. Ике гектарга якын бәрәңге утыртып, аны да кул белән эшкәрттек. Ярты гектарда – сарымсак, бер гектарда кишер үстерә идек.
Иртән-иртүк торып, кич соң гына кайта идек. Кайчакта басуда эшләвебез, ә яшьтәшләребезнең рәхәтләнеп су керүләре, ял итүләре кәефне кырган чаклар да бар иде. Ә хәзер аңлыйм, бу дөрес тәрбия булган. Бу хезмәткә хөрмәт, чыдамлылык һәм холык тәрбияли. Авырлыклардан курыкмаска өйрәтә. Балачакта алган тәҗрибәм миңа тормышта югалып калмаска, максатыңа ирешергә булышлык итә. Мәсәлән, без балачакта алдыбызга төгәл максат куйдык – бер атна ял итәр өчен 30 сутый мәйданны утап чыгарга кирәк. Һәм без барысын да вакытында үтәргә тырыштык. Хәзер бу вакытны дөрес бүләргә һәм файдаланырга ярдәм итә. Әлбәттә, ял итәргә дә өлгерә идек. Авылдан 7-8 километр ераклыкта урнашкан бу биләмәгә бару юлы буа аша үтә. Без иртәнге алтыда җәяү барабыз, ә төш вакытында су кереп чыга идек. Ул вакытта миңа 8-10 яшь тирәсе иде.
- Эшегезне ничек башлап җибәрдегез?
- Мәктәпне тәмамлагач, 2005 елда Уфа авиация техникумына радиоэлектрон техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белгечлеге буенча укырга кердем. Әти-әнием миңа 500 сум акча җибәргәнен хәтерлим. Аны белеп кенә тотынам, хәтта 100 сум янга кала иде. Ике ай укыганнан соң “Тимур һәм аның командасы” дигән студентлар бригадасын оештырдым. Без кешеләргә чүп җыярга, түбәләрдән кар көрәргә булыштык. Җәй көне траншеяләр, канализацияләр казыдык.
Укуны тәмамлагач, дачаларда һәм авылларда кое казый башладым, өйләренә су үткәрергә ярдәм иттем. Ул вакытта Кырмыскалы районында мин берүзем мондый хезмәтне күрсәтә идем. Заказлар шулкадәр күп иде ки, хәтта ике-өч ай элек чиратка языла иделәр.
- Бизнес - җиңел юл түгел. Тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде.
- Әйе, эшкуарлык – җиңел эш түгел. Мәсәлән, 2012 елда минем складта янгын чыкты. Өстәвенә, ул вакытта 15 миллион кредитым да бар иде. Түләүне туктату турында банкка мөрәҗәгать иттем. Ләкин мине хуплау урынына кредитны 10 көн эчендә түләп бетерергә дигән язу тоттырдылар. Милек залогта булган дигән нигез бар диделәр. Башка банктан кредит алырга туры килде. Яңа ел алдыннан хәтта таксист булып эшләп тә алдым. Ләкин дүрт көннән соң болай тиз генә акча эшләп булмаганын, финанс мәсьәләләремне хәл итәргә ярдәм итмәячәген аңладым. Шуннан соң Яңа елдан соң тәвәккәлләп беренче кибетемне ачтым. Ярты елдан соң минем ун ноктадан торган кибет челтәрем бар иде. Бу минем авырлыклар белән очрашкан бердәнбер очрак түгел, әмма төшенкелеккә бирелмәскә һәм хәлне чишү юлын табарга тырыштым.
– Эшкуар өчен белем кирәкме?
- Минем ике югары белемем бар – Милли бизнес институты һәм Халыкара икътисад һәм хокук институты, белгечлегем – юриспруденция. Белемем миңа ярдәм итә. Эшкуарлык өлкәсендә үсеш алу өчен стратегик фикерләү кирәклеген аңлаганга күрә, мин өстәмә белем алдым. Бу күнекмәләр ярдәмендә ул бурычларны хәл итәргә һәм бизнесны автоматлаштыра алдым. Белемем булмаса, авырга төшәр иде.
- Тимергали Рәлис улы, тиздән сез өченче тапкыр әти булырга җыенасыз. Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
- Минем ике балам бар. Кызымның исеме Камилла, аңа 10 яшь, улым Камил, аңа тиздән 4 яшь тула. Өченче баланың тууын шатланып көтәбез. Тормыш иптәшем белән без аңлы рәвештә зур гаилә булуын телибез. Барлык эшләремдә дә ярдәм иткәне өчен тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Ул минем ышанычлы терәгем.
- Хәзер сезнең төп эшегез - БР эшкуарларының Волонтерлар штабы. Сез әледән-әле махсус хәрби операция зонасына барасыз, якташ сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәсез.
- Кешеләргә ярдәм итүгә мине балачакта ук өйрәттеләр. Авылда нәнәй белән картәтигә һәрвакыт ярдәм иттем. Үсә төшкәч, яшүсмер чагымда, ат белән бакча сөрә идем. Олы әбиләрдән бер тиен дә акча алмадым. Студентлар бригадасында булганда шулай ук авыр тормыш хәлендә калган әби-бабайларга яки гаиләләргә бушлай күченергә яки өйләрен җыештырырга ярдәм итә идем. Шулай ук керемнең 10-20 процентын ярдәмгә мохтаҗларга бирүне кагыйдә итеп алдым.
Пандемия башлангач, без “Гаилә” үзәге аша Кырмыскалы һәм Архангель районнарында яшәүчеләргә даими ярдәм күрсәттем. Башта кирәкле әйберләрне халыкка ташыдык, ә аннары эшкуарлар белән бергә поликлиникаларга һәм дәваханәләргә ярдәм итә башладык.
Өлешчә мобилизация игълан ителү белән Уфа эшкуарлар берлеге базасында БР эшкуарларының Волонтерлар штабы булдырдык һәм аңа үзем җитәкчелек итә башладым. Өч көннән соң без беренче гуманитар ярдәмне җыеп, махсус хәрби операция барган урыннарга алып киттек. Әле дә без Кырмыскалы һәм Архангель районнары хакимиятләре белән моны даими эшлибез. Һәрвакыт алгы сызыктагы яугирләргә кирәкле әйберләрне, посылкаларны шәхсән үзем җиткерәм. Алардан нәрсә кирәклеген шәхсән үзем белешәм. Һәр посылка һәм сугышчыларга күрсәткән һәр ярдәм өчен үземнең җаваплылыкны тоям. Узган елның сентябреннән андагы ир-егетләр миңа абый-энеләр кебек булып беттеләр. Без аларның исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез.
Бүген авыр вакыт. Тәҗрибәдән күренүенчә, көчләрне берләштереп кенә без авырлыкларны җиңә алачакбыз. Бергә булганда без көчле!
- Тимергали Рәлис улы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез.
Әлфия Әхмәдуллина әңгәмәләште.