Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
19 сентябрь , 15:13

Кыш җылы булсын дисәң, җәй кайгырт

Көз безне җылы көннәре белән сөендерсә дә, тиздән яңгырлар башлануын, суытып, кырау төшүен беләбез. Димәк, өйләргә тизрәк җылы киләчәк дигән сүз. Без “Теплосеть” җәмгыяте директоры Марс Латыйпов белән районның көзге-кышкы чорга ничек әзерләнүе турында сөйләштек.

Кыш җылы булсын дисәң, җәй кайгырт
Кыш җылы булсын дисәң, җәй кайгырт

- Марс Наил улы, җылыту мизгеле алдыннан нинди эшләр башкарылды?
- Җәй көне 2024-2025 елның көзге-кышкы чорында файдалану өчен оешма бик күп эшләр башкарды. Шулай, Кырмыскалы авылында Киров урамының Көнкүреш йортыннан алып универмагка кадәр - 174 метр озынлыкта; Константиновка авылының Яшьләр урамында 71 метр озынлыгында; “Газчылар” бистәсендәге торак казанлыгындагы 75 метр озынлыгында суүткәргеч челтәренә; Карлыман авылындагы казанлыктан алып мәктәпкә кадәр 75 метр озынлыгында җылылык челтәренә капиталь ремонт ясалды. Җылылык камераларындагы бикләү арматурасына ревизия үткәрелде, камераларның үзләренә ремонт ясалды, алар чүп-чардан чистартылды.
Кырмыскалы район үзәк дәваханәсе территориясендә балалар поликлиникасы бинасын файдалануга тапшыру һәм җылылык энергиясе арту сәбәпле, гамәлдәге су җылыту казанлыгын һәм кирәкле басым һәм температура параметрлары белән җылылык үткәрергә мөмкинлек бирмәгән җылылык челтәрләрен реконструкцияләү зарурлыгы барлыкка килде. 3 МВт куәтле казанлык Киров шәһәренең “Техпроект” оешмасы тарафыннан проектланды һәм төзелде. “Теплосеть” җәмгыяте тарафыннан диаметры 100 миллиметрдан 159 миллиметрга кадәр, озынлыгы 199 метр булган җылылык үткәргечләргә алыштырылды. Хәзер яңа казанлыкны файдалануга тапшыру һәм куркыныч производство объекты сыйфатында исәпкә кую өчен документлар әзерләнә. 

Энергия нәтиҗәлелеген таләп итүгә бәйле, “Теплосеть” җәмгыяте һәм “Жилкомсервис” предприятиеләре казанлыкларны автомат (хезмәт күрсәтүче персоналдан башка) эшләү режимына күчерү өстендә эшлиләр. 2024 елда Подлуб, Карлыман мәктәпләрен, Константиновка авылы торакларын җылытучы мини-казанлыкларга капиталь ремонт ясалды, казанлык агрегатлары алыштырылды, җитештерү процессы автоматлаштырылды һәм диспетчерлаштырылды.
Константиновка урта мәктәбе казанлыгында корылмалар һәм насос ремонтланды. Автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыруны кертеп, хезмәт күрсәтүче персоналны азат итәргә һәм хезмәт хакы фондын экономияләргә мөмкинлек бирә.
Казанлыкларны файдалануга әзерләү барышында Кабак, Константиновка авылларындагы казанлык түбәләренә өлешчә ремонт ясалды. Технологик корылмаларга ревизия һәм ремонт үткәрелде, казанлыкларда косметик ремонт башкарылды. Махсуслаштырылган оешмада манометрларга һәм газлылык сигнализаторларына ел саен тикшерү үткәрелә.
- Бурычлылар белән эш ничек тора?
- Бүгенге көндә халыкның “Теплосеть” җәмгыятенең коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары авыр мәсьәлә булып кала. Сентябрь башына ул 8 554 429, 62 сум тәшкил итә. Оешма бурычлылар белән әледән-әле эшли, суд-дәгъва эше белән
шөгыльләнә. Ел башыннан суд карарлары буенча бурычлылардан 2 120 368 сум бурычлары түләттерелде. “Русия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2024 елның 8 августындагы 259нчы санлы Федераль законга ярашлы, судка мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлиналары арта. Үзгәрешләр 2024 елның 9 сентябреннән үз көченә керде һәм күрсәтелгән положение үз көченә кергән көннән соң судка җибәрелгән гаризалар һәм ялулар нигезендә кузгатылган эшләргә карата кулланыла.
Мәсәлән, мировой судка суд боерыгы бирү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә минималь дәүләт пошлинасы элек 200 сум булса, хәзер ул 2000 сум тәшкил итә.
- Фатирларга җылылык кайчан биреләчәк?
- Җылылык бирү коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән регламентлаштырыла, аларда “Җылылык сезоны уртача тәүлеклек температура биш көн буена + 8 градустан түбән булганнан соң башлана” диелә.
- Марс Наил улы, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Светлана КАРПОВА әңгәмәләште.

Кыш җылы булсын дисәң, җәй кайгырт
Кыш җылы булсын дисәң, җәй кайгырт
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: