Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
5 декабрь , 09:05

Корылтай эшен барлый

12 декабрьдә башкалабызда Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) үтәчәк. Анда республика шәһәр районнарыннан, Русия төбәкләреннән һәм башка илләрдән килгән кунаклар арасында безнең район делегатлары да катнаша. Шул уңайдан район башкортлары корылтае рәисе Илмира Галиәхмәтова белән әңгәмә кордык.

Корылтай эшен барлый
Корылтай эшен барлый

- Илмира Әнвәр кызы, корылтай эше районның мәдәни, әдәби һәм сәнгать юнәлешләрендә дә үзенең чагылышын табадыр, мөгаен.

- Безнең максат, тәү чиратта, башкорт телен саклап калуга юнәлтелгән эшләрне бергәләп дәвам итү. Бу юнәлештә терминология комиссиясе белән алтакта ларның, авыл, урам исемнәренең башкортча дөрес язылышын тикшерү эшләре алып барабыз. Телне саклауга килгәндә, район мәдәният сараеның “Чаткылар” халык театрының матур репертуарлар белән чыгыш ясап, призлы урыннар яулаулары сокландыра. Бишаул-Уңгар мәктәбендә “Уңгар” театр төркеменең уңышлы эшләп килүе күңелдә өмет уята. Шулай ук Иске Бәбеч, Иске Муса, Бишаул-Уңгар, Малай, Шәрипкул мәктәптәре укучыларының башкорт КВН командаларын төзеп, бәләкәй адымнар белән булса да алга баруларын, балаларның үз телләрен белүләрен дәлилли. Шул ук вакытта районда башкорт бию-җыр ансамбльләре, фольклор һәм театр коллективларының репертуары буенча киңәшләшү, анализлау эшен, башкорт халык җырларын башкаручыларны халык арасыннан эзләүне дәвам итәргә кирәк. Халкыбызның милли киемнәрен саклап калуга үз өлешен керткән агинәйләребез, атап әйткәндә, Табын ыруының балалар һәм өлкәннәр киемен тергезүгә зур көч салучы Гүзәл Искәндәрованың, яшьләр арасында милли киемнең заманча стилен чагылдырган Лиана Хөсәенованың районыбызның данын республикадан читтә дә танытуы мактауга лаек. Әйткәндәй, якташларыбыз арасында социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен башкорт телендә алып баручылар арта баруы күзәтелә, район хакимияте сайтында да дәүләт теле буларак, үз телебездә постлар күренсә, яхшы булыр иде.

- Район җитәкчелеге белән берлектә район башкортлары корылтае оештырган чаралар турында да сөйләп үтегез әле?

- Корылтай эшен район хакимияте, мәгариф, мәдәният бүлекләре, китапханәләр белән бергәләп алып барабыз. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә туган телгә сөю тәрбияләү, телебезне саклау һәм яклау буенча даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Милли кием көнендә, төрле флешмобларда, башкорт телендә халыкара диктант язуда мәктәпләрнең, төрле коллективларның, авыл халкының актив катнашуы мактауга лаек. 2012 елда районда Шәйморатов призына республика буенча милли көрәшчеләр ярышларына нигез салынды. Ул республика күләменә чыкты һәм елдан-ел күбрәк бәйгечеләрне җәлеп итә. Авылларда көрәш буенча секцияләр эшләп килә, шулай ук яшьләрдә таяк тартыш, “Ылаҡ” милли уеннарына карата кызыксыну арта. Бу уңайдан яшьләрне бу спорт төрләренә җәлеп иткән физкультура укытучылары Заһит Солтакаев, Рәмзит Галиәкбаров һәм Марат Таҗетдиновларның эшләренә җаваплы каравын билгеләп үтәр идем. Җиде ел рәттән табын яшьләрен оештыру буенча да эшләр алып барыла. Табынфестка район яшьләрен күбрәк җәлеп итү, аларны туплау буенча эш дәвам итә, яңа лидерлар эзләнә. Ефремкино мәктәбендә “Урал батыр мәктәбе” проектын тормышка ашыру перспективалары” дип аталган республика семинарын уздыру истә калырлык чара булды. Укучыларның балкып торган күзләренә карап, башкорт телендә шартлатып сөйләп торуларын күрү, төбәкара конкурсының уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә инандырды. Районның башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә алды. Шулай ук яшьләребезнең Мәскәүдә үткәрелгән Сабантуйда, Мең ыруы чараларында катнашып, рухи азык алып кайтуларын ди билгеләп үтәр идем.

- Нинди проектлар тормышка ашырыла һәм Республика Башлыгы грантларында катнашасызмы?

- Иң актив катнашкан проектлар буенча, тарих елын да Википедиядә безнең районның мәгълүматлары куелуын билгеләп үтәр идем. Бу эшне арытабан да дәвам итәргә ниятлибез. Республика Башлыгы грантына коммерцияга карамаган оешмалар җиңгән проектларда башкорт мәдәниятен үстерү буенча юнәлешләр бар. Алар исәбенә балалар һәм өлкәннәр башкорт фольклорын төзү һәм милли киемнәр тегүне үстерүгә юнәлтелгән “Быймаһы ла, быймаһы” проекты керә. Шулай ук шул юнәлеш буенча Илтуган авылында этнографик музейда туган якны өйрәнү почмагы булдырылды, ул халкыбызның тарихын өйрәнүгә булышлык итә. Прибельский авылында үткәрелгән фольклор бәйрәмендә дә башкорт фокльлор ансамбльләренә зур игътибар бирелде. Иске Бәбеч авылыннан Аскар Ишбирдинның грант алып, авыл җирендә туризмны үстерү буенча эш җәелдерүен дип билгеләп үтәргә кирәк. Ул берничә ел рәттән “Башкорт аты” халыкара фестивалендә үзенең егет ләрен, атларын алып  барып, призлы урыннар яулауга иреште. Шундай рухлы, булдыклы яшьләребез күбрәк булганда киләчәгебез өметле булыр иде.

- Башкортстан Башлыгы Гранты исәбенә тормышка ашырылган “Аек авыл” бәйгесе турында аерым сөйләшергә кирәктер, мөгаен.

- Чынлап та, бүген ул халык арасында көтеп алынган конкурсларның берсенә әверелде. “Аек авыл” проекты чикләрендә район буенча җиңгән авылларны билгеләү, чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтү, видеопрезентация эшләү, халык белән очрашу һәм башка бихисап эшләр район корылтае башкарма комитеты әгъзаларына йөкләтелгән. Бу конкурсларда катнашкан авыллары быз сәламәт яшәү рәвешенә омтылуда бердәмлекне күрсәтә, актив һәм аек гадәтләргә җәлеп итү буенча зур эшләр башкара.
Мәсәлән, 2022 елда Күлләр авылы халкы үзләренең зур тырышлыгы белән “Аек авыл” конкурсында җиңү яулап, бер миллион сумлык акчалата премиягә лаек булды. Бу акчага Бөек Ватан сугышы истәлегенә мемориаль такта һәм балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды. Бу эшләр авылның күзгә күренеп үзгәрүенә булышлык итә. Узган ел үтәгәнлеләр бәйгедә янып-көеп катнашса, быел Ибраһим авылы халкы анда җиңеп чыгу өчен зур активлык күрсәтә.

- Арытабан үсешү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Без әңгәмәләшергә, районның үсешен һәм мәдәни тормышын яхшырту белән кызыксынган һәркемнең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңларга әзербез. Корылтай эше ул һәрберебездән тора. Район башкарма комитетына корылтай әгъзалары итеп үз вакытын кызганмаган, иницитивалы, рухлы кешеләр сайладык, дип уйлыйм һәм алар белән бергәләп корылтай эшен җанландырып җибәрербез, дип ышанам.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илмира Әнвәр кызы. Киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын.

Башкортстан Башлыгы туры элемтәдә республикадан читтә башкорт телле мәктәпләргә ярдәм итү эшен бәяләде, ә алар йөзгә якын. Ул чит ил кешеләренә ресурсларны күбрәк кертергә кирәк дип саный. Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 13 декабрьдә Уфада узачак Бөтендөнья башкорт корылтаеның VI съездында бу мәсьәлә буенча фикер алышачаклар. Радий Хәбиров съезд зур сынаулар торган катлаулы вакытта үткәрелә, дип ассызыклады.


Гөлчәчәк АЛАЧЕВА әңгәмәләште. 

 

Корылтай эшен барлый
Корылтай эшен барлый
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: