Барлык яңалыклар
Безнең әңгәмә
25 март , 14:10

Бозаяз кичләре: яңалык артыннан яңалык

Тарихтагы юллардан    Бозаяз авыл мәдәният йортының тарихы тамырлары белән күп дистә елларга барып тоташа. 70 елдан артык ул халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә һәм шәхесне һәр яклап үстерүдә үз эшенә тугры кала. Безнең беребез дә мәңгелек түгел. Йолаларның баеп, киңәеп, киләчәк буыннарның гамәлләре дәвам үтүе күңелне җылыта. Бүген сүз шул хакта барачак.

Бозаяз кичләре: яңалык артыннан яңалык
Бозаяз кичләре: яңалык артыннан яңалык

Әңгәмәдәшчем Мария Александровна Михееваның Бозаяз авылындагы мәдәният учагы бусагасын атлап керүенә биш елдан артык вакыт үткән. Мәдәният йортын абруйлы, уникаль шәхесләр, үз эшләренең осталары һәм чын оештыручылар данлый.   

Тумышы белән Татарстаннан булган, мәхәббәтен Бозаязда тапкан һәм язмышын безнең авыл белән бәйләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнегали Мансуровның мәдәният өлкәсендәге батырлыгы халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калган. Миңнегали абыйга булачак Советлар Союзы Герое, шагыйрь, немец концлагеры тоткыны Муса Җәлил белән дә очрашып, аралашу бәхете тигән. Бу очрашудан алган хис-кичерешләрен Миңнегали ага клуб сәхнәсендәге авылдашлары белән уртаклашты, тамашачыларга сугыш геройларына карата ихтирам тәрбияләде.

М.Мансуровның күпьеллык хезмәте бүгенге көндә дә үрнәк булып тора. Аның мирасын дистәләгән мәдәният хезмәткәрләре - атказанган мәдәният хезмәткәре Гафур Кинҗәбулатов, Сәлимә Сәйфуллина, Наҗия Зиргизова, Халидә Кадергулова, Винер Ишмаков, Мәүләдә Бикмәтова, Люция Ишкинина, Светлана Мостаева, Светлана Зиргизова, Венера Макаева, Диана Канбәкова дәвам итте. Кемнәрнең исемнәрен атамаган булсам, гафу итсеннәр. Аларның эшчәнлеге элегрәк минем мәкаләләрдә басылып килде.

Сан белән түгел, ә осталык, тапкырлык, булдыклылык белән

- Эш даирәсе күп булуга карамастан, мәдәният учреждениесенең штаты чикле иде. Әлеге система бүгенге көнгә кадәр үзгәрешләр кичермәде. Мария Александровна, үзегез һәм хезмәттәшләрегезнең халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүне ничек уңышлы алып барулары турында кыскача сөйләп китсәгез иде?

- Аның нәтиҗәсенә йогынты ясый торган факторлар күп. Чынлап та, безнең коллектив зур түгел, әмма аларның һәрберсе, һичшиксез, талантлы һәм сәләтле шәхес. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, сәхнә ветераннары һәм яшь талантлар - безнең алтын фондыбыз.

Бозаязлылар оста баянчы Олег Акбашевтан да уңды. Агымдагы елның февраль башында безнең коллектив данлыклы музыкантны иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгы белән котлады. Кайда гына чыгыш ясаса да, баян Олегның ышанычлы дусты һәм ярдәмчесе булды. Күп тамашачылар өчен Олег Акбашев чын кумирга әверелде. Аңа актерлык таланты да хас – ул дистәләгән образлар тудыра. Балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияләгәне өчен балалар бакчасы коллективы, районның һәвәскәр шахматчылары шахмат турнирларын оештырганы өчен аңа рәхмәтле. Бер генә мәдәни чара да Олег Акбашевның актив катнашлыгыннан башка узмый.

Талантлы сәхнә остасы, үзешчән сәнгать ветераны Флюр Абдиев безнең мәдәният хезмәткәрләре арасында тагы бер вәкил. Аның җыр репертуары - бай, тавышы – көчле, башкару дәрәҗәсе - югары. 50 ел буена ул Башкортстан һәм Татарстаннан килгән тамашачыларның йөрәкләрен яулавын дәвам итә.

Ә хөрмәтле Марс Мостаев - бик күп җырлар авторы һәм башкаручысы, аларның кайберләре радио һәм телевидениедә еш яңгырый. Ул безнең белән даими элемтәдә тора, чакыруларны теләп кабул итә һәм үзенең чыгышлары белән безнең театр-концертларны бизи.

Мәдәни чаралар оештыручы Лиана Субботина да авыл халкының ялын оештыру эшчәнлегенә актив кушылды. Аның иҗади сәләте, дәрте мактапуга лаек.

Хезмәт ветераны Зөһрә Әсәнова ягыннан һәрьяклап ярдәм тоябыз, ул безнең коллективта уңайлыклар тудыра.

Сәхнәдә - балалар  

- Соңгы елларда балалар үзешчәннәре сизелерлек үсеш алды. Аларның чыгышлары баерак, эчтәлеклерәк була бара. Димәк, аларның уңыш ачкычы Сезнең кулда?   

- Монда барсының да катнашлыгы бар. Ата-аналарның ярдәменнән башка да алар уңышка ирешә алмас иде. Алар балаларының үсеше өчен барлык шартлар тудырырга тырышалар, шул исәптән сәхнә атрибутикасы белән тәэмин итәләр. Фәнил Әсәнов исемендәге Бозаяз урта мәктәбенең укытучылар коллективының да роле бәһалап беткесез. Бозаяз исемендәге урта мәктәбенең педагогик коллективының һәм балалар бакчасының да роле дә бәяләп беткесез.  

“Непоседы” балалар бию төркеме, “Нур” вокаль ансамбле гаять зур популярлык казанды. Монда, һичшиксез, профессор, композитор, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы Әлфия Зиннурованың өлеше зур. 

Балаларның чыгышлары тамашачыларның кайнар алкышлары белән генә чикләнми. Безнең алыштыргысыз иганәчебез - шәхси эшкуар Ирина Бикмәтова яшь талантларны татлы бүләкләр белән сыйлый.

Шуны өстәп әйтәсем килә, без әледән-әле төрле чаралар, спорт уеннары, интеллектуаль көрәшләр, конкурслар оештырып торабыз.

- Бу көннәрдә балалар үзешчәннәре нәрсә белән мәшгуль?

- Мәдәният йортының балалар коллективлары Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларга актив кушылдылар, әлеге вакытта аларның репетицияләре бара.

Ветераннарның күңеле картаймый 

- Мария Александровна, “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле күптән инде зур популярлык казанды

- Беләсезме, ни өчен? Аның составында – көч-дәртләре ташып торган төрле яшьтәге һөнәр ияләре. Алар репертуар сайлауга җитди карыйлар, халык җырларын заманча көйләр белән баеталар. Коллектив әледән-әле Алмалык, Александровка, Бозаязбаш һәм, әлбәттә, Бозаяз авылларында яшәүчеләр алдында матур концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар. Венера Макаева, Зифа Канбәкова, Диана Канбәкова, Сәвия Сафарова, Светлана Бикмәтова, Гөлназ Ишбулатова, Гөлфинә Мостаева, Әлфинә Мостаева, Лиана Субботина, Гүзәл Макаева тамашачыларның сөюен яулаган зур һөнәри осталыкка ия кешеләр.  

Даими эзләнүдә булганнар ота

- Мария Александровна, мәдәни, тәрбияви һәм тамашалар һәрвакыт тулы залларда үтмидер? Моның сәбәбе кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең интернет-ресурсларда утыруындадыр. Шуңа карамастан, соңгы вакытта сезнең эшчәнлегегездә уңай мәлләр күзәтелә. Тамашачылар аудиториясе масштаблырак, төрлерәк була бара. Бәлки, моның сере белән уртаклашырсыз?

- Беренче чиратта, без мәдәни чараларының эчтәлеген шактый баетырга, төрлеләндерергә, аларның тематикасы заман агымына туры килсен өчен күп көч салабыз.

- Сценарииларга кыскача тукталып үтсәгез иде?

- Быелгы ел Ватанны саклаучылар елына багышлану уңаеннан безнең максат - Ватанны саклаучыларның батырлык, каһарманлык, Ватаныбызга тугрылык символы булуын тамашачыга җиткерү. Бу фикер анык фактлар белән раслана. Бөек Ватан сугышы елларында Бозаяздан 700дән артык ир-егет туган җирләрен фашистлардан саклап калган. Бүген ата-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең йолаларын хәзерге буын махсус хәрби операцияләрдә дәвам итә.

Бер очрашуда әлеге сугышта катнашучы Константин Алексеев сөйләде. Сәхнәдә чын геройлар тәрбияләгән әниләр дә бар иде. Ә Светлана Бикмәтова исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге вакытта аның ире һәм улы алгы сызыкта Украина фашистларына каршы сугыша.

Ватаныбыз өчен сугышта батырларча һәлак булган якташларыбызны  бер минут тынлык белән искә алдылар. Үзешчән артистлар патриотик җырлар башкардылар, ә популяр артист Гүзәл Шәвәлиева көрәшчеләргә шигырьләрен багышлады.

- Соңгы вакытта сезнең эшчәнлегегездәге яңалык лаеклы хуплау тапты.

- Безнең сафларны ничек киңәйтүебез турында әйтәсезме? Әйе, чараларга без тирә-як авыллардан кунаклар чакыра башладык. Шул рәвешле, программалар кызыклырак, эчтәлеклерәк килеп чыга. Безнең халык мәдәният бүлеге җитәкчелеге инициативасын хуплый, яраткан тамашачыларыбызга да ошый.

- Февраль аенда сез югары дәрәҗәдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Бергәләп Җиңүгә” дип исемләнгән фестиваль, шулай ук Ватанны саклаучыларга багышланган кичәләр уздырдыгыз.  

- Бу үзешчән эшчәнлекнең барлык звеноларының бердәм эшләве, Бозаяз авыл биләмәсе башлыгы Илмир Илдар улы Латыйповның, оешма-учреждение җитәкчеләренең ярдәме белән мөмкин булды.  

Кәефне кырган очрак

...Марияның буш вакытларын җиңел атлетикага багышлап, ярышларда призлы урыннар яулады. Даими күнекмәләр, җиңүләргә ирешү, чемпионлыкка омтылу, сугышчан рух аңа спортта зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде. Җиңел атлетика белән мавыгуы, балачактагы һөнәри спорт белеме алу хыялы аны Стәрлетамак физкультура институтына алып килә. Сигезенче сыйныфта укыганда ук ул җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат исеменә лаек була. Хыялын тормышка ашыруда һәм укуга керүенә бернинди шик тә юк иде. Имтиханнарын тапшырды, абитуриентларның исемлегендә Марияның да фамилиясе бар. Ләкин аны ректоратка чакырып, укырга керүчеләр исемлегендә хата киткән, сиңа укырга керү өчен баллар җитми, дип хәбәр итәләр. Бу аяз көнне яшен суккандай яңгырый. Соңрак ачыклануынча, кемнеңдер ярдәме белән аның урынын башка абитуриент алган. Шулай итеп Марияның зур спорт турындагы хыялы чәлперәмә килә, аңа башка һөнәр сайларга туры килә. Нәтиҗәдә Мария станоклар төзү техникумына укырга керә. Аннары Авыргазы колледжында эш башкаручы дипломын ала.

Ләкин алда аны бөтенләй башка эшчәнлек өлкәсе көтә. Аны Бозаяз мәдәният йортына мәдәни чаралар оештыручы итеп чакыралар. Ул тиешле белемем юк дип ризалашмый. Ләкин аны күндерәләр. Алга китеп шуны әйтим, Мария Александровна үзен оста оештыручы, чын иҗади шәхес итеп күрсәтте, җитәкчелек һәм халык арасында ихтирам казанды.  

Мәхәббәтен – интернет аша

- Мария Александровна, Сез интернет аша гаилә коргансыз, диләр.

- Әйе (елмая). Булачак тормыш иптәшем белән социаль челтәрдә таныштым. Башта хат языштык, аннары очраштык. Хәтта без бер колледжда укыган булып чыкты. Шул көннән ун ел вакыт үтеп китте. Леонид – алтын куллы, эшсөяр кеше, минем барлык башлангычларымны хуплый. 

- Мария Александровна, Сез төп эшегездән тыш укуыгызны дәвам итәсез, тиздән социаль-мәдәни эшчәнлек менеджменты дипломы алачаксыз. Балалар тәрбияләү, йорт хуҗалыгы алып бару, иҗтимагый бурычларны башкару да Сезнең иңдә. Боларның барысына да ничек өлгерәсез?

- Тырышам инде (елмая).

Аңлы сайлау - иң яхшысы

- Мария Александровна, һөнәрләре буыннан-буынга күчеп килгән гаиләләр күп. Сезнең гаиләдә дә талантлы балалар үсеп килә. Улыгыз Михаил сәхнәдә үзен судагы балык кебек хис итә. Аның башкаруында патриотик җырлар нинди тәэсирле яңгырый. Быелгы Яңа ел кичәсендә Кыш Бабай ролен оста башкарып, барсын да сокландырды. Сеңлесе София да актерлык сәнгатендә бер дә калышмый. Гомумән, киләчәктә аларны нинди һөнәрдә күрәсез? Сәхнәдәме?

- Үзләренең күңеленә ошаган һөнәрне алар үзләре сайлар. Балаларына көчләп һөнәр сайлаучы әти-әниләр дөрес эшләми. Димәк, улым белән кызым киләчәкләрен үзләре сайлаячак. 

Блиц-әңгәмә

- Мария Александровна, бәхет сүзен Сез ничек аңлыйсыз?

- Бәхет төшенчәсен һәрберебез үзенчә кабул итә һәм үзенчә аңлата. Минем өчен бәхет – көн саен яхшы кәефтә очрашу, хыялларыңның  тормышка ашуы, якыннарыңның сау-сәламәт булуы.

- Сез бүләк алыргамы яки бирергә яратасызмы?

- Бүләк алуы да күңелле, хөрмәт иткән, якын кешеләреңә дә зур теләк белән тапшырасың.

- Чәчкә үстерергәме, бакчада эшләргә ныграк ошыймы?  

- Бер шөгыль икенчесенә комаучаламый.

- Чәчкәләр турында сүз чыккач, нинди чәчкәләрне ныграк яратасыз?

- Барсы да ошый, ләкин хризантемаларны өстен күрәм.  

- Әйдә, бераз фантазияләргә бирелеп алыйк. Алтын балык сайларга куша: Сез матурлыкнымы яки сәламәтлекнеме сайлар идегез? 

- Әлбәттә, сәламәтлекне. Сәламәт булган кеше эшли, яши, ял итә ала. Андый кеше матурлык тудыра һәи илһамлана да ала. 

Мидхәт Рәҗәпов язып алды.  

Бозаяз кичләре: яңалык артыннан яңалык
Бозаяз кичләре: яңалык артыннан яңалык
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: