Мәдәният йорты фойесында гаҗәеп күргәзмә оештырылган иде. Анда Риф Йөзлекбаевның чагу картиналары тәкъдим ителде, алар тамашачыларны сихри иҗат дөньясына җәлеп итте. Янәшәдә Яңа Кыешкы мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган матур рәсемнәре урын алган иде. Геройларның батырлыкларына горурлык һәм хөрмәт белән сугарылган бу эшләр йөрәкне тизрәк тибәргә мәҗбүр итте һәм безгә тынычлык бүләк итүчеләр турында хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерде. Яңа Кыешкы һәм Үтәгән авыллары укытучылары һәм укучылары Бөек Ватан сугышына ярдәм итү өчен хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен кайнар чәй һәм тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
Саф һавада Студентлар көненә багышланган күңелле стартлар оештырылды. Балалар команда белән бергә эшләүне, зур көч салуны, тизлекне һәм зирәклекне таләп итүче төрле эстафеталарда катнаштылар. Уенга махсус хәрби операциядә катнашучысы Альмир Үлмәскулов җитәкчелек итте. Волонтерлык штабы әгъзасы Регина Гаскарова уеннарны алып барды. Балалар төрле уеннарда актив катнаштылар һәм, әлбәттә инде, дуслык җиңде.
Концертта барлык авыл халкын район хакимиятенең кадрлар эше һәм муниципаль хезмәт бүлеге начальнигы Гүзәлия Гыймранова сәламләде. Гүзәлия Гыйндулла кызы битараф булмаган барлык кешеләргә актив ярдәме, инициатива күрсәткәне һәм гуманитар ярдәм җыйганы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм безнең уртак тырышлыгыбыз Җиңүгә китерәчәк, дип билгеләп үтте.
Ул яшь буынны патриотик тәрбияләүдә зур өлеш керткән, социаль әһәмиятле чараларны оештырган һәм уздырган өчен, муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын, югары гражданлык җаваплылыгы күрсәткән Сахай авылы мәктәбенең Яңа Кыешкы урта мәктәбе филиалы мөдире Резеда Гарипова, Үтәгән авылы мәктәбенең директоры Зорина Идрисовага тапшырды. Район буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Галия Бикбаева һәм Яңа Кыешкы авыл Советы ветераннар советы рәисе Риф Йөзлекбаев авылдашларның маскировка челтәрләр үрүен, шәмнәр ясавын, ризык әзерләвен, солдатларга күңел күтәрерлек итеп язылган хатлар юллауларын зур ярдәм һәм бик мөһим эш дип әйтеп үттеләр.
Сахай авылыннан килгән кунак Таһир Вилданов залда җыелучыларга сугыш турындагы хикәясен укып ишеттерде һәм Фәнзия Фәнүз кызына үзенең яңа чыккан китабын бүләк итте. Яңа Кыешкы авыл биләмәсенең башлыгы Фәнзия Өмәтколова барлык ярдәм кулы сузган авыл халкына рәхмәт белдерде һәм зур өлеш керткән активистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Концерт барышында “Солдатка хат яз!” исемле акция үткәрделәр. Хатны барсына да укып ишеттерделәр һәм барлык җыелучылардан култамга алдылар. Зал шатлык, матур җырлар һәм искиткеч кәеф белән тулыланды. Яңа Кыешкы һәм Үтәгән мәктәпләре укучылары, "Йолдызлар" бию төркеме, "Якты моңнар" вокаль төркемнәре, солистлар - Миләүшә Ишкарина, Гөлбикә Белова, Элина Газизуллина, Роза Кәримова, Миләүшә Ямикеева, Виктория Толстых, Земфира Хөсәенова, барысын да үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. "Журавли" һәм Яңа Кыешкы мәктәп хорының "Встанем" җырларын (җитәкчесе Гөлшат Гаеткулова) зал аягүрә басып тыңлады.
Авыл халкы һәм чарага килүчеләр искитмәле концерт карадылар һәм шул ук вакытта игелекле эш тә башкардылар. Барлык җыелган акчалар 13 мең сум күләмендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм фондына җибәрелде.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.
Автор фотолары.