Үзән
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
12 декабрь , 10:21

Җиңүне бергәләп якынайтабыз

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ ир-егетләргә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Һәр авыл биләмәсендә волонтерлар хәрәкәтләре актив эшли. Шул көннәрдә без Шәйморат авылына барып, волонтерларның эшләре белән танышып кайттык.

Җиңүне бергәләп якынайтабыз
Җиңүне бергәләп якынайтабыз

Күпфункцияле мәдәният йортына килгәндә, авылның уңган апалары тезелешеп утырып, махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләргә оекбашлар бәйлиләр иде. Әзер булганнарын ипләп кенә зур тартмага сала баралар.

- Безнең төркем 2015 елда бирле эшли. Башта без авыл мәдәният йортында төрле кызыксынулар буенча төркем булдырган идек. Анда берничә генә кеше йөреде, без бәйләм бәйләдек, язучылар белән очрашулар, төрле бәйрәмнәр оештырдык. Аннары бирегә хаклы ялдагылар гына түгел, яшьрәкләр дә бик теләп йөри башладылар. Бер-берсеннән күреп, күпләр бәйләргә өйрәнделәр, алып килгән тәмле ризыклар белән чәй эчәбез, рецептлар белән бүлешәбез. Ә кул эшләре белән күргәзмәләрдә, Сабантуйларда катнашабыз, - дип сүз башлады “Ахирәтләр” төркеменең җитәкчесе Гөлкәй Хурамшина.

Махсус хәрби операция башлану белән гүзәл затларның эшчәнлеге тагын да киңәйде - беренче көннән үк алар яугирләргә гуманитар ярдәм җыюга кушылды һәм бу эшне бүген дә бик актив дәвам итәләр.

- Илебез өчен катлаулы чорда, Ватанның асыл уллары Туган илебез сагына басканда, без дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәбез. Хәзер һәр пәнҗешәмбе көнне биредә 16 кеше җыела. Бәйли белгәннәр “подшлемниклар”, түбәтәйләр, оекбашлар бәйлибез. Һәр оекбаш эченә кәнфитләр дә салып җибәрәбез. Безнең оекбашлар егетләрнең аякларын җылытсын, улларыбыз, якташ ир-егетләр тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсын дип телибез, - ди Гөлкәй Шамил кызы, сүзен дәвам итеп.

Баштарак, тәүге елларны, оекбашларны үзләренең өйләреннән алып килгән җептән бәйләгәннәр. Хәзер авыл халкы булдыра алганча матди ярдәм күрсәтә. Шул акчага волонтерлар Кырмыскалыга барып эрләгән җеп сатып алалар. Бер зур тартма оекбаш белән посылканы яугирләргә җибәргәннәр дә инде. Икенче зур тартма тулып килә. Биредә уллары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең әниләре дә бар.

- Яугирләребезгә актив ярдәм итәргә теләп, бирегә даими йөрүчеләрнең исемнәрен әйтеп үтәсем килә. Гөлназ Абзанова, Земфира Әхмәтова, Любовь Әминева, Татьяна Бәкирова, Валентина Моратшина, Римма Гайнуллина, Наилә Мәгъзүмова, Зифа Моратшина, Мәккә Сәфиуллина, Филзия Фәхретдинова, Дания Хәбирова, Фәнүзә Хисмәтуллина, Алсу Фәйрузова, Миләүшә Хәсәнова, Әлфия Хәйретдинованың һәрберсе унар пар һәм аннан да күбрәк оекбаш бәйләделәр, - дип вакытларын кызганмыйча, гомум эшкә кушылучыларның исемнәрен атады Гөлкәй Шамил кызы.

Ә Гөлнара Марат кызы Нигъмәтуллина якташ яугирләр өчен футболкалар һәм башка эчке киемнәр тегә. Ә без барганда да ул мәктәп укучылары өчен гимнастеркалар тегү өчен тукыма әзерли иде.

- Эшнең туктап торганы юк. Булышырга теләүчеләр дә артканнан-арта. Кемдер акчалата, кемдер әйберләтә ярдәм итә. Башка төрле ярдәм күрсәтүчеләр дә бик күп. Кемдер ризыклар әзерләп, киемнәр тегеп, бәйләп алып килә. Үзләре эшкә килә алмаучылар тәмле ризыклар пешереп алып килеп сыйлый. Һәркемгә рәхмәтлебез. Бу - уртак эш. Һәм ул үзебезнең якташ ир-егетләребез өчен эшләнә. Районның ветераннар советы, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авыл халкы ярдәм күрсәтә. “Нәрсә алып килик, ничек булышыйк?” – дип ярдәм тәкъдим итүчеләр күп. Күбрәге акчалата җыярга тырышабыз.

Кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очрашулар, район һәм авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә яугирләргә нәрсәләр кирәклеген белешеп торабыз һәм якташ яугирләргә посылкалар әзерләп озатабыз. Шулай итеп, өлкән яшьтәге апалар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, - ди Гөлнара Марат кызы.

Мәдәният йортына ике туку станогы сатып алганнар. Гөлкәй Хурамшина һәм Гөлнара Нигъмәтуллина Уфага мастер класска барып, өйрәнеп кайтканнар. Мәдәният йортының стеналарын бизәгән барлык эшләр аларның кул көче. Шулай ук, укучы балалар да монда килеп, палас сугарга өйрәнәләр. Анда кызлар гына түгел, малайлар да зур теләк белән йөриләр.

- Безгә авыл биләмәсе башлыгы да ярдәм күрсәтә - тукыма сатып алып, кайтарып бирә. Мәктәптәге укытучылар белән берләшеп, яугирләргә токмач кисәбез, чәк-чәк пешерәбез, яңарак кына 150 банка борщ әзерләп озаттык. Транспорт белән ярдәм кирәк булса да, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Ярдәм сорасак, берсе дә каршы килми, йә акча күчерәләр, йә монда килеп һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Актив ярдәм күрсәтүчеләрне дәртсендерү максатында бәйрәмнәрдә Почет грамоталары, Дипломнар белән бүләклибез.

 Хатын-кызлар Советы рәисе буларак, яугирләрнең гаиләләре белән дә эш алып барабыз, нинди үтенечләре барлыгын сорашабыз һәм ярдәм кулы сузарга тырышабыз.

Районның һәрбер авылында диярлек волонтерлар штаблары эшли, без алар белән даими элемтәдә торабыз. Аларга ярдәм кирәк булса, без дә аларга кушылабыз, - ди Гөлнара Марат кызы.

Авыл мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшли. Алар декоратив-гамәли сәнгать, йоннан төрле картиналар эшләү буенча “Илһам” (“Вдохновение”) төркеме, киездән сувенир пималар басалар, баудан картиналар ясыйлар. Алар белән Гөлназ Абзанова шөгыльләнә. Бирегә мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә зур теләк белән йөри. Узган елда киездән ясалган пималар белән Иске Муса авылында үткәрелгән “Пима” бәйрәмендә катнашканнар.

Шулай ук, авыл мәдәният йортында атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне йога үткәрелә. Аны Вера Дудникова алып бара. Өй, бакча мәшәкатьләреннән аерылып, вакытны үзләренең сәламәтлегенә дә багышлый белгәннәр, нигездә, укытучылар һәм башка авыл хатын-кызлары җыела монда. “Йогага сәламәтлек өчен киләбез һәм һәрвакыт киләсе очрашуга кадәр җитәрлек уңай энергия алып кайтабыз”, - диләр алар.

Үз куллары белән паласлар суккан, утыргыч өсләренә япмалар, диван өстенә покрывало бәйләгән, төрле җәнлекләр, курчаклар, бал кортлары бәйләгән, бар яклап та уңган һәм булган, актив һәм сәләтле Гөлкәй Хурамшинаның үзе турында сорашмый булдыра алмадым.

- Мин үзем тумышым белән Күмертау шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач, Кырмыскалы һөнәрчелек училищесына бухгалтерлыкка укырга килдем. Шунда Шәйморат егете белән танышып, кияүгә чыктым. Инде бу авылга килен булып төшкәнемә 40 ел булып китте. Башта колхозда секретарь, кадрлар бүлеге булдым. Ә 2011 елдан бирле авыл китапханәсендә китапханәче булып эшлим. Дүрт бала үстердек. Бүгенге көндә алты оныгым бар. Кызганычка каршы, тормыш иптәшемнең гомере генә кыскарак булды.

Ә бәйләмгә килгәндә, безнең халык элек-электән кич утырган, чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, башка кул эшләрен башкарган. Мин дә бәйләм эшен бәләкәйдән беләм. Өченче сыйныфта укыганда ук әнием кофта, шәл бәйләргә өйрәтте, әтием дә бәйли иде, аңардан күреп, оекбашлар бәйли башладым. Әле җитеш тормышта яшибез, кибетләрдә теләгән әйберне алырга була. Шулай да күңел җылыңны салып, үз кулларың белән бәйләгән, ясаган әйберләрне якыннарыңа бүләк итүгә җитәме соң? – ди Гөлкәй Шамил кызы.

Авыл тормышының җиңел булмаган якларын үзләренчә матур кабул итүче, барлык нәрсәдән ямь табып яшәүче хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Аларның һәрберсе гаиләдә уңган хуҗабикә, әни һәм нәнәй. Шул ук вакытта милләт җанлы кешеләр гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау буенча да зур эш башкара.

- Авылда мал, кош-корт асрап, бакча үстереп үз көнебезне үзебез күрәбез. Вакытны ничек үткәрсәң дә була. Ә без аны файдалы итеп уздырырга, кулыбыздан килгәнчә яугирләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Күпләрнең уллары, яки туганнары илебез сагында торалар. Аларга без ярдәм итми, кем итсен. Иң мөһиме - сугышлар тизрәк туктасын, ир-егетләребез Җиңү белән туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип телибез, - ди алар.

Әйе, вакытларын, көчләрен кызганмыйча хезмәт итүчеләр олы мактауга лаек. Башкарган игелекле эшләрегез, яугирләрдән килгән рәхмәт сүзләре үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз.

Венера ГАФАРОВА. Автор фотолары.

Җиңүне бергәләп якынайтабыз
Җиңүне бергәләп якынайтабыз
Автор: Гульчачак Асадуллина
Читайте нас