Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 гыйнвар 2018, 14:22

Авылны төзекләндерү өчен

Яңа Бишаул авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде. Авыл халкы проектта катнашырга теләк белдерде һәм акчаларны авылны төзекләндерүгә юнәлтергә, дигән карарга килде.

Җыелучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы Ф.М.Абдуллина, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов чыгыш ясады. Алар халыкны проекны гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды, Урындагы башлангычларны хуплау программасының төп мәлләре турында сөйләделәр.
Көн тәртибендә муниципаль берәмлек рәисе һәм секретаре сайлау, Башкортстан Республикасында Урындагы башлангычларны хуплау программасына нигез­ләнеп, җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат, Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау, аны софинанслау һәм эшләрне оештыру өчен инициатива төркеме төзү мәсьәләләре тикшерелде.
Авыл халкы исеменнән хезмәт ветераны М.А.Ишморатова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Э.А.Хәмидуллина, пенсионерлар Р.М.Абдуллина, У.Г.Сәйфуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Яңа Бишаул авылы халкының тәү чираттагы бурычы – авылны төзекләндерү. Җыелышта 5 кешедән торган инициатива төркеме сайланды, алар билгеләнгән планнарның үтәлешен тикшерәчәк.
Зөлфирә Кинҗәголова,
эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: