Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 гыйнвар 2018, 14:19

Бертавыштан хупланды

Моксин авылы халкының Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелышы үткәрелде. Җыелган акчаларны халык бертавыштан клубны ремонтлауга юнәлтергә дигән карарга килде.

Моксин авылы халкының Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелышы үткәрелде. Җыелган акчаларны халык бертавыштан клубны ремонтлауга юнәлтергә дигән карарга килде.
Җыелучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы С.Р.Шәмсетдинова, муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова чыгыш ясады.
Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә тикшерелде: Башкортстан Республикасында Урындагы башлангычларны хуплау программасы турында мәгълүмат һәм анда катнашу мөмкинлеге, авыл биләмәсенең инфраструктурасы белән бәйле кискен социаль-икътисадый проблемалар һәм Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау.
Авыл халкы байтак еллар клуб турында хыялланды, шуңа аны капиталь ремонтлау өчен тавыш бирделәр.
Җыелышта 11 кешедән торган инициатива төркеме төзелде, алар авыл биләмәсе хакимиятенә ярдәм күрсәтәчәк.
Лилия Сәйфетдинова,
эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: