Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 гыйнвар 2018, 14:21

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Никитино авыл мәдәният йортында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект билгеләү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәлеге начальнигы И.Җ.Хәмитов һәм Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.Г.Уразбахтина катнашты.
Алдан җыелыш үткәрелеп, авылдагы проблемаларны ачыклау максатында халыктан анкета тутырылды. Юлларны ремонтлау, зиратны төзекләндерү һәм коймалап алу кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелеп чыкты. Авыл старостасы С.М.Соболев зиратны капиталь ремонтлау тәкъдимен кертте, ә Никитино авылы халкы аны хуплады.
Проектны гамәлгә ашыру буенча 4 актив кешедән торган инициатива төркеме төзелде. Алар акча җыю, халыкка хәбәр итү һәм башкарылган эшләрне күзәтүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Гөлзилә Баемова,
мәдәни чаралар оештыручы.
Читайте нас: