Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2018, 18:13

Ә күңеле моңнан үрелгән

Юк, була алмадым сандугач,Җыр тамса да йөрәк түремнән.Сабан тургай, җырчы түгелмен,Ә күңелем моңнан үрелгән, - ди Гүзәлия Нәгыймҗан кызы Гыйззәтуллина үзе турында.

Ул Иске Акташ авылында туып-үскән һәм аңа тугры калып, 25 ел гомерен үз авылындагы башлангыч мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ике ел элек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Сахай урта мәктәбенә күчте. Дәресләрен ул бик мавыктыргыч үткәрә, балалар күңелен аңлый белә. Шуңа да тиз арада укучыларның да, ата-ана­лар­ның да, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулады. Эшен җиренә җиткереп, яратып башкаруыннан тыш, иҗат итәргә дә вакыт таба. Шигырьләре, хикәяләре район гәзитләрендә даими басылып тора.
Мәктәп җитәкчелеге дә: Гүзәлия Нәгыймҗан кызы безнең мәктәп өчен зур табыш булды, ди. Чынлап та, бергә, бер кол­лективта эшли башлагач, аның күп­кырлы талант иясе булуына инандык. Бик актив кеше, барлык чараларда да зур теләк белән катнаша, күбесенә үзе сценарий яза. Нинди дә булса бәйрәмгә үзенең рәсемнәрен һәм шигырьләрен кулланып, менә дигән гәзит чыгарып куя.
Кул эшләренә дә оста ул. Үз куллары белән сугылган паласлар, чигелгән мен­дәр тышлары күзнең явын алып, өенә ямь биреп тора.
Район күләмендәге конкурслардан да читтә калмый. Берничә ел рәттән “Тере классика” бәйгесендә җиңүче булды. “Идеяләр мозайкасы” конкурсында сәйләннән эшләнгән сувенирлары өчен дә I урын яулады. “Минем телем – дуслык теле” республика конкурсында, Башкорт­станның 100 еллык юбилеена багышланган чараларда үзенең шигырьләре белән чыгыш ясады. Укучылары да аны сынатмый, төрле конкурсларда, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Шулай, Эльнара Фәхретдинова “Урал батыр” эпосын татар телендә яттан сөйләп, ике ел рәттән беренче урын алды. Татар теле буенча да укучылары призлы урыннарны яулыйлар.
Гүзәлия Нәгыймҗан кызы, киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер- хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәргә язсын.
Резида Әдиятуллина,
Сахай урта мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе.
Читайте нас: